(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Коронавирус пандемиясе тагын бер ел дәвам итәчәк дип саный табиб-инфекционист Георгий Викулов. Викулов фикеренчә, коронавируска иммунитеты булган кешеләр санын 60 процентка җиткәч, пандемия тәмамланачак. «Әлегә кадәр планетада бик күп кешеләрнең инфекциягә иммунитеты юк. Бу бигрәк тә өченче дөнья илләрендә күренә», — ди белгеч. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы коронавируска вакцинация ясауны ковид тукталуның төп чарасы дип әйтә.
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). 30 сентябрьдән Уфада тагын биш мәктәп вакытлыча дистанцион укуга күчте. «Башинформ» хәбәр итүенчә, онлайн-формат 14 көнгә кертелгән. Кабул ителгән карар Башкортстан Роспотребнадзор идарәсе тәкъдимнәренә нигезләнгән. Эпидемиологик хәл тотрыкланган очракта, укучылар көндезге уку режимына әйләнеп кайтачаклар. Моңа кадәр Башкортстанда авыручылар санының артуына бәйле 70 мәктәп дистанцион укуга күчерелде, дип яза «Башинформ».
От короны умерли две женщины 1949 года рождения и один мужчина 1941 года рождения.
Татарның төрле төбәкләрдәге җитәкчеләре җанисәптән ни көтә?
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Киләчәктә коронавирустан вакцинация ясау өчен август иң кулай вакыт булачак. Бу хакта табиб-инфекционист Евгений Тимаков сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости. «Коронавируска каршы прививка ясау өчен иң кулай вакыт — август, ә грипптан — сентябрь–октябрь», — диде белгеч. Табиб сүзләренчә, кискен респиратор вируслы авырулар сезоны башланыр алдыннан прививка ясарга кирәк. Шул ук вакытта эсседә вакцина ясау киңәш ителми. Шуңа бәйле рәвештә, прививканы эссе көннәр узгач... Читать дальше...
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). 2 октябрьдә Казанда хәйрия акциясе узачак. Анда шәһәр халкы мохтаҗларга үз әйберләрен тапшыра алачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Оештыручылар яхшы хәлдәге чиста әйберләрне кабул итәчәк, төсе, үлчәме һәм фасоны әһәмияткә ия түгел. Җыелган әйберләрнең барысы да «Яхшы куллар» хәйрия склады эше кысаларында «Игелекле эшләр көне» фонды карамагындагыларга тапшырылачак. Акциягә кушылырга теләүчеләрне якындагы шимбәдә 11:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә... Читать дальше...
(Әлмәт, 29 сентябрь, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). 23-26 сентябрьдә Казанда 21 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча РСФСРның атказанган тренеры М.Сәхәбетдинов истәлегенә VIII Бөтенроссия турниры узды. Әлмәттән Ильяс Зиннуров 67 кг авырлык категориясендә көмеш медаль яулады. Ярышларда Россия Федерациясенең 56 төбәгеннән 410 спортчы катнашты. Татарстан Республикасын, җыелма команда составында, Әлмәттән биш көрәшче тәкъдим итте. Ильяс Зиннуров Россия Федерациясенең яшүсмерләр җыелма командасының төп составына керде. Читать дальше...
(Саба, 29 сентябрь, «Татар-информ», «Саба таңнары» , Фәнил Мәүлетов). Саба районы Шәмәрдәндә яшәүче Зилә Ганибаеваның үзәк хастаханәнең тудыру бүлегеннән чыгуын каршы алырга ЮХИДИнең район бүлекчәсе башлыгы Марат Гаязов һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Саба бүлеге начальнигы Гүзәл Ягәфәрова килде. Гадәттәгечә, профилактика акциясе үткәреп, балалар иминлеген кайгыртып йөрүләре. Бу юлы Ганибаевларга, сабый тууы белән котлап, балалар автоутыргычы бүләк иттеләр. Аларга нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләделәр. Читать дальше...
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Ел саен сентябрь аенда Самара өлкәсе ЗАГС идарәсе «Милли туйлар фестивале» дип аталган мәдәни чара оештыра. 150дән артык милләт вәкилен берләштергән Самара өлкәсе өчен бу бик мөһим проект. Мәдәни мирасны һәм гореф-гадәтләребезне саклап калу фестивальнең төп максаты булып тора. « Бердәмлек » газетасы сәхифәсендә хәбәр ителгәнчә, Идел буе халыклары мәдәниятенең байлыгын чагылдыручы мондый чаралар милли үзенчәлекләрне сакларга, яшь буын кешеләренә заманча әһәмиятен һәм кыйммәтен җиткерергә ярдәм итә. Читать дальше...
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Лениногорск кешесе Бөгелмә урманында яшерелгән урыннан наркотик матдәне алырга барган җиреннән адашкан. Бу хакта «Бугульминская газета» хәбәр итә. Лениногорскида яшәүче 35 яшьлек ир-ат Бөгелмә урманында адашкач, полициягә мөрәҗәгать итә. Патруль-пост хезмәте вәкилләре аны эзләргә кузгала. «Төнлә белән нишләп йөрисең урманда?» дигән сорау биргәч, ир-ат куркып кала һәм нервлана башлый. Хокук саклау хезмәткәрләре аны тикшергән вакытта куртка кесәсеннән 1,23 грамм синтетик наркотик табалар. Читать дальше...
(Чирмешән, 29 сентябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадрия Гамирова). Чирмешән районының Иске Кади кызы Алсу Сафина мөмкинлекләре чикләнгән затлар һәм инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» VII илкүләм чемпионатның республика этабында беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән. Ул эшләүче яшьләр арасында, тортлар бизәү буенча иң оста булып танылган. Хәзер ул республика данын Мәскәүдә яклаячак. Алсу бу бәйгедә ире Илмир белән катнашалар. Илмир кирпечтән стена өю буенча беренче урын алган. Читать дальше...