(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Башкортстанда мәчет, чиркәү һәм синагогаларда мобиль вакцинация пунктлары ачылырга мөмкин. «Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Башкортстанның баш раввины Дан Кричевский республика Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм дини конфессия вәкилләре катнашында узган, яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация темасына багышланган түгәрәк өстәлдә шундый тәкъдим белән чыкты. Мобиль вакцинация пунктлары оештыру турындагы тәкъдимне Башкортстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Игорь Засядкин да хуплаган.