(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Кыргызстан мөселманнары Диния нәзарәте 11 июньнән мәчетләрдә җомга намазын укырга рөхсәт итте. Эпидемиологик вазгыять начарлану сәбәпле, апрель аенда мәчетләрдә җомга намазлары туктатылган иде.
Намазга килүчеләр битлек кию, температураны үлчәү, социаль дистанцияне үтәү һәм кул биреп күрешү тыелу кебек санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәргә тиеш. Бу турыда мөфтият матбугат хезмәтенә сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә.
«Балаларга һәм авыру кешеләргә мәчеткә йөрүдән тыелырга, мәчеткә йөрүчеләргә бина эчендә 20 минуттан артык тормаска киңәш ителә», — ди агентлык әңгәмәдәше.
Соңгы мәгълүматлар буенча, Кыргызстанда 108 714 кешенең коронавирус йоктыруы һәм пневмония белән авыруы расланган, 1859 кеше үлгән.
Коронавирус сәбәпле, илдә гадәттән тыш вазгыять режимы кертелгән.