(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы һәм Саха (Якутия) Республикасы арасында икътисади, социаль һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешү һәм икътисади, мәдәни һәм социаль өлкәләрдә хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру буенча 2021-2023 елларга чаралар планы имзаланды. Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Саха (Якутия) Республикасы Башлыгы Айсен Николаев имза куйды. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. Саха Республикасы делегациясе Татарстанга эш сәфәренә килде.