(Питрәч, 8 июнь, «Татар-информ»). 11 июньдә, кичкә сәгать биштә Питрәч районының Татар Тау Иле авылында Сабан туе узачак. Бүген татар халык күлмәкләре кигән мәдәният хезмәткәрләре белән гармунчы, балалар җигүле атка утырып Сабан туена сөлге җыйды. Җигүле ат капка төбенә килеп туктады. Гармунчы уйнап җибәрде, мәдәният йорты хезмәткәрләре өздереп җырлый: «Ач капкаңны керәбез…» Аннары гармунчы татар халык бию көен уйнап, бүләген бирергә чыгучыларны һәм бүләк җыючыларны биетеп алды. Йорт хуҗасы колгага сөлгесен... Читать дальше...
(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). 17 июньдә Россия Рәссамнар берлегенең Мәскәү бүлегенең күргәзмә залында «Заманча татар сәнгате» күргәзмәсе ачыла. Аны Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге тәкъдим итә. Күргәзмә 2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үткәрелә. Бу турыда Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. «Заманча татар сәнгате» күргәзмәсе Мәскәү тамашачысын замандашы — үз телендә, сәнгать телендә һәм бераз «көнчыгыш... Читать дальше...
(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Кыргызстан мөселманнары Диния нәзарәте 11 июньнән мәчетләрдә җомга намазын укырга рөхсәт итте. Эпидемиологик вазгыять начарлану сәбәпле, апрель аенда мәчетләрдә җомга намазлары туктатылган иде. Намазга килүчеләр битлек кию, температураны үлчәү, социаль дистанцияне үтәү һәм кул биреп күрешү тыелу кебек санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәргә тиеш. Бу турыда мөфтият матбугат хезмәтенә сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә. «Балаларга һәм авыру кешеләргә мәчеткә йөрүдән тыелырга... Читать дальше...
(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Саха Республикасы (Якутия) башлыгы Айсен Николаев белән Казан Кремлендә очрашуда Татарстан һәм Якутия арасында сәүдә-икътисад мөнәсәбәтләре стабиль үсештә булуын әйтте. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. Якутия делегациясенең Татарстанга сәфәре вакытында «Якутия-Татарстан» төбәкара форумы кысаларында берничә документ имзаланды. «Безнең сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләр стабиль үсештә. Соңгы елларда сәүдә алмашы 4 млрд сум чамасы. Читать дальше...
(Казан, 8 июнь, «Татар-информ», «Сөембикә» , Эльмира Закирова). «Сөембикә» журналы 22 майда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның туган көне уңаеннан махсус язма әзерләгән. Биредә парламент башлыгы тормышыннан кызыклы фактлар тәкъдим ителә. Яшьтән үк тимер-томырда, машинада казынырга ярата. Балачакта Әлмәттә яшәгәндә тынлы оркестрга языла. Ул альт музыка коралында уйный. Үсмер чакта Фәрит классташ кызларына хатларны, башка малайлар кебек исемен куймыйча гына, шигырь белән яза. Читать дальше...
(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» партиясе Дәүләт Думасына керткән Олимпия, Паралимпия һәм Сурдлимпия уеннары чемпионы әзерләгән тренерларының пенсияләренә өстәмә түләү турындагы закон проекты хупланды. Инициативаны авторларның берсе, Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова шәрехләде. «Россия спортына моңарчы күрелмәгән басым чорында һәм Олимпиада уздыру елында безгә чемпионнар тәрбияләгән тренерларыбызга ярдәм итү мөһим. „Бердәм Россия“ партиясе ярдәме белән тренерлар тиздән пенсиягә лаеклы өстәмә акча алачак. Читать дальше...
(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Ленинград өлкәсенең Тосно районында Сабан туе 13 июньдә була. Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, узган еллардагы кебек үк, кунакларны һәм Сабантуйда катнашучыларны зур мәдәни - күңел ачу һәм уен программасы көтә. Анда татар, башкорт һәм рус җырлары яңгыраячак, милли биюләр башкарыла. Гадәттәгечә, спорт мәйданчыгында спорт уеннары һәм билбаулы көрәш үткәрелә.
