(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичке сәгать алтыда ашыгыч ярдәм чакыртуның бердәм номерына баткан ир-ат ат турында хәбәр килә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, 2нче номерлы зона эзләү-коткару отряды ир-атның гәүдәсен Казансу елгасында «Гаилә үзәге» янында тапкан. Ул ярдан ике метр ераклыкта су өслегендә булган. Аны полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар, батып үлүченең шәхесен ачыклыйлар.