Айдар Әхтәриев һөнәре белән икътисадчы, әмма инде күп еллар үз шәҗәрәсен өйрәнә һәм 6500дән артык туганын эзләп таба алган. Ул татар һәм башкорт генеалогиясен белүче һәм Familio сервисына нигез салучыларның берсе буларак билгеле. Әхтәриев белән аның эзләнүләре турында сөйләштек.