(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Лениногорск кешесе Бөгелмә урманында яшерелгән урыннан наркотик матдәне алырга барган җиреннән адашкан. Бу хакта «Бугульминская газета» хәбәр итә. Лениногорскида яшәүче 35 яшьлек ир-ат Бөгелмә урманында адашкач, полициягә мөрәҗәгать итә. Патруль-пост хезмәте вәкилләре аны эзләргә кузгала. «Төнлә белән нишләп йөрисең урманда?» дигән сорау биргәч, ир-ат куркып кала һәм нервлана башлый. Хокук саклау хезмәткәрләре аны тикшергән вакытта куртка кесәсеннән 1,23 грамм синтетик наркотик табалар. Полиция бүлегендә ир-ат наркотик матдәне интернет аша үзе өчен сатып алганы турында әйтә, ә урманда аңа дип җибәрелгән координата аша урынны эзләгәнен сөйли. Лениногорскилыга карата җинаять эше ачылган, беркая да чыгып китмәү турында подписка бирелгән.