(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) «Вектор» фәнни үзәге тарафыннан уйлап табылган коронавирус инфекциясенә каршы «ЭпиВакКорона» вакцинасы ампула һәм шприц-дозалар рәвешендә җитештереләчәк, препаратның теркәү таныклыгына тиешле үзгәрешләр кертелгән. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы «Вектор» фәнни үзәгенә сылтама белән хәбәр итә. «Гадәти (ампула) форматтан тыш, «ЭпиВакКорона» вакцинасы хәзер шприц-дозалар рәвешендә дә эшләп чыгарылачак. 28 июньдә теркәү таныклыгына тиешле үзгәрешләр кертелде», - диелә үзәк хәбәрендә. Билгеләп үтелгәнчә, «шприц-доза файдалануга әзер медицина эшләнмәсе санала. Ул вакцинация процессын сизелерлек оптимальләштерергә мөмкинлек бирә, аны прививка ясатучы өчен дә, медицина белгече өчен дә мөмкин кадәр уңайлы итә». Үзәктә ачыклык кертүләренчә, «шприц доза очрагында вакцинациягә әзерләнүнең бер этабы (шприцка препарат җыелмасы) төшеп кала. Бу исә хата җибәрүгә урын калдырмый, вакцинация процедурасын тизәйтергә һәм чиратлар барлыкка килүне булдырмаска мөмкинлек бирә».