(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Камал театры 115 театраль сезонны легендар «Зәңгәр шәл» белән япты. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә. Җәйге ялга китәр алдыннан театрга Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова да килде. Очрашуда 115 театраль сезонга йомгак ясалды. Спектакльләрнең уңышы билгеләп үтелде, яңалыклар әйтелде. Театр директоры Илфир Якупов сүзләренчә, иң зур уңыш — театрларның элеккеге халәтенә кайтуы һәм яраткан тамашачыларына төрле темаларны яктырткан, төрле жанрларны колачлаган спектакльләр бүләк итә алуы.