(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Балык Бистәсе районы Кече Әшнәк авылында «Изгеләр ашы» узды. Бу хакта Татарстанның Балык Бистәсе районы имам-мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов үзенең инстаграм битендә хәбәр итте. «Җәй айларында районыбызның 9 авылында шундый чара узачак. Бу изгеләргә табыну түгел! Әрвахларыбызга дога кылу, аралашу, корылык булганда яңгыр сорау өчен уздырыла торган бәйрәм», — дип язган ул. Ел да үткәрелә торган бу чарада вәгазь тыңлыйлар, Коръән укып дога кылалар.
(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). Тотрыксыз һава массасы аркасында Татарстанда киләсе көннәрдә эссе һава торышы һәм кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. Иртәгә урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, көндез һәм кич кайбер районнарда яшен булачак һәм җил тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк. Көндез +28, ә төнлә +8-13 градус җылы булачак. Аннан соңгы ике көндә республика циклонның төньяк-көнчыгыш читендә, атмосфера фронтлары йогынтысы зонасында булачак. Читать дальше...
(Казан, 7 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Кинорежиссер Илшат Рәхимбай «Тәэсир» татар видероликлары бәйгесендә җиңүчеләр белән элемтәдә торачакларын әйтте. «Конкурс уза, кешеләр акча ала һәм шуның белән тәмамлана, дип әйтеп булмый. Элемтәләр кору — төп плюсларның берсе. Әгәр автор кызыклы роликлар уйлап табып, аны ниндидер дәрәҗәгә җиткерә алганнар икән, димәк, бу кешедә өмет бар дигән сүз. Без аларны базага теркәп куябыз. Аларга зур проектларга, сериалларга эләгү мөмкинлеге туа», — дип... Читать дальше...
(Казан, 7 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казанда «Нәүрүз» театр фестивале Камал театрының «Сүнгән йолдызлар» спектакле белән ачылды. Спектакль алдыннан кунакларны ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм «Нәүрүз» фестиваленең сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев сәламләде. ТР мәдәният министры Ирада Әюпова театр фестиваленең төрки халыкларны берләштерүче зур көч булуын ассызыклады һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләвен укыды. «Нәүрүз» фестивлае — һәрвакыт яңа формалар һәм мәгънәләр эзләү... Читать дальше...
(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин «Россия — спорт державасы» форумын Казанда уздыру турында карарны имзалады. Чара 8-10 сентябрьгә билгеләнгән. Форумны Казанда уздыру турында дәүләт башлыгы май уртасында ук әйткән иде. Форум 2020 елның сентябрендә Екатеринбургта узарга тиеш иде, әмма коронавирус пандемиясе арасында күчерелде. Шул вакытта ук форумны Казанда уздыру ихтималы турында сүз чыккан иде.
(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). Буа районындагы бер авылда терлекләр котыру авыруы аркасында карантин кертелде. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары хокукый актлар порталында чыкты. «Эпизоотик чыганак территорияләрендә хайваннарда котыру авыруына бәйле вазгыятьнең имин булмавы аркасында чикләү чаралары кертергә», — диелә документта. Эпизоотик чыганак буларак Зур Фролово авылындагы ЛПХ (Гагарин урамы, 1 нче йорт) билгеләнгән. Документ буенча, монда авыру терлекләрне дәвалау... Читать дальше...
(Казан, 7 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның халык язучысы, шагыйрь Гәрәй Рәхим Якут шигърияте антологиясен яңартып чыгару тәкъдимен әйтте. Бу хакта ул татар һәм якут антологияләре тәкъдим итү кичәсендә әйтте. «Татар халкы язма шигъриятенең борынгы тарихы бар, шулай ук Казанда беренчеләрдән булып басма нәшриятлар барлыкка килә. Татар шигъриятенең беренче антологиясе 1956 елда, икенчесе 1992 елда нәшер ителде. Шуңа күрә якут халкына бөек якут шигъриятен туплап, аны китап буларак чыгарырга киңәш итәм. Читать дальше...
(Казан, 7 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Якутия Язучылар берлеге рәисе Наталья Харлампьева татар белән якут халкының үзара элемтәсен халыкара дуслык дип бәяләде. Бу хакта ул татар һәм якут антологияләрен тәкъдим итү кичәсендә әйтте. «Ногай» кунакханәсенең Тукай залында «Хәзерге татар шигърияте антологиясе» (төзүчесе — Ленар Шәех) һәм «Якут шигърияте антология»се (төзүчесе — Гаврил Андросов) тәкъдим ителде. «Совет чорында „әдәбиятара дуслык — халыкара дуслык“ лозунглары бар иде. Татар... Читать дальше...
