Казанда "Хәрәкәттә – бәрәкәт" проекты кысаларында "Чабата-баттл" тамашасы узды. Татарстан җыр һәм бию ансамбле солисты Алсу Мәгъсүмҗанова белән фламенко биючесе Гөлсинә Галимуллина казаннарны һәм шәһәр кунакларын татар милли биюенең бер төре булган "Чабата" биюен биергә өйрәттеләр.
(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). Түбән Кама үзәк хастаханәсендә югары технологияле катлаулы операция ясаганнар. 78 яшьлек пациентның корсак аортасына стент-графт куйганнар. Операцияне шәһәрнең тәҗрибәле анестезиологлары һәм хирурглары, шулай ук Уфадагы республика кардиоүзәгеннән махсус чакырылган табиб Тимур Хафизов ясаган. Пенсионер ханымда корсак аортасы аневризмасы ачыклана. Корсак куышлыгында аорта киңәя һәм сузыла башлый, вакытында чара күрмәсәң, ул өзелә. 90 процент очракта бу үлемгә китерә. Читать дальше...
(Әлмәт, 20 июнь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары» ). Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт муниципаль районы буенча бүлегенең кизү часте сменасы начальнигы Ленар Дәүләтшинга Әлмәт районы Советы һәм Башкарма комитетының Мактау грамотасы тапшырылды. Бүләкләү 17 июньдә Әлмәт муниципаль районы Советының һәм шәһәр советының уртак сессиясендә узды. Грамота полиция хезмәткәренә батучыларны коткарганда кыюлыгы һәм тәвәккәллеге өчен тапшырылды. Исегезгә төшерәбез, бу хәл 7 июньдә Алабугада Шишкин буасында булган иде.