(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Август аенда Буаның «Хаҗилар» мәчетендә Буа мөхтәсибәте белән берлектә малайлар өчен ике атналык җәйге дини курслар үтте. Буа мәдрәсәсе мөгаллимнәре Ильяз хәзрәт Сабиров, Илсур хәзрәт Нуруллин, «Рәшидә» үзәге шәкерте Идрис Сөләйманов яшь шәкертләрне Коръән укырга, гарәпчә язарга, намаз тәртипләренә өйрәттеләр, дип яза ТР Диния нәзарәте. Өйлә намазыннан соң балалар мәчет янындагы спорт мәйданчыгында футбол уйнады. Курслар ахырында «Хаҗилар» мәчете мәйданчыгында балалар өчен Сабантуй үткәрелде. Бәйрәм балаларны ат арбасына, кечкенә понига утыртып йөрү, батутта сикерү, татлы мамык, туңдырма белән сыйлау, төрле спорт чараларын үткәрү: канат тарту, чүлмәк вату ярышлары белән үрелеп барды. Азан әйтү, Коръән уку буенча ярышлар үткәрелде. Буа имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов шәкертләргә дин турында сөйләп, мәчеттә укылган хәрефләрне онытмаска өндәде. Мәчет имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов мул табын артында учакта пешкән пылау белән балаларны, мәхәллә халкын сыйлады. Шәкертләргә мөхтәсибәт исеменнән бүләкләр таратылды.