(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). Татарстанга Ямал-Ненец автоном округы губернаторы Дмитрий Артюхов килде. Кунакларны «Казан» халыкара аэропортында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. «ЯНАО губернаторы төбәк делегацияле белән бергә Казанда 8-10 июньдә идарәче командаларны укыту программасында катнашачак», — диде Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. Алдарак Татарстанга Саха Республикасы делегациясе һәм төбәк башлыгы Айсен Николаев килүе, шулай ук аларның да интенсивта катнашачагы хәбәр ителгән иде.
(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). Татарстанга Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең азык-төлек һәм су куркынычсызлыгы буенча дәүләт министры Мариям бинт Мохаммед Саид Хареб Аль Мехайри килде. Кунакны «Казан» халыкара аэропортында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. «Министр республиканың агросәнәгать потенциалы белән танышу өчен килде», — диде Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. Шулай ук берничә авыл хуҗалыгы холдингын карау һәм чит ил делегациясенең Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы планлаштырылган.
(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан вафат булучылар саны 509га җитте. Узган тәүлектә дүрт татарстанлы вафат булды. «Үлем сәбәбе патологоанатомия экспертизасы ярдәмендә билгеләнде. Вирус идентификацияләнде», — дип хәбәр итә республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте. 1947 һәм 1948 елгы ике ир-ат, шулай ук 1936 һәм 1951 елгы ике хатын-кыз коронавирустан вафат булган. Пандемия башланганнан бирле Татарстанда 21,6 меңнән күбрәк кеше авырган, 18,6 мең кеше дәваланып беткән. Читать дальше...
(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). Татарстанга Саха Республикасы (Якутия) башлыгы Айсен Николаев килде. Кунакларны «Казан» халыкара аэропортында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов каршылады. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. Бүген республикада Якутия көннәре башланып китте. Чаралар программасына IT-проектлар күргәзмәсе, «Якутия — Татарстан» төбәкара форумы, спортчылар арасында милли спорт төрләре буенча иптәшләрчә очрашулар, кино күрсәтү,... Читать дальше...
(Казан, 7 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Язучылар берлегендә Матур әдәбият тәрҗемәсе үзәге эшли башлар дип көтелә. Үзәктә кардәш халыкларның әдәби әсәрләрен татар теленә һәм татар әдәбияты үрнәкләрен башка халыклар теленә тәрҗемә итү эше башкарылачак. «Туксанынчы еллардан соң кардәш халыкларның әдәбиятын тәрҗемә итү системасы сүлпәнәйде. Рәфис Корбан рәислеге вакытында төрки халыкларның әсәрләрен татар теленә һәм киресенчә татарчадан балкар, казах, нугай һ.б. телләргә тәрҗемә итү торгызылды. Читать дальше...
(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). Кипр Россия тарафыннан «ачык илләр» исемлегенә якын атналарда керергә өметләнә. Бу хакта республиканың туризм министры Савва Пердиос белдерде, дип яза РИА Новости. «Без узган атнадагы форумда (Петербург Халыкара икътисади форумы - Т-и. иск.) Президент Путинның ирекле сәяхәтләр өчен вакцинацияне 60 процентка кадәр җиткерү турындагы фикерен хуплыйбыз. Әмма без Кипрның Россия өчен „ачык илләр“ исемлегенә беренчеләрдән булып керергә мөмкин булуын күрсәтә алабыз. Бу киләсе берничә атнада булыр дип өметләнәбез»... Читать дальше...
(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). Россиянең вице-премьеры Марат Хөснуллин территорияләрне комплекслы үстерү буенча алдынгы булган Россия төбәкләрен атады, алар арасында Татарстан да бар. «Илдәге 15 төбәктә территорияләрне комплекслы үстерү законы өчен махсус закон актлары кабул иттеләр инде, дистәләгән мәйданчыкларны билгеләделәр, — диде Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары. — Бүген лидерлар рәтендә – Төмән, Түбән Новгород, Сахалин, Липецк өлкәләре, Тула, Казан, Мәскәү өлкәсе һәм тагын берничә төбәк». Читать дальше...