(Казан, 8 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Тәртип» радиосының башкарма продюсеры, алып баручы Айваз Садыйров татар блогы белән бәйле экспериментлар булса да, блогерларга этәргеч бирерлек бәйгеләрнең булмавын әйтте. «Мәсәлән, „Тәэсир“ бәйгесендә татар видеороликлары кабул ителә, ләкин анда блогерларның тулаем катнашы юк. „Бәллүр каләм“ бәйгесендә „Блогер“ номинациясен әйтә алабыз. Шулай да, блогер бәйге өчен генә дип блог ясамый. Ул халыкка, җәмгыятькә фикерен җиткерә. Татарлар арасында фикер әйтерлек кешеләр аз»... Читать дальше...
(Казан, 8 июнь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстанның Милли музеенда Саха Республикасы (Якутия) халыкларының декоратив-гамәли сәнгате күргәзмәсе ачылды. Ачылышта Якутиянең Е. Ярославский исемендәге төньяк халыкларның тарихы һәм мәдәнияте музее җитәкчесе Николай Бугаев Казанның Якутия үсешенә зур өлеш кертүен ассызыклады «Безнең күргәзмә Якутия территориясендә яшәгән халыкларның көнкүрешен чагылдыра. Тарихка күз салсак, Казан Якутия үсешенә зур өлеш керткән. Икътисад тармагында без Татарстанга үрнәк итеп карасак... Читать дальше...
(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Халыкара йөзү федерациясе (ФИНА) — Татарстанның стратегик партнеры. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ФИНАның яңа президенты Хөсәен Әл Мөсәлләм һәм оешманың Мактаулы Президенты Хулио Маглионе белән Казан Кремлендә очрашуда әйтте, дип хәбәр итте Татарстан Президентының матбугат хезмәте. Әл Мөсәлләм Халыкара йөзү федерациясен 5 июньдә җитәкли башлады, бу вазыйфада ул Хулио Маглионены алыштырды. Татарстанга эш сәфәре — Әл Мөсәлләмнең яңа вазифасында беренче чит ил сәфәре. Читать дальше...
(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы һәм Саха (Якутия) Республикасы арасында икътисади, социаль һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешү һәм икътисади, мәдәни һәм социаль өлкәләрдә хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру буенча 2021-2023 елларга чаралар планы имзаланды. Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Саха (Якутия) Республикасы Башлыгы Айсен Николаев имза куйды. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. Читать дальше...
(Казан, 8 июнь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчелегенең Якутиядән килгән массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре делегациясе белән киңәшмәсе узды. Очрашуда «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков, Татарстанның «Татар китап нәшрияты» дәүләт унитар предприятиесе генераль... Читать дальше...
(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Ханты-Манси автономияле округы — Югра губернаторы Наталья Комарова Сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру буенча 2021-2023 елларга чаралар планын имзалады. Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, яңа документ бергә эшләү өчен «юл картасы» булачак. Документ бүген Казан Кремлендә имзаланды. Соңгы елларда төбәкара товар әйләнеше 5,9 млрд. Читать дальше...
(Казан, 8 июнь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстанда Якутия көннәре кысаларында Якутия язучылары делегациясе «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге һәм журналларның баш мөхәррирләре белән очрашты. Якутия коллегалары өчен күзәтү экскурсиясен «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков үткәрде. «Хәзер Якутия вәкилләре белән актив эш алып барыла. Алар, беренче чиратта, „Татмедиа"ның балалар, яшьләр һәм өлкән буын... Читать дальше...
(Казан, 8 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). Бөгелмәдә нәни бала өстенә йөк машинасы тимере төшкән һәм ул хастаханәдә вафат булган. Шул сәбәпле җинаять эше кузгатылды. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетына Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләде. Тикшерү ачыклаганча, 4 июньдә 15.30 сәгатьтән соң Бөгелмә автомәктәпләренең берсендә машина йөртү буенча инструктор 4 яшьлек улын эшенә алып килгән. Ир-ат улын балалар бакчасыннан алган, ә өйдә калдырырга кеше булмаган. Читать дальше...
(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Ханты-Манси автономияле округы губернаторы Наталья Комарова төбәкара хезмәттәшлек турында фикер алышты. Наталья Комарова мактаулы кунаклар китабында язма калдырды. Рөстәм Миңнеханов ХМАО губернаторына «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды. ХМАО — Югра губернаторы карары белән Рөстәм Миңнехановка «ХМАО — Югра» премиясе лауреаты» дигән мактаулы исем бирелде. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. Читать дальше...
