(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). 30 сентябрьдән Уфада тагын биш мәктәп вакытлыча дистанцион укуга күчте. «Башинформ» хәбәр итүенчә, онлайн-формат 14 көнгә кертелгән. Кабул ителгән карар Башкортстан Роспотребнадзор идарәсе тәкъдимнәренә нигезләнгән. Эпидемиологик хәл тотрыкланган очракта, укучылар көндезге уку режимына әйләнеп кайтачаклар. Моңа кадәр Башкортстанда авыручылар санының артуына бәйле 70 мәктәп дистанцион укуга күчерелде, дип яза «Башинформ».