(Казан, 7 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген сәгать 20:00дә «Моң» дуэтының онлайн-концерты узачак. Концертны Татар хатын-кызларының «Ханым» берлеге оештыра. Оештыручылар әйтүенчә, мәдәни чара Европаның татар диаспорасы өчен генә түгел, ә татарларның башка милләттәге дусларын, якыннарын да күздә тота. Онлайн-концерт программасында Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин, Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова һ.б. татар классик композиторларның әсәрләре яңгыраячак. «Ханым» оешмасы әгъзасы Алсу Рәхимова... Читать дальше...
Мәскәүдә җиде кеше дәвалануын дәва итә, Казан хастаханәсендә ике бала ята.
(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). Кырымда #МЫВМЕСТЕ арт-мәктәбен ябу тантанасында «Таврида» мәдәният, сәнгать һәм креатив индустрия әһелләре фестивале кысаларында Бөтенроссия яшьләр проектлары бәйгесенә йомгак ясадылар. Җиңүчеләрнең берсе — Татарстаннан Идалия Җиһаншина булды. Бәйгедә ул «Перфоманслар инклюзив лабораториясе » проекты тәкъдим итте һәм аны тормышка ашыру өчен 664 000 сум акча отты, дип хәбәр итә Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы. «Перфоманслар инклюзив лабораториясе — «Э-моция» иҗади студиясе эшчәнлегендә яңа юнәлеш. Читать дальше...
(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). 1-18 июньдә «Идел» яшьләр үзәгендә Россия төбәкләреннән килгән татар балалары өчен «Милләтебез хәзинәләре» профильле сменасы булачак. Бу хакта Татар федераль милли-мәдәни автономиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Сменаны «Идел» яшьләр үзәге, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе һәм Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгы оештыра. «Милләтебез хәзинәләре» җәйге лагеренең профильле сменасы 2000 елдан уздырыла. Быел сменада Россиянең 18 төбәгеннән килгән 10-17 яшьлек балалар катнаша. Читать дальше...
(Казан, 7 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Созвездие-Йолдызлык» фестивале арт-резиденциясенең театр бүлеге үзенең беренче спектакленә кастинг үткәрде. Резиденция Лопе де Веганың «Хитроумная влюбленная» спектакле премьерасы белән ачылачак, дип хәбәр итә фестивальнең матбугат үзәге. Комедияне резиденция советы чакырган режиссер — С. Герасимов исемендәге Бөтенроссия дәүләт кинематография институтын тәмамлаган Александр Туманов куя. «Безнең театрның төп максаты — профессионалларга эш урыны бирү. Читать дальше...
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы Апаста яшәүче 4 яшьлек Әмирә Әхмәтовага "Орфакол" препаратын сатып алган. Бу даруны Әхмәтовлар гаиләсе мәхкәмәгә йөреп алуга иреште.
(Казан, 7 июнь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Цифрлы үсеш ассоциациясе белән очрашты. Аңа республиканың төзелеш, генетик һәм финанс өлкәләрен цифрлаштыруга юнәлгән кайбер проектларны тәкъдим иттеләр. Проектларны «Барс групп» компаниясе әзерләгән. «Безнең бүгенге тема „Барс групп“ компаниясе тормышка ашыра торган проектлар белән бәйле. Бу предприятие IT базарда 30 елга якын эшли. Күп кенә проектлар Татарстанда гына түгел, ә республикадан читтә дә тормышка ашырылган. Читать дальше...
В Казани в День России, 12 июня, в 11.00 в парке Победы состоится открытие памятника воинам-интернационалистам.
(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). 9 июньдә Казанның Каюм Насыйри музеенда «Идел» журналының быелгы май һәм июнь саннары тәкъдим ителә. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, чарага килүчеләр «Idel-квест»та катнаша, үзгәртеп кору заманында оештырылган татар яшьләр журналының бай тарихы белән таныша, редакция җитәкчелеге белән якыннан аралаша, «Идел» журналына ташламалы бәядән языла, «Идел» чәе белән сыйлана алачак. «Идел» журналын тәкъдим итү чарасы яшьләрчә квест форматында уза. «Idel-квест» уены журнал эчтәлеген ача. Читать дальше...
(Казан, 7 июнь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Балалар психологик травмаларга иң якын кешеләре — туганнары аркасында дучар була. Бу хакта туры эфир вакытында Казан Медицина академиясенең психотерапия һәм наркология кафедрасы профессоры, медицина фәннәре докторы Римма Нәбиуллина сөйләде. «Балалар өчен психологик травмаларның иң еш очрый торган сәбәбе — әлбәттә, гаилә», — диде спикер. Психотерапевт әйтүенчә, балалар фаҗигале вакыйгаларга очрарга мөмкин. Бу исә аларның психикасында үз эзен калдыра. Читать дальше...