(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Алабугада Aurus автозаводын эшләтеп җибәрү тантанасында катнашачак. Мәйданчыкта Aurus Senat премиум-класслы автомобильләр җитештерү башлана. Бу хакта «Россия 1» телеканалында «Мәскәү. Кремль. Путин» тапