Тем временем за минувшие сутки в Татарстане зарегистрировано 46 новых случаев COVID-19, из них 4 – завозные, 42 – контактные.
(Казан, 17 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда укучыларның ата-аналары 1 сентябрьдә бәйрәм линейкаларына килә алачак. ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «12нче кат» проектында «Татар-информ» агентлыгының баш редакторы Ринат Билаловка биргән интервьюсында шулай дип белдерде. «Без линейкаларны үткәрергә тиеш. Ата-аналар да килә, чикләүләр юк, әмма без аларны прививка ясатырга чакырабыз. Балалар һәм укытучыларның иминлеген кайгырту өчен, министрлык җитәкчелеге тарафыннан да шундый үтенеч бар»... Читать дальше...
17 август Русия куәт оешмалары кырымтатар йортларында биш тентү уздырган. "Кырым теләктәшлеге" иҗтимагый берлеге биш кешенең тоткарлануын хәбәр итә.
(Казан, 17 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Ирада Әюпова Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесын КФУ карамагына күчерүнең катлаулы мәсьәлә булуын аңлатты. Мәдәният министры училищеның хәзерге статусында калуын тели. «Бүгенге законнар буенча моны гамәлгә ашыру катлаулы. Монда оештыру буенча кыенлыклар бар», — диде ул журналистларга КФУның Фешин исемендәге училищены үз карамагына алу идеясе турында матбугатта чыккан хәбәрне шәрехләп. «Казан федераль университетын РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы гамәлгә куя. Читать дальше...
(Казан, 17 август, «Татар-информ»). «Милләт сәламәтлеге» фәнни-җитештерү берләшмәсе галимнәре фильтрлар, битлекләр һәм саклагыч костюмнар өчен «Ионит» дигән материал эшләгән. Ул аларның өслегенә эләккән вирус һәм бактерияләрне юкка чыгара ала. Бу хакта «Известия» газетасы яза. Хәзерге вакытта әлеге өлкәдә кулланыла торган материаллар бактерия һәм вирусларны үз өслегендә тоткарлау һәм туплау белән генә чикләнә. Яңа материалның компонентлары исә бактерияләргә күзәнәк мембранасын юк итү юлы белән йогынты ясый... Читать дальше...
В начале года более 10 пчеловодов Селенгушского сельского поселения объединились в кооператив.
(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Чехия Хөкүмәте Россияне коронавирус инфекциясе йоктыру экстремаль куркыныч булган илләр исемлегеннән чыгарды. Республика гражданнарына әлеге дәүләтләргә сәфәр кылу кичектереп булмаган очракларда гына рөхсәт ителә. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә. «Алдагы дүшәмбедән, 23 августтан башлап, Россия, Тунис, Һиндстан һ.б. дәүләтләр коронавирус инфекциясе йоктыру экстремаль куркыныч булган илләр исемлегеннән чыгарылды», - диде Чехия сәламәтлек саклау министры Адам Войтех. Читать дальше...
Наиль Хайбуллин-глава фермерского хозяйства, заслуженный работник сельского хозяйства Республики Татарстан. Всего у фермера 200 гектаров посевных площадей. В половине вырастил озимую пшеницу и ячмень. Несмотря на засушливое лето, урожайность с одного гектара составляет более 35 центнеров.
18 августа 2021 года с 14.00 до 16.00 Управление Роспотребнадзора по Республике Татарстан организует Единый день «открытых дверей» для предпринимателей в Управлении и 12 территориальных отделах Управления на территории республики.
За 2020 год в Татарстане возбудили 16 уголовных дел об организации финансовых пирамид.
В честь праздника состоялась товарищеская встреча по футболу и церемония награждения.
(Казан, 17 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Казанның Мәрҗани мәчетендә икътисад фәннәре докторы, профессор, академик, язучы, икътисадчы Фарсель Зыятдинов белән хушлаштылар. «Татар дөньясы зур югалту кичерә. Фарсель абый укытучы булырга теләгәнен әйткән иде, радио-телевидениедә игенчелек өлкәсендә тапшырулар алып барды. Сәләтле кеше бар җирдә дә сәләтле диләр, бу сүзләр аның турында», — диде ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин. Хушлашу мәрасимен Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла алып барды. Читать дальше...
Татарстанда укыту биш телдә алып барыла, җиде тел туган тел предметы кысаларында өйрәнелә.
(Казан, 17 август, «Татар-информ»). «Сәхнә» журналы «Йолдызлы сканворд» дигән өр-яңа проект тәкъдим итә. Журналның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, «Йолдызлы сканворд» — сәхнә тормышыннан кызыклы һәм мавыктыргыч сканвордлар җыелмасы. «"Сәхнә" журналы үз тарихында төрле үзгәрешләр кичерде: яңа сәхифәләр өстәлде, журнал битләре кызыклы темалар белән баетылды. Сканворд белән чыга башлагач, журнал белән кызыксынучылар тагын да күбәйде. Кайвакыт хәтта „Сканвордлысын бир!“ дип махсус сораучылар да булды. Читать дальше...
(Казан, 17 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан мәктәпләрендә беренче тапкыр тәрбия программалары барлыкка киләчәк. Алар яңа уку елыннан гамәлгә керә. ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «12нче кат» проектында «Татар-информ» агентлыгының баш редакторы Ринат Билаловка биргән интервьюсында шулай дип белдерде. «Яңа уку елында без тәрбиягә күбрәк игътибар бирәчәкбез. 1 сентябрьдән тәрбия программалары барлыкка киләчәк, алар моңарчы юк иде. Татарстан һәм тулаем алганда Россия... Читать дальше...
В Набережных Челнах автоинспекторы помогли пожилой женщине, которая лежала возле проезжей части.
На престижный турнир заявились 214 спортсменов из 14 стран мира.
(Казан, 17 август, «Татар-информ»). 19 августта «Черек күл» паркында «1960-1970 елларда иҗат иткән Казан рәссам-нонконформистлары» лекциясе узачак. Аны ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның баш фәнни хезмәткәре Динә Әхмәтова үткәрәчәк. Чара «Мост» арт-лекторие программасы кысаларында узачак. Казанлылар һәм шәһәр кунаклары совет чорының рәсми һәм рәсми булмаган сәнгате турында белә алачак. Лекциядә Константин Васильев, Игорь Вулох һәм Алексей Аникеенко кебек Татарстанның танылган нонконформист рәссамнары турында сөйләячәкләр. Читать дальше...
(Казан, 17 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Узган ел Татарстанда 65 проценттан артык мәктәп укучысы үз туган телен – татар телен һәм әдәбиятын өйрәнгән. ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «12нче кат» проектында «Татар-информ» агентлыгының баш редакторы Ринат Билаловка биргән интервьюсында шулай дип белдерде. «Укыту телен ирекле сайлау, туган телне өйрәнү ата-аналар гаризасы буенча гамәлгә ашырыла. Республикада туган телдә белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган. Укыту биш телдә (рус... Читать дальше...
(Казан, 17 август, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлегенә финанс хәле авыр булган һәм йөклелекнең иртә срогында исәпкә баскан булачак әниләрдән һәм 8-16 яшьлек балалар тәрбияләүче ялгыз ата-аналардан пособие түләүне сорап 74 меңгә якын гариза килгән. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. «Гаризалар 1 июльдән кабул ителә. Каралган мөрәҗәгатьләр буенча 7 меңнән артык уңай карар кабул ителгән. 15 мең кешегә пособие билгеләнмәячәк. Читать дальше...
В школах Татарстана впервые появятся программы по воспитанию.
Новый материал «Ионит» будет использоваться в изготовлении фильтров, масок и защитных костюмов.
(Казан, 17 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстанда биш яңа судья билгеләде. Шул хактагы указ хокукый мәгълүмат интернет-порталында дөнья күргән. Тәлгать Гаделшин – Әлмәт шәһәр суды, Илдус Кәрамов – Чаллы шәһәр суды, Марат Медведев – Чүпрәле район суды, Наталия Дмитриева Чистай шәһәр суды рәисе итеп билгеләнде. Татарстан Арбитраж суды хөкемдары вазифасын Юлия Артемьева биләде.
"Әфганнар үзләре өчен алып барырга теләмәгән сугышта Америка хәрбиләре сугышырга һәм һәлак булырга тиеш түгел", диде президент.
(Казан, 17 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан делегациясе татарлар яшәгән кайсы гына төбәккә бармасын, аның составында шагыйрьләр булырга тиеш дип саный ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рифат Җамал. Шагыйрь әлеге фикерен Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевка «Татар шигърияте» экспедициясен тәкъдим иткәндә җиткерде. «Зур делегацияләр составында шагыйрь я булмаса сәнгатьле укучы артист бармы?», — дип сорады ул. «Аңлавымча, бөтен делегацияләрдә дә шагыйрьләр булмый икән. Читать дальше...