(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсе Зөя Башы авылында татар милли-мәдәни автономиясе район советының хисап-сайлау конференциясе узды. Анда район советының яңа рәисе итеп Калда авылы администраторы Вәгиз Суслин сайланды. Ә совет составына мәктәпләр, мәдәният учаклары һәм иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре керде.Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр итә.
Автономиянең район советы җитәкчесе Нургали Белоусов соңгы елларда татар телен һәм мәдәниятен саклап калып үстерү юнәлешендә башкарылган эшләр турында хисап белән чыгыш ясады. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин Барыш төбәге татарларын шактый вакыт уңышлы әйдәп барган Нургали Мәхмүд улын Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Якташлары аны җирле автономиянең почетлы рәисе итеп билгеләде.
«Бүген безнең алдыбызда өлкә Сабан туенда актив катнашу бурычы тора, ә 19 июньдә милли бәйрәмне үз җирлегебездә үткәрәчәкбез», — диде Вәгиз Суслин.
Калда мәктәбе укытучысы Эльза Хөснетдинова ана телен укыту мәсьәләсенә тукталды. Конференциядә катнашучылар район мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләре санын арттыру проблемасын күтәрде. Зөя Башы урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Тимур Сорокин балаларны милли гореф-гадәтләр, йолалар һәм традицияләр үрнәгендә тәрбияләү кирәклеге турында сөйләде.