(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Коронавирус пандемиясе тагын бер ел дәвам итәчәк дип саный табиб-инфекционист Георгий Викулов. Викулов фикеренчә, коронавируска иммунитеты булган кешеләр санын 60 процентка җиткәч, пандемия тәмамланачак. «Әлегә кадәр планетада бик күп кешеләрнең инфекциягә иммунитеты юк. Бу бигрәк тә өченче дөнья илләрендә күренә», — ди белгеч. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы коронавируска вакцинация ясауны ковид тукталуның төп чарасы дип әйтә.