(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). 29 июньдә Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец һәм республиканың баш суд приставы Әнвәр Закиров балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәк. Бу хакта омбудсменның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кабул итүгә 8(843) 236-61-64 телефоны буенча язылырга мөмкин. Гражданнар белән очрашу 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Карл Маркс урамы, 61нче йорт адресы буенча урнашкан Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында узачак.