(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). «Спутник V» вакцинасы, коронавирус инфекциясенә каршы нәтиҗәлелеге 2,6 тапкыр кимүгә дә карамастан, ковидның Һиндстан штаммыннан саклый. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Гамалея үзәгенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары Денис Логуновка сылтама белән хәбәр итә. «Тагын бер мәртәбә искәртәсем килә: 2,6 тапкыр кимү – бик аз, бу дөньядагы калган барлык вакциналарга (әйтик, Pfizer, Moderna) караганда азрак, ул хайваннарны 100 процент саклый», - диде Логунов «Россия бүген» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә. Аның әйтүенчә, коронавирустан саклануның бердәнбер алымы – Израиль юлыннан бару һәм прививка ясату.