(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). 27 июньдә Свердловск өлкәсенең Тәүде шәһәр округында Сабантуй бәйрәме узды.
Бөтендөнья татар конгрессы ның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бәйрәмдә Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов, Тәүде шәһәр округы хакимияте башлыгы урынбасары Людмила Склярова катнашты.
Иҗат төркемен М.И.Глинка исемендәге Чиләбе опера һәм балет театрының әйдәп баручы солисты Гүзәлия Шахматова, Урал дәүләт хоры солистлары Элиза Маһиянова һәм Рәмис Идрисов тәкъдим итте.
Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Сәламләү хатын укыды һәм Гүзәлия Шахматовага ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды.