(Казан, 8 июнь, «Татар-информ», «Сөембикә» , Эльмира Закирова). «Сөембикә» журналы 22 майда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның туган көне уңаеннан махсус язма әзерләгән. Биредә парламент башлыгы тормышыннан кызыклы фактлар тәкъдим ителә.
Яшьтән үк тимер-томырда, машинада казынырга ярата.
Балачакта Әлмәттә яшәгәндә тынлы оркестрга языла. Ул альт музыка коралында уйный.
Үсмер чакта Фәрит классташ кызларына хатларны, башка малайлар кебек исемен куймыйча гына, шигырь белән яза.
Миңлебай газ-бензин заводында 15 яшьтән токарь булып эшли башлый.
Армиядә хезмәт итеп кайткач, Уфа нефть институтын тәмамлый. Белеме буенча нефтьче.
1970 елның декабрендә булачак хатыны Луизага өйләнеп, комсомол-яшьләр туе ясыйлар.
Гаилә тормышы бер бүлмәле «малосемейка»да башлана.
Вакыт тисә, көймәдә йөзәргә, Иделдә балык тотарга, тарихи әсәрләр укырга ярата. Хоббие — волейбол һәм хоккей, бильярд һәм автомобиль…
Беренче белеме автомеханик булу ярап куя, йөрми торган «Волга» ГАЗ-21 машинасын отставкадагы генералдан сатып алып, шул машина янында кайнаша: майлый, сүтә, җыя.
Имиджмейкеры юк. Киенгәндә хатыны һәм кызы киңәшләренә колак сала.
Иң көчле хатын-кыз сәясәтче дип Валентина Матвиенконы саный. Аның профессионализмы, сәяси интуициясе һәм беркайчан да үзенең хатын-кыз икәнен онытмавы ошый.