(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Бүген кич, иртәгә төнлә һәм көндез Татарстанда һава торышының начарлануы көтелә.
Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, республикада аязучан болытлы һава була. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак, аерым районнарда (Казанда — көндезге сәгатьләрдә) яшен булуы ихтимал. Урыны белән боз яварга мөмкин.
Төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Җилнең юнәлеше көньяк-көнчыгышка үзгәрергә мөмкин. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк, дип хәбәр итә метеорологлар.
Төнлә — 12-17, көндез — 21-26 градуска кадәр җылы була. Иң югары температура көньяк һәм көньяк-көнбатыш районнарда була.