(Казан, 29 июнь, «Татар-информ», «Идел» ). Storytel кызыклы күзәтү ясаган — яшь россиялеләрнең нинди аудиокитаплар тыңлавын белешкән һәм мондый нәтиҗәгә килгән.
Чит ил әдәбиятыннан иң популяр китап булып — «Медвежий угол» (ФредрикБакман), с анала , дип яза ТАСС.
Шулай ук исемлектә «Шестерка воронов» һәм «Продажное королевство» (Ли Бардуго), «Вихрь. День, когда разорвался мир» (Анна Беннинг) һәм «Голодные игры» Сьюзен Коллинз китаплары да бар.
Россия авторларыннан Анна Джейнның «Восхитительная ведьма», «#ненавистьлюбовь» һәм «Влюбленная ведьма» китаплары кергән. Өченче урында Наталья Щербаның «Лунастры. Прыжок над звездами» китабы, ә бишенче урында — «Лабрису» (Глеб Кащеев).
Сүз уңаеннан, Татарстан китап нәшрияты күренекле артистлар, дикторлар укуында 153 татар әсәрен, аудиоформатта эшләп, үз сайтына урнаштырды. Ә «Идел» журналының YouTube каналы аутотренинглар яздыра башлады.