(Әгерҗе, 30 май, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре» ). Әгерҗе районының Иж-Бубый авылында Сабантуй булмаячак. Бу турыда авыл җирлеге башлыгы хәбәр итә. «Хөрмәтле авыл халкы! Бүгенге көн вәзгыяте мактанырлык түгел. Халык фикерен исәпкә алып, бу мәсьәлә буенча район җитәкчелеге белән фикер алышканнан соң, быел Иж-Бубый авыл җирлегендә Сабантуй үткәрмәү турында карар кабул ителде. Сездән әлеге карарны аңлап кабул итүегезне сорыйбыз. Бүген һәрберебездән килеп туган хәлгә җитди караш таләп ителә. Коронавируска каршы көрәштә иң ышанычлы ысул ... Читать дальше...
(Азнакай, 30 май, «Татар-информ», « Маяк », Таңсылу Саниева). Азнакайда Коръән уку буенча ике зур бәйге бара. Бәйгеләр Татарстанда Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы кысаларында уздырыла. Якташыбыз Әсләм Шакиров истәлегенә багышланган IV «Әсләм» Коръән укучыларның төбәкара бәйгесе ике номинациядә үткәрелә: Коръәннең соңгы ике һәм соңгы алты өлешен белү буенча. Анда республиканың төрле район-шәһәреннән 50 дән артык кеше катнаша. Икенче бәйге — Коръәнне татар мәкаме буенча уку буенча халыкара конкурс. Читать дальше...
(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Сәгать 20.00дә Татарстанда Дәүләт Думасы сайлаулары алдыннан «Бердәм Россия» партиясенең алдан тавыш бирү этабы узган хисап участоклары ябылды. Участокларда эш Роспотребнадзор таләпләренә туры китереп оештырылды. Сайлаучылар федераль һәм бер мандатлы округлар буенча кандидатлар сайлады. Республикада праймеризында 96 кандидат катнашты. Алар арасында волонтерлар, җәмәгать эшлеклеләре, дәүләт хезмәткәрләре, студентлар, табиблар, укытучылар, эшмәкәрләр бар. Тавышларны... Читать дальше...
(Казан, 30 май, «Татар-информ»). «Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирү этабында катнашучылар белән очрашу вакытында Татарстан Дәүләт Советы депутаты, праймериз катнашучысы Татьяна Ларионова күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре урынына акчалата сертификат бирү тәкъдимен әйтте. Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта Татарстанда җир кишәрлекләренә хокукы булган гаиләләрнең 64 проценты гына участоклар ала алган. «Бу мәсьәләне хәл итү өчен хәл итү юлларын табарга кирәк. Җир бирер урынга башка вариантлар да карап була. Читать дальше...
(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Арча мәдәнияте йортында Россиянең йөздән артык мөселман эшмәкәрләре җыелган. Биредә Россия эшмәкәрләре мөселманнары ассоциациясенең Private Club әгъзалары ислам бизнесы белән шөгыльләнүче кешеләрне бер оешмага берләштергән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шул вакыйгада катнашучы хәбәр итте. Агентлык чыганагы сүзләренчә, Россия эшмәкәрләре мөселманнары ассоциациясе вәкилләре Арча районы инвестициясе белән танышкан һәм хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйган. Читать дальше...
(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Екатеринбургта билгесез кеше торак йорт тәрәзәсеннән утлы коралдан ата башлаган. Бу хакта Медиа Эчке эшләр министрлыгы сайтына сылтама белән «Риа Новости» агентлыгы хәбәр итә . Полициягә Бородин урамында утлы коралдан ату тавышлары ишетелә дигән мәгълүмат килгән. «Атыш булган урынга полиция хезмәткәрләре барып җитте, һәлакәт урыны камап алынды», — диелә хәбәрдә. Утлы коралдан бер кеше ата башлаган. E1.ru порталы язганча, ул кеше «Сайга» карабины белән дүртенче каттагы фатирының балконыннан аткан. Читать дальше...