(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Бүген Россиянең фехтование буенча илкүләм җыелма командасы җыеннарында Токиода җәйге Олимпиадада катнашу хокукы өчен ярыштылар. Татарстан вәкиле Марта Мартьянова Япониядә ярышта катнашу хокукын яулады. Ярышта Татарстан вәкиле Марта Мартьянова һәм Башкортстан спортчысы Анастасия Иванова очрашты. Хәзерге вакытта аларның очколар саны һәм рейтингы бертөрле. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстан рапирачысы беренче уенда җиңде, аннары икенчесендә җиңелде. Читать дальше...
(Истанбул, 8 июнь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Истанбулдагы Фәрикөй зиратында тарих галиме Надир Дәүләтнең кабере янында рухына дога уку оештырылды. 30 апрельдә вафат булган мәрхүмнең кырыгы уңаеннан бирегә аның тормыш иптәше, улы, туганнары, коллегалары, милләттәшләре, студентлары килде. Дога уку мәрасимендә Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин да катнашты. Ул якын көннәрдә вәкиллек бинасында Надир Дәүләт истәлегенә багышланган кечкенә музей оештырылачагын әйтте. Дин әһеле озаклап Коръәннән аятьләр укыды... Читать дальше...
(Казан, 8 июнь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бүген Казанның «Батыр» спорт комплексында Саха Республикасы (Якутия) спортчылары милли көрәш буенча Татарстан командасы белән көч сынашты. Татарча көрәштә Якутиянең хапсагай дип аталган милли спорт уены көрәшчеләре үзләрен сынап карады. Алар көрәш алымнарын кичә генә өйрәнгән. Саха Республикасы көннәрен үткәрү кысаларында Татарстан Республикасына спорт делегациясе килгән. Ике республика спорт командалары арасында 7-11 июньдә матчлар уза. Бүген «Батыр» спорт комплексында хапсагай... Читать дальше...
(Казан, 8 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Якутиянең Мәдәният һәм рухи үсеш министры Юрий Куприянов татар галимнәрен Якутия архивларына чакырды. «Безнең архивларда татар халкы тарихына кагылышлы уникаль документлар саклана. Совет чорына кадәр безнең якларга килгән татарлар турында мәгълүматлар бар», — диде министр бүген Казан Ратушасында узган «Якутия — Татарстан» регионара форумында ясаган чыгышында. Ул Кызыл Армия бүлекчәсе буларак, татар дружиналары төзелү турында документлар барлыгын... Читать дальше...
(Казан, 8 июнь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков һәм «Саха-матбугат» генераль директоры Ньургуйаана Стручкова «Татмедиа» АҖ белән «Саха-матбугат» арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Килешү Якутия язучылары делегациясе белән «Татмедиа» АҖ җитәкчелеге очрашуы кысаларында имзаланды. «Татмедиа» АҖ — Татарстан Республикасында иң зур төбәк медиакомпаниясе. Хәзерге вакытта аның составына 70 филиал керә: республика, шәһәр һәм район... Читать дальше...
(Казан, 8 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстанда Якутия көннәренең нәтиҗәсе буларак, ике республика арасында хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләре билгеләнер дип өметләнә. «Мәдәни кодларның трансформацияләнү чорында фәнни фикерләүсез генә булмас. Гыйльми аралашулар артсын иде», — диде ул бүген Казан Ратушасында узган «Якутия — Татарстан» регионара форумында ясаган чыгышында. «Безне төркилек һәм борынгы заманнарда тәңречелектә булуыбыз берләштерә.... Читать дальше...
Район җитәкчелеге нурлатлыларның яраткан милли бәйрәменә әзерлек дәрәҗәсен тикшерде.
(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Иртәгә, 9 июньдә, Татарстанда янә һава шартларының бозылуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Төнлә дә, көндез дә кыска вакытлы яңгыр явачак. Көндезге һәм кичке сәгатьләрдә аерым районнарда, шулай ук Казанда яшенле яңгыр яварга мөмкин. Җил төньяк-көнчыгыштан һәм көнчыгыштан, талгын. Яшен вакытында ул көчәеп, тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк, дип искәртә метеорологлар.
В первой профильной смене под названием «Калейдоскоп культур» отдохнут 76 детей.