(Казан, 29 июнь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Чаллыда Яшьләр көне уңаеннан үткәрелгән концертның (аның хедлайнеры ролендә җырчы Niletto чыгыш ясады) оештыручыларын Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә (Роспотребнадзор) чакырганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ведомствоның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. «Чараны оештыручылар аларның гамәлләрендә административ хокук бозу очрагы булганмы-юкмы икәнлеген ачыклау максатыннан Чаллы территориаль бүлегенә чакырылды», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә. Шунысын да искәртик: Чаллыда Яшьләр көне уңаеннан үткәрелгән Niletto концертын 35 мең кеше тамаша кылган. «Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Чаллының баш санитар табибы Илгизәр Бариев эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә бәйрәмдә коронавирус инфекциясенә каршы чараларны үтәмәгән өчен Яшьләр көнен оештыручыларны тәнкыйтьләгән иде.