(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). «Бигеш» Халыкара аэропорты Мисырга рейслар ачылуы турында игълан итте. Каһирәгә беренче рейс 19 июньдә башкарылачак.
Рейсларны Azur air авиакомпаниясе башкара. Хәзерге вакытта билетлар сатыла. Бу турыда аэропорт матбугат хезмәте хәбәр итә.
Covid-19 инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штабы санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәгән очракта 10 июньнән «Бигеш» аэропортыннан халыкара рейсларны яңарту турында карар кабул итте.
«Сәфәрне планлаштырганда гамәлдәге виза кагыйдәләре һәм илгә керү шартлары турында мәгълүмат белән танышырга кирәк», диелгән аэропорт матбугат хезмәте хәбәрендә.
Мисырга очып китү аэропортында керү өчен ПЦР-тестның тискәре нәтиҗәсе белән белешмә, ә очып килү аэропортында тутырылган Public Health Card анкетасын күрсәтергә кирәк.