(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев 23нче мәктәптә «Бердәм Россия» партиясенең алдан тавыш бирү этабында катнашты. Наил Мәһдиев фикеренчә, алдан тавыш бирү барышында шәхси позицияне белдерү төп бурыч булып тора. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә. «Без шәһәрдә яшибез, эшлибез, балалар үстерәбез. Парламентның түбән палатасын формалаштыру бик мөһим. Әйтергә кирәк, Дәүләт Думасында Чаллыдан да вәкилләр бар. Исемлектә таныш фамилияләрне күрдем, бу кешеләрнең тормыш һәм сәяси тәҗрибәсе бар»... Читать дальше...
(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Тавыш бирү участоклары ябылырга ике сәгать кала «Бердәм Россия» партиясе оештырган алдан тавыш бирү этабында 350 меңнән артык татарстанлы үз тавышын биргән. «Сәгать 18.00гә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 356 572 сайлаучы тавыш биргән. 100 199 кеше онлайн, 256 373 кеше участокка килеп тавыш биргән», — дип сөйләде Татарстанда алдан тавыш бирүне уздыру буенча оештыру комитеты рәисе Юрий Камалтынов. Республикада праймериз 24 майда онлайн-форматта башланды. Читать дальше...
Татар сәүдәгәре Шәрәфетдин Хәмитов мәчетне төзеп бетерә алмый, кулак дип эзәрлекләүдән куркып Кытайга күченгән булган.
(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Татарстанда ковидтан тагын дүрт үлем очрагы теркәлгән. Ике ир-ат (1952 һәм 1957 елгылар) һәм ике хатын-кыз (1956 һәм 1960 елгылар) дөнья куйган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланды», — диделәр ведомствода. Шулай итеп, пандемия чорында 500 татарстанлының гомере өзелгән. Соңгы тәүлек эчендә республикада Covid-19 йоктыруның 31 очрагы ачыкланган.
(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Майның соңгы көнендә Татарстанда яшен һәм көчле җил булыр дип фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология матбугат хезмәте кисәтә. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 31 майда төнлә һәм иртән яшен, җил секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
(Истанбул, 30 май, «Татар-информ», Рушания Алтай). Татар-төрек галиме Надир Дәүләтнең элеккеге студенты, Мәрмәрә университеты тарих профессоры Әхмәт Канлыдәрә Идел-Урал һәм Төркестан җирлегендә яңача фикерләү хәрәкәтләре хакында тарихи-фәнни китап бастырды. Китап «Идел-Урал һәм Төркестанда фикер хәрәкәтләре. Дини реформа һәм җәдитчелек» дип атала. Ул Төркиядә төрек телендә «Өтүкән» нәшриятында басылган. Автор аны: «Миңа төрки дөньяны сөйдергән укытучым Надир Дәүләткә…» дип, остазына багышлаган. Читать дальше...
(Казан, 30 май, «Татар-информ», Надежда Захарова). Мәктәп волейбол лигасы — Татарстанда өч ел дәвамында гамәлгә ашырыла торган проект. Шушы вакыт эчендә республика инициативасы Россиянең күп кенә төбәкләре тарафыннан кабул ителде һәм чын мәгънәсендә халык проектына әверелде, диде ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин сезон чемпионнарын бүләкләгәндә. Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте шул хакта хәбәр иткәнчә, бу сезонда проектта Татарстанның 720 белем... Читать дальше...
(Казан, 30 май, «Татар-информ»). 2 июньдә «Ярдәм» мәчете комплексында Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан бәйрәм оештырыла. Бәйрәмдә мастер-класслар, балалар уеннары, тамаша һәм бәйгеләр узачак. Программада спорт уеннары белән балалар Сабантуе төп урынны алачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә. Артист Фәнис Җиһаншин бәйрәмнең махсус кунагы була. Чараны тамада Гамил Нур алып барачак. Бәйрәм Серов урамы 4а адресы буенча 2 июньдә иртәнге унда башлана. Керү ирекле.
(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Бүгенге көннән Россиядә чит ил паспортларын бирүнең РФ Эчке эшләр министрлыгының 31 мартта чыккан боерыгы нигезендә билгеләнгән яңа административ регламенты үз көченә керде. Яңалык нигезендә, теләсә кайсы мөрәҗәгатьтә чиратларны көтү вакыты 15 минуттан (элек алдан язылганда һәм паспорт алганда ул биш һәм ун минуттан артмый иде) артмаска тиеш. Паспорт бирелгән биналарда гаризалар тутыру үрнәкләре һәм хезмәт күрсәтү өчен документлар исемлеге белән стендлар урнаштырылырга тиеш. Читать дальше...
