(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә кичке сәгать унбердә Чуйков урамында юл-транспорт һәлакәте булган.
Якынча мәгълүмат буенча, зур тизлектә хәрәкәт итүче Mercedes борылышта светофорның яшел төсе янганын көтеп туктап торган йөк машинасына бәрелгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр.
Һәлакәттә Mercedes автомобиленең йөртүчесе үлгән, пассажир җиңелчә имгәнгән.