(Казан, 29 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). «Татар-информ»ның үз хәбәрчесе фаҗига булган урыннан агентлыкка белдергәнчә, 14 яшьлек малай кичә югалган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, көндезге икеләрдә ул, әти-әнисенә шалтыраткан һәм иптәшләре белән күлгә китүе турында әйткән. Шуннан соң аны күрүче булмаган. Малайны эзләргә 6нчы зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре юл тоткан. Аның мәетен буада яр буеннан 10 метр ераклыкта, 3,5 метр тирәнлектән табып алганнар. Һәм яр буена чыгарып, полицейскийларга тапшырганнар.