(Казан, 30 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген иртән Казан-Ульяновск-Канаш трассасының икенче километрында юл-транспорт һәлакәтендә үсмер малай үлгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га республика Дәүләт автоинспекциясендә. Якынча фараз буенча, 17 яшьлек үсмер идарәне югалта һәм юл коймасына бәрелә. Шуннан соң скутер белән бергә трассадан кырыйга очып төшә. Үсмер авариядә алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән.
(Казан, 30 май, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Татарстанның Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров «Бердәм Россия» партиясе алдан тавыш бирү чарасында катнашты. Бу хакта «Туган як» газетасы яза. Гафаров Иске Чүпрәле авылы үзәк хисап участогында тавыш бирде. Участок район мәдәният йортында оештырылган. Муниципалитет башлыгы сүзләренчә, праймериз — кандидатларның иң яхшыларын билгеләү өчен тагын бер мөмкинлек ул. «Әгәр без фикеребезнең мәсьәләләрне хәл иткәндә исәпкә алынуын телибез икән... Читать дальше...
(Казан, 30 май, «Татар-информ»).16.00 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, «Бердәм Россия» партиясенең онлайн-праймеризында 100 185 татарстанлы тавыш биргән, алар арасында Татарстан Президенты, партиянең югары бюросы әгъзасы Рөстәм Миңнеханов та бар. Россиядә алдан электрон тавыш бирүдә барлыгы 6 млн сайлаучы катнашты. Дәүләт хезмәтләре сайты аша авторизацияләнеп, үз тавышыңны сайтта бирергә мөмкин. Электрон тавыш бирү 24 майда башланды. Старт алдыннан партия Үзәк Башкарма комитетында электрон шифрлау ачкычларын бүлү процедурасы узды. Читать дальше...
(Казан, 30 май, «Татар-информ»). 29 майда Башкортстанның Борай авылында Тарихи мәчет ачылды. Имам-мөхтәсиб Рифат Зарипов мәчетнең 1914 елда төзелә башлаганын, әмма төзөлеш туктатылып торганын, бинада төрле елларда клуб, китапханә һәм кинотеатр булуын искәртте. Россия Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин кушуы буенча ачылу тантанасында аның урынбасары Рушан Аббясов катнашты. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә. «Аллаһы Тәгалә безнең халыкны сынады. Читать дальше...
В Казани между таксистом и подростками произошел конфликт, когда последние отказались оплачивать поездку.
(Казан, 30 май, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Татарстанның Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов «Бердәм Россия» праймеризында дистанцион рәвештә тавыш бирде. Бу мөмкинлектән барлык сайлаучылар да 30 май киченә кадәр файдалана ала. Бу хакта «Татар-информ»га муниципалитетның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бүген Питрәч районында, бөтен Татарстандагы кебек үк, офлайн-тавыш бирү өчен хисап участоклары ачылды. Питрәч, Кошчак, Шигали, Ленино-Кокушкино, Чита, Татар Тау иле, Шәле авылларында җиде... Читать дальше...
(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Алабугада Aurus автозаводын эшләтеп җибәрү тантанасында катнашачак. Мәйданчыкта Aurus Senat премиум-класслы автомобильләр җитештерү башлана. Бу хакта «Россия 1» телеканалында «Мәскәү. Кремль. Путин» тапшыруында хәбәр ителде. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Денис Мантуров һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре вәкилләре катнашачак. Шулай ук киләсе атнада... Читать дальше...
(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Казахстанның Югары мөфтие карары белән Толеби Оспан Алмата шәһәренең баш имамы итеп билгеләнде. Бу хакта Казахстан Диния нәзарәте мөфтияте рәсми сайтында хәбәр ителә. Мөфти Ершат Онгаров мәхәллә халкына Югары мөфти боерыгын укыды һәм Наурызбай казый Таганулының Алмата шәһәренең элеккеге баш имамы Еркинбәк Шокайга изге теләкләрен җиткерде. Толеби Оспан моңа кадәр Актүбә өлкәсенең баш имамы булып торды. Ул 1981 елның 16 августында туган.
Альметьевск посетил российский боец смешанных боевых единоборств, чемпион UFC Хабиб Нурмагомедов.