(Казан, 8 июнь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков һәм «Саха-матбугат» генераль директоры Ньургуйаана Стручкова «Татмедиа» АҖ белән «Саха-матбугат» арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Килешү Якутия язучылары делегациясе белән «Татмедиа» АҖ җитәкчелеге очрашуы кысаларында имзаланды. «Татмедиа» АҖ — Татарстан Республикасында иң зур төбәк медиакомпаниясе. Хәзерге вакытта аның составына 70 филиал керә: республика, шәһәр һәм район басма массакүләм матбугат чаралары редакцияләре, телерадиокомпанияләр, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы, шулай ук Идел буе округында иң зур «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы.
«Саха-матбугат» — Саха Республикасының (Якутия) иң зур медиакомпаниясе. Холдинг җитәкчелегендә 33 район газетасы редакциясе, 36 «Интернет» челтәре басмасы һәм 5 республика журналы һәм газетасы бар.