(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы коронавирус белән авыручы госпитализацияләнгән пациентларда COVID-19дан өч яңа фармакологик препаратны сыный башлады. Бу турыда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Билгеләп үтелгәнчә, сүз артесунат, иматиниб һәм инфликсимаб препаратлары турында бара. Аларда СОVID-19 белән хастаханәгә озатылган пациентларда үлем куркынычын киметүдә потенциал ачыкланган. Артесунат — авыр малярия, иматиниб ... Читать дальше...
(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Инстаграм Limits функциясен кертте, ул кулланучыларга җәмәгатьчелек игътибары күп булган көннәрдә тискәре комментарийлар һәм хәбәрләр агымын чикләргә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта социаль челтәр башлыгы Адам Моссери хәбәр итте. «Мыскыллы комментарийлар һәм турыдан-туры хәбәрләр агымы белән очрашкан кешеләргә ярдәм итү өчен, без Limits функциясен кертәбез. Ул сезнең язылучыгыз булмаган яки күптән түгел генә сезнең биткә язылган кулланучылардан комментарийларны һәм... Читать дальше...
Необходимость в такой спешке возникает из-за активизации индийского штамма коронавируса, объясняет академик РАН Гинцбург.
(Казан, 11 август, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Татарстан китап нәшрияты «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте бинасы янындагы «Әдәби кафе»ның җәйге аланчыгында яшь авторлар: Алмаз Мансуров, Лилия Гыйбадуллина, Булат Ибраһимов, Гөлназ Газизова, Ләйлә Хәбибуллинаның кесә китабы форматындагы шигырь җыентыкларын тәкъдим итте. «Татарстан китап нәшрияты елына ике йөзгә якын китап чыгара. Ял көннәрен алып атсак, һәр көнне бер китап дияргә була. Бүгенге көндә, Аллага шөкер, бөек шагыйрьләребез күп. Читать дальше...
(Казан, 11 август, «Татар-информ»). 17 августта Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Төбәк белән идарә үзәгенең Проект офисы рәисе Сәрия Сабурская һәм Татарстанда Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Рөстәм Галәвов бергә гражданнарны кабул итәчәк. Белгечләр гражданнарның хезмәт законнарын үтәү белән бәйле сорауларына җавап бирәчәк. Кабул итү Казан шәһәре, К.Маркс урамы, 61 йорт адресы буенча һәм онлайн узачак. 8 (843) 236-41-80 телефоны буенча алдан язылып куярга кирәк.
(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Ел саен үткәрелә торган «Россия хәзинәләре» премиясенә онлайн-тавыш бирү дәвам итә. Аны National Geographic Traveler журналы оештыра. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, Татарстан берьюлы 5 номинациядә тәкъдим ителгән. «Мәдәни-тарихи объект» номинациясенә Татарстаннан Казан Кремле тәкъдим ителгән, «Милли ризыклар» — чәкчәк, «Табигать объекты» — Зәңгәр күл, «Традицион бәйрәм, вакыйга яки фестиваль» — Сабантуй, «Экскурсия маршруты» — Бөек Идел юлы. Номинантлар өчен 10... Читать дальше...
Старовозрастной дуб «обитал» в Ботаническом саду в Санкт-Петербурге с середины XIX века.
ЕЖЕДНЕВНЫЙ ОПЕРАТИВНЫЙ ПРОГНОЗ возникновения чрезвычайных ситуаций на территории Республики Татарстан на 12 августа 2021 года
(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Кукмара районы Туеш авылы мәчетендә Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан район мәчетләре имам-хатыйблары өчен «Дин — телне, тел — динне саклый» дип исемләнгән районкүләм викторина үткәрелде. Әлеге чараны үткәрүнең төп максатлары һәм бурычлары булып татар мөселман традицияләрен саклау, мөселманнарда милли үзаң тәрбияләү, татар телле мохитне үстерү, XIX гасыр ахыры — XX гасыр башында яшәгән күренекле татар дин галимнәребезнең... Читать дальше...
Галәвиев сүзләренчә, атышны нәфрәт уяну сәбәпле оештырган.
(Казан, 11 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Июнь аенда Ростов өлкәсеннән килгән 34 яшьлек хатын-кыз Казанда яшәүче 76 яшьлек пенсионер ханымның акчаларын урлый. Кыз әбинең ишеген шакый. Фатир хуҗасына аның акчасына бозым ясалуын әйтә. Әбине барлык акчаларын икенче җиргә күчереп куярга күндерә. Әби ул кушканча эшли. Кыз киткәннән соң акчаларның юкка чыгуын белә. Кызга карата «Караклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Аны Ростов өлкәсендә тоткарлыйлар, ул үз гаебен таный. Хәзер ул сак астында, эшне тикшерү дәвам итә.
(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Россиянең Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко сүзләренчә, ике компонентлы «Спутник V» вакцинасы коронавирусның дельта-штаммына каршы торуда 83 процентка нәтиҗәле. «Бүген „Спутник V“ вакцинасы дельта-штамм белән көрәштә һәм профилактикада иң әйбәт нәтиҗәләр күрсәтә. Соңгы мәгълүматлар 83 процент нәтиҗәлелек турында сөйли. Бу инде Россия мәгълүматлары. Клиникада эшләүче хезмәттәшләр безгә мәгълүмат бирде», — дип сөйләгән министр «ТАСС» агентлыгына. Мурашко сүзләренчә... Читать дальше...
(Казан, 11 август, «Татар-информ»). КАМАЗ Санкт-Петербургка кысылган табигый газ белән йөри торган 20 НЕФАЗ автобусын илтәчәк. Автоҗитештерүченең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, аукцион нәтиҗәсендә газ моторлы автобуслар партиясе бәясе 322,8 млн сум булган. Автобуслар 15 октябрьгә кадәр Петербургның «Пассажиравтотранс» паркын тулыландырачак. Яңа техниканың кайсы маршрутлар буенча йөрүе, машиналар кайткач кына билгеле булачак. Автобуска 89 пассажир сыя. Автобуслар машина йөртүчегә интеллектуаль ярдәм системасы белән җиһазландырылачак. Читать дальше...
(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Зәй районы беренче булып урып-җыюны тәмамлады. Нәтиҗәдә 63,6 мең тоннадан артык бөртекле җыелган. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, уңдырышлылык гектарыннан 19,3 центнер булган. 33 мең гектардан артык мәйданнан уңыш җыелган. Зәй районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фәргать Камалиев сүзләренчә, ул мондый урып-җыюны беренче тапкыр күргән. «Миңа 60 яшь, мондый урып-җыю эшләрен беренче тапкыр күрәм. Читать дальше...
Завершились рейды на объектах ЦКППН НГДУ «Нурлатнефть» по проверке основного производственного оборудования складских помещений и противопожарное состояние объектов, охраняемых 73 ПСЧ.
(Казан, 11 август, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татар китабы йорты иртәгә, 12 август көнне, «Әдәби Казан» дигән шәһәр буйлап җәяүле экскурсия үткәрә. «Бу экскурсияне беренче тапкыр оештырабыз. Маршрутның беренче ноктасы — безнең музей, Шәриф Камалның мемориаль фатиры. Чөнки утызынчы елларда күп кенә әдәби процесслар шушы йортта һәм шушы урамда барган. Шулай ук Кремль урамындагы берничә ноктада тукталачакбыз. Экскурсия матбугат йортында тәмамланачак», — диде Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин. Читать дальше...
Несмотря на то, что обвиняемый в преступлении в январе текущего года скончался.
А именно, как на законных основаниях стать владельцем заброшенного дачного участка.
Тоткарланучыга 57 яшь. Ул илчелектә эшләгән.
Инцидент произошел в одном из охотхозяйств Арского района.
(Казан, 11 август, «Татар-информ»). 23-26 сентябрьдә Самара өлкәсендә (Камышлы, Гали авыллары, Тольятти, Самара) Татар киносы көннәре уза. Чараны «Татаркино» Самара өлкәсенең Мәдәният министрлыгы һәм «Туган тел» өлкә татар җәмгыяте белән берлектә үткәрә. « Самара тарлары » сайтында хәбәр ителгәнчә, тамашачыларга тулы метражлы «Сөмбел» һәм «Әпипә» фильмнары тәкъдим ителәчәк. Чара 23 сентябрь — Камышлы авылында, 24 сентябрь — Похвистнево районының Гали авылында, 25 сентябрь — Тольятти шәһәрендә («Буревестник» кинотеатры); 26 сентябрь ... Читать дальше...
Чыгышларда сүз дәрестә укучыларның иминлеге турында барды. Конференциядә район мәктәпләреннән һәм илнең төрле төбәкләреннән педагоглар катнашты.
(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Россиядә Югары икътисад мәктәбе экспертлары магистр һәм бакалаврларның эш урынын өйрәнгән. Магистратураны тәмамлаучыларның югары хезмәт хакы түләнә торган эш урынын табу мөмкинлеге югарырак. Ир-ат магистрларының эш табу мөмкинлеге бакалаврларга караганда 3-8 процентка югарырак икән, хатын-кызлар өчен аерма магистратураны тәмамлаучылар файдасына 10-16 процент булган. Магистр һәм бакалаврларның хезмәт хакы буенча аерма хатын-кызлар өчен 5-21 процент, ир-атлар өчен 2-11 процент булуы ачыкланган. Читать дальше...
(Казан, 11 август, «Татар-информ», гадел Әхмәтҗанов). Самара шәһәренең «Яктылык» татар мәктәбе директоры Радик Газизов татар теле укытучыларын табу проблемасы булуын әйтте. «Кадрлар белән проблема, әлбәттә, бар. Быел гына биш укытучыбыз декрет ялына китә. Ике кызны көллияткә озаткан идек. Алар мәктәбебезне тәмамлап, педагогика көллиятендә химия, биология факультетында укыганнан соң бездә укытырга килделәр. Бер ел эшләделәр дә кияүгә чыгып, ялга киттеләр», — диде ул «Интертат» ка. Радик Газизов сүзләренчә... Читать дальше...
(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Казахстанда Костанай өлкәсе бәйсезлегенең 30 еллыгына берничә мәчет ачылачак. Бу хакта Казахстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә. «Быел өлкәдә бер район мәчете һәм дүрт авыл мәчете файдалануга тапшырылачак. Кушмурун һәм Щербаково авылларында яңа мәчетләрнең төзелеше тәмамланачак. Ул җирле мөселманнар өчен гыйбадәт урыны булыр. Шулай ук Алтын Дала, Бурли, Обаган авылларында мәчетләр төзекләндереләчәк», — дип сөйләгән өлкәнең баш имамы Бәхетбек Таҗимбет. Читать дальше...