Однако в республиканских школах праздничные линейки пройдут по всем правилам Роспотребнадзора.
(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Август аенда Буаның «Хаҗилар» мәчетендә Буа мөхтәсибәте белән берлектә малайлар өчен ике атналык җәйге дини курслар үтте. Буа мәдрәсәсе мөгаллимнәре Ильяз хәзрәт Сабиров, Илсур хәзрәт Нуруллин, «Рәшидә» үзәге шәкерте Идрис Сөләйманов яшь шәкертләрне Коръән укырга, гарәпчә язарга, намаз тәртипләренә өйрәттеләр, дип яза ТР Диния нәзарәте. Өйлә намазыннан соң балалар мәчет янындагы спорт мәйданчыгында футбол уйнады. Курслар ахырында «Хаҗилар» мәчете мәйданчыгында балалар өчен Сабантуй үткәрелде. Читать дальше...
(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Алабугада 17-19 августта мәктәп укытучыларының XI Халыкара фестивале узачак. Мөгаллимнәр өчен 100дән артык мастер-класс үткәреләчәк. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте, дип яза республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы. «Бу Татарстан һәм тулаем Россия педагогик җәмәгатьчелеге өчен бик зур вакыйга. Иң мөһиме, фестиваль форматында 105 мастер-класс үткәрү каралган. Бу фестиваль казанышларының берсе, дип уйлыйм», — диде ТР вице-премьеры. Читать дальше...
Кузницы творческой элиты Татарстана «Созвездие-Йолдызлык» и «Безнең заман» отправятся на гастроли по всей республике.
(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсеннән һәм Екатеринбургтан килгән милләттәшләребез республикабызның тарихи урыннары белән танышуын дәвам итә. Алар Тукайның әдәби-мемориаль музее комплексы, Арча районындагы Кырлай музей-йорты һәм Болгар шәһәренә сәяхәт кылдылар. Милләттәшләребезнең әлеге сәфәрен оештыруда Бөтендөнья татар конгрессы булышлык күрсәтте, дип яза конгрессның матбугат хезмәте. 13- 14 август көннәрендә кунаклар белән Бөтендөнья татар конгрессында очрашу узды, БТК Башкарма... Читать дальше...
(Бөгелмә, 17 август, «Татар-информ», « Бөгелмә авазы »). Бөгелмә районында «Маяк» белән туган якны өйрәнү музеенда, билгеле бер яшәү урыны һәм шөгыльләре булмаган кешеләр өчен социаль адаптация үзәге хезмәткәрләре хәйрия экскурсиясе оештырды. Чара и «18 һәм 19 гасырларда Бөгелмә» темасына социаль хезмәтләр алучыларның лекцияләрен уку һәм шәһәр һәм район тарихы белән таныштыру максатыннан оештырылды. Музейда кызыклы стендлар, Бөек Ватан сугышы сугышлары панорамалары, кораллану үрнәкләре, хәрби форма экспонатлары... Читать дальше...
(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Лаеш районының җиде җир кишәрлеге Казан муниципаль берәмлеге чигенә кертелде. Казан шәһәре Думасының VIII сессиясе утырышында депутатлар шәһәрнең Генераль планына үзгәрешләр кертте. Аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртү турындагы Татарстанның тиешле законы узган елның июлендә кабул ителде һәм ноябрьдә үз көченә керде, дип искәртте шәһәрнең баш архитекторы урынбасары Тимур Кадыйров. «Шушы закон нигезендә Казан муниципаль берәмлеге чигенә... Читать дальше...
(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Түбән Кама янгын сүндерү һәм коткару спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Милана Юртаева дөнья чемпионатында көмеш медаль яулады. Бу атнада Хорватиянең Чаковец шәһәрендә янгын сүндерү һәм коткару спорт дисциплиналары буенча яшүсмерләр командалары арасында ярышлар уза. Чемпионатта 19 яшькәчә егетләр һәм кызлардан торган 8 җыелма команда катнаша. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Милана Юртаева 100 метрлы каршылыклар полосасын узуда кызлар арасында икенче урын яулады. Читать дальше...
(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Дагыстан мөфтие, шәех Әхмәд Әфәнденең «Благонравие праведников» китабы буенча Россиякүләм бәйгенең Татарстан туры җиңүчеләрен һәм призерларын билгеләп үттеләр. Бүләкләрне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тапшырды. ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, тантанада шулай ук Татарстан мөфтие урынбасары Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, Дагыстан Республикасының Татарстан Республикасындагы вәкаләтле вәкиле Магомед Мөслимов... Читать дальше...
(Әлмәт, 17 август, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары» ). Әлмәт судында балалар бакчасында конфликт турында эш каралды. Әлмәт шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2021 елның мартында бер балалар бакчасының киенү бүлмәсендә бер ханымның баласы һәм төркемдәге башка бала арасында низаг килеп чыккан. Ханым чит баланы якасыннан эләктереп, тәрәзәгә таба алып китә. Бала авырту кичергән, курыккан. Җәмәгать судьясы әлмәтлегә карата административ хокук бозу турында эшне тикшерде. Эшне карау барышында ханым үз гаебен таный. Читать дальше...
(Казан, 17 август, «Татар-информ»). 14 август, Бал спасында, Түбән Кама ЗАГС идарәсендә 19 пар язылышкан. Гашыйклар өчен белгечләр «Баллы тормыш» дигән бәйрәм акциясе әзерләгән. Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр итүләренчә, Никахлашу сарае фойесын бал кортлары һәм кәрәз рәвешендәге шарлар бизәгән. Тормышлары, чыннан да, баллы булсын өчен, яшьләргә бүләккә бал да биргәннәр.
Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматына караганда, COVID-19 белән авырган ун кешенең берсе постковид синдромыннан интегә. Алар ис, тәм тоймый, тиз арый, депрессиядән азаплана. Кешеләргә реабилитация узу мөмкинлеге чикләнгән.