Вчера на 37-м км автодороги Базарные Матаки – Нурлат произошло дорожно-транспортное происшествие.
(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген ТР Дәүләт Советында Минтимер Шәймиевнең республиканың беренче Президенты булып сайлануының 30 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды. «30 ел элек, 1991 елның 18 апрелендә, ТАССР Югары Советы президентлык институтын гамәлгә куя. Соңрак 1991 елның 12 июнендә күпчелек тавыш белән Татарстан Президенты итеп Минтимер Шәрипович Шәймиевне сайлап куя», — диде Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламентның егерме икенче утырышында. Фәрит Мөхәммәтшин... Читать дальше...
(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә кичке сәгать унбердә Чуйков урамында юл-транспорт һәлакәте булган. Якынча мәгълүмат буенча, зур тизлектә хәрәкәт итүче Mercedes борылышта светофорның яшел төсе янганын көтеп туктап торган йөк машинасына бәрелгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр. Һәлакәттә Mercedes автомобиленең йөртүчесе үлгән, пассажир җиңелчә имгәнгән.
Больше всего протоколы выписывают хозяевам BMW и Mercedes-Benz, потом обладателям Audi, затем Volvo.
(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 коронавирусы йоктыруның 30 яңа очрагы ачыкланган. «Узган тәүлектә Татарстанда яңа коронавирус инфекциясен йоктыруның 30 яңа очрагы теркәлгән. Шулай итеп барлыгы 21 814 очрак расланган», — дип сөйләде «Татар-информ» матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча җитәкчесе Марина Патяшина. Республиканың баш санитар табибы сүзләренчә... Читать дальше...
Башкортстан галимнәре хокуклары бозылуга зарланып Дәүләт хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать иткән.
(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). 10 июньдә Казан IT-паркында «Проект җитәкчесе — 2021» бөтенроссия конкурсы финалының икенче көне узды. 23 катнашучы Татарстан Республикасының социаль әһәмияткә ия проблемаларын хәл итәргә чакырылган команда проектлары тәкъдим итте, шулай ук жюри алдында чыгыш ясадылар. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә. Конкурсантлар, тәкъдимнәрне эшләп бетереп, үз проектларын Татарстан Республикасы Хөкүмәте жюри әгъзалары һәм экспертлар алдында тәкъдим иттеләр. Жюри фикеренчә, иң... Читать дальше...
Акция проводится с 11 по 21 июня 2021 года.
Во время поездки мужчина налетел на проволоку, растянутую между деревьями.
(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). 2022 елда Уфада пандемия чорында коронавирус инфекциясе белән көрәшкән табибларга, социаль хезмәткәрләргә, волонтерларга һәм барлык башка өлкә хезмәткәрләренә һәйкәл куелачак. Бу хакта республика профсоюзлар активы белән очрашуда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров сөйләде. Киләсе елда республика профсоюзлары 100 еллык юбилейларын билгеләп үтәчәк һәм алар республика башлыгына әлеге вакыйга уңаеннан һәйкәл куюны сорап мөрәҗәгать иткән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә. Читать дальше...
В рамках года родных языков и народного единства команда Дома Дружбы народов снова организовала еще один детский Сабантуй, на этот раз для пришкольного лагеря городской школы №1.
Коллектив Межпоселенческой центральной библиотеки решил стать ближе к нурлатцам и организовал летний выездной читальный зал «Подари себе счастье быть читателем» в центральном парке.
Новые технологии будут применены на 12 объектах в Казанской агломерации, на 1 - в Набережночелнинской, 3 - в Нижнекамской и на 49 объектах региональной сети.
(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» , Сәрия Мифтахова). Китәргә кушсалар, китәргәме? Социаль челтәрләрдә, баламны 9–10 нчы сыйныфтан соң көллияткә барырга мәҗбүр итәләр, дигән хәбәрләр күренә башлады. Директорының «3–4»легә укучыны мәктәптән куарга хакы бармы? Калсаң хәерлеме, китсәңме? «ВТ» хәбәрчесе белгечләрдән әнә шул сорауга җавап эзләде. «2ле»гә укучы Вәли яхтасында» Быел республикада 9 нчы сыйныфны 36 мең укучы тәмамлады. Соңгы елларда андыйларның яртысыннан күбрәге һөнәри уку йортларына керә. Читать дальше...
(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Янгын сүндерүчеләр Казанга керү юлында зур янгынны сүндерделәр. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бүген иртән Горький шоссесындагы хуҗалык төзелешләренең берсендә янгын чыккан. Якын арада килгән янгын сүндерүчеләр утны сүндерә. Янгын урыныннан видео социаль челтәрләрдә пәйда булды.
Элегрәк имза җыю башланган иде.
(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Ял көннәрендә Татарстанда һава торышының начарлануы көтелә, көчле җил чыгуы һәм боз явуы ихтимал. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 11-13 июнь көннәрендә республика территориясендә кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгырлар, боз явуы көтелә. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин. Төнлә температура 10-17 градуска кадәр, көндез һава 21-27 градуска кадәр җылыначак. Дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә температураның күтәрелүе көтелә... Читать дальше...
(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Алтай милли театры Чыңгыз Айтматовның «Гасырдан да озын бер көн» романына нигезләнеп маңкорт турында легенданы сәхнәләштергән. Төрки халыкларның «Нәүрүз» халыкара театр фестивале кысаларында «Бишек» спектакле күрсәтелде. Режиссеры — Баатр Колаев. Спектакль алдыннан фестивальнең матбугат үзәгендә кунак театр коллективларының җитәкчеләре катнашында матбугат конференциясе үтте. Анда Алтай театрының баш режиссеры Эмма Иришева чыгышын алтай телендә башлады. «Без манкорт турындагы легенданы алып килдек. Читать дальше...
(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Чабаксарда җиңел атлетика буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узган. Түбән Камадан ярышларда 15 яшьлек спортчы Яна Угольникова катнашкан. Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителгәнчә, яна спорт снарядын 15 метр 5 сантиметрга ыргытып, иң югары нәтиҗәгә ирешкән һәм беренче урын яулаган.
(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы яшь буынны авыл хуҗалыгы җитештерүенә җәлеп итү һәм аграр һөнәрләр белән таныштыру буенча актив эш алып бара. Әлеге эш кысаларында төрле районнардагы авыл хуҗалыгы идарәләре фермаларга һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренә экскурсияләр оештыралар. Мәктәп укучылары «Август-Агро» агрофирмасы җитәкчелеге, зоотехниклар, терлекчеләр катнашында Мөслим районының «Август-Агро» сөт комплексының көндәлек эше белән танышты. Бу турыда министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә. Читать дальше...
(Әлмәт, 11 июнь, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). Әлмәттә балаларга Мафтуна, Алайя, Алтынай, Ким, Мирсәет, Сәлим, Билал кебек сирәк исемнәр кушалар. Азалия, Амелия, Василиса, Кәрим, Камил, Кирилл кебек балалар исемнәре үзләренең популярлыкларын югалтмый. Май аенда Әлмәт шәһәрендә 153 сабый туган. Шуларның 83е малай һәм җитмеше кыз. Бу айда туган баланың минималь авырлыгы — 1955, максималь авырлыгы 4425 грамм булган. Иң яшь әнигә -18, иң өлкәненә 42 яшь тулган, иң яшь әтигә — 21, ә иң олысына 64 яшь булган.
(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). «Ак калфак» татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының «Дим» бүлекчәсе Уфа шәһәре 115нче балалар бакчасында балалар сабан туе оештырды. Ел саен үткәрелеп килгән милли бәйрәм ике ел онлайн үткәрелсә, быел саф һавада, табигать кочагында үтте. Балалар ана телендә шигырьләр укыды, милли халык җырларын оста итеп башкарды. Милли уен ярышларында катнашкан балаларга, чараны оештырган тәрбиячеләргә Бөтендөнья татар Конгрессы китаплар җибәргән. Бу турыда «Бөтендөнья татар конгрессы» матбугат хезмәте хәбәр итә. Читать дальше...
(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсе Зөя Башы авылында татар милли-мәдәни автономиясе район советының хисап-сайлау конференциясе узды. Анда район советының яңа рәисе итеп Калда авылы администраторы Вәгиз Суслин сайланды. Ә совет составына мәктәпләр, мәдәният учаклары һәм иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре керде.Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр итә. Автономиянең район советы җитәкчесе Нургали Белоусов соңгы елларда татар телен һәм мәдәниятен саклап калып үстерү юнәлешендә башкарылган эшләр турында хисап белән чыгыш ясады. Читать дальше...
Чыгышы белән Башкортстанның Дүртөйле районы Иске Каңгыш авылыннан булган химик галим Вил Мирзаянов бүген Кушма штатларының Принстон шәһәрендә яши. 90нчы елларда Русия хакимиятенең химик корал әзерләвен фаш иткәннән соң, ул илдән китәргә мәҗбүр була.