Реализация программы «Наш двор» в Нурлате находится под контролем главы района.
(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Дөнья җәмәгатьчелеге хәзерге коронавирус пандемиясе тәҗрибәсен исәпкә алырга һәм яңа эпидемияләргә һәм пандемияләргә әзер булырга тиеш. Бу хакта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы генераль директоры Адан Гебрейесус белдерде. Кече утрау дәүләтләренең сәламәтлек саклау саммитында катнашучыларга телесэлемтә буенча мөрәҗәгать итеп, ул: «Без барыбыз да пандемия укыта торган дәресләрне дөрес итеп өйрәнергә тиеш», — дип билгеләп үтте. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы ассызыклаганча... Читать дальше...
Город уже в третий раз принимает у себя раллистов.
(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). 29 июньдә Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец һәм республиканың баш суд приставы Әнвәр Закиров балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәк. Бу хакта омбудсменның матбугат хезмәте хәбәр итә. Кабул итүгә 8(843) 236-61-64 телефоны буенча язылырга мөмкин. Гражданнар белән очрашу 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Карл Маркс урамы, 61нче йорт адресы буенча урнашкан Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында узачак.
(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Татарстан хөкүмәте күп фатирлы йортларда капиталь ремонт өчен түләүнең минималь күләмен үзгәртте. Республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты. Документта: «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 29.06.2013 ел, № 450 „Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау өчен кертемнең минималь күләмен билгеләү турында“гы карарында 1 пунктның икенче абзацында „2021 елга 6,11... Читать дальше...
(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Төркия хакимияте, коронавирусның яңа штаммнары таралу сәбәпле, берничә дәүләт белән авиаэлемтәне туктатырга карар кылды. Бу хакта илнең Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә, дип яза ТАСС. «Бангладеш, Бразилия, Непал, Һиндстан, Шри-Ланка һәм Көньяк Африка Республикасы белән һава юллары 1 июльдән аерым күрсәтмәгә кадәр ябылды. Бу илләрдән Төркиягә турыдан-туры рейслар тыелачак, — дип билгеләп үтелә хәбәрдә. — Төркиягә килер алдыннан соңгы 14 көндә Бангладеш, Бразилия... Читать дальше...
(Алабуга, 29 июнь, «Татар-информ», « Алабуга нуры »). Бүген 29 июньдә шәһәр Мәдәният йортында XVI «Нечкәбил-2021» республика күләмендәге ана матурлыгы һәм гаилә конкурсы үтәчәк. Мәдәният сарае сәхнәсендә Татарстанның төрле почмакларыннан килгән катнашучылар чыгыш ясаячак. «Нечкәбил» конкурсы — кешеләрнең гаилә җылысы, буыннар чылбыры аша, мәрхәмәтлелек, мәхәббәт, Туган илне, Туган җирне ярату аша рухи берләшүе ул. Бәйге Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән һәм «Нык гаилә» федераль партия проекты кысаларында уза.
(Чүпрәле, 29 июнь, «Татар-информ», « Туган як »). Чүпрәле районында изге Сергий Радонежский храмы территориясендә «Троица көйләре» фестивале узды. Чара быел бишенче тапкыр үткәрелде. Узган ел исә пандемия аркасында фестиваль узмый калды. Троица бәйрәме борынгы әби-бабайлардан ук килүче йолаларның бүгенге көнгә кадәр саклануының ачык чагылышы ул. Ул Олы көннән соң җиде атна узгач, илленче көнне башланып китә. Әлеге бәйрәмгә туган якларына илебезнең төрле почмакларыннан ашкынып кайталар. Алар бу дөньядан мәңгелеккә киткән туганнарын искә ала... Читать дальше...
(Баулы, 29 июнь, «Татар-информ», « Баулы-информ », Ләйсән Сәетгәрәева). Баулы районының Кызылъяр авылы үзәгендә, мәчет янында авыл ир-егетләре балалар мәйданчыгы элементларын урнаштырган. Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Эльвира Сафина сүзләренчә, балалар мәйданчыгы элементларының бер өлеше Баулы шәһәре бюджеты хисабына алынган, шулай ук үзара салым акчалары да кулланылган. Киләчәктә мәйданчыкка үзара салым акчаларына яңа элементлар кую, янәшәдә волейбол мәйданчыгы ясау да планлаштырыла. Мәйданчык мәчет карамагында булачак.
(Яшел Үзән, 29 июнь, «Татар-информ», « Яшел Үзән »). Яшел Үзән районы чит ил кунаклары өчен иң көтеп алынган урыннарның берсе булып тора, әлеге исемлектә Татарстанның тарихи энҗесе — Зөя утрау шәһәре аерым урын алып тора. Узган ялда Зөягә Көньяк Африка Республикасы делегациясе эшлекле сәфәргә килде. Кунакларны Татарстан премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев сәламләде. Делегация әгъзалары утрау-шәһәрчегенең истәлекле урыннарында булды, аның тарихы һәм үсеш планнары белән танышты.
Казанда Русия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең Татарстан бүлеге рәисе, танылган архитектор һәм җәмәгать эшлеклесе Фәридә Зәбированы соңгы юлга озаттылар.
(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Котельник шәһәр округында җирле мөселманнар җәмгытенең 20 активисты Томилино урман паркында зур өмә үткәрде. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә. Төбәктә эссе һава торышы булуга карамастан, мөселманнар алты сәгать дәвамында урман паркының өч территориясен чистарткан. Алар 150 капчык көнкүреш калдыгы җыйган.