(Әлмәт, 11 июнь, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). Әлмәттә балаларга Мафтуна, Алайя, Алтынай, Ким, Мирсәет, Сәлим, Билал кебек сирәк исемнәр кушалар. Азалия, Амелия, Василиса, Кәрим, Камил, Кирилл кебек балалар исемнәре үзләренең популярлыкларын югалтмый. Май аенда Әлмәт шәһәрендә 153 сабый туган. Шуларның 83е малай һәм җитмеше кыз. Бу айда туган баланың минималь авырлыгы — 1955, максималь авырлыгы 4425 грамм булган. Иң яшь әнигә -18, иң өлкәненә 42 яшь тулган, иң яшь әтигә — 21, ә иң олысына 64 яшь булган.