(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Чабаксарда җиңел атлетика буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узган. Түбән Камадан ярышларда 15 яшьлек спортчы Яна Угольникова катнашкан. Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителгәнчә, яна спорт снарядын 15 метр 5 сантиметрга ыргытып, иң югары нәтиҗәгә ирешкән һәм беренче урын яулаган.