(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Алабугада 17-19 августта мәктәп укытучыларының XI Халыкара фестивале узачак. Мөгаллимнәр өчен 100дән артык мастер-класс үткәреләчәк. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте, дип яза республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы. «Бу Татарстан һәм тулаем Россия педагогик җәмәгатьчелеге өчен бик зур вакыйга. Иң мөһиме, фестиваль форматында 105 мастер-класс үткәрү каралган. Бу фестиваль казанышларының берсе, дип уйлыйм», — диде ТР вице-премьеры. Фазлыева педагогиканың мобиль, мультидисциплинар һәм мультипликатив булуын билгеләп үтте, шуңа күрә укытучыга күп санлы белем, күнекмәләр һәм тәҗрибәләргә ия булырга кирәк. «Мастер-класс укытучыга үз белемнәренең дәрәҗәсен бәяләргә һәм аны үстерергә мөмкинлек бирә. Гомумән, укытучы һөнәре — ул табигатьтән булган һәм эш процессында формалаша торган талантларны даими камилләштерү», — дип ассызыклады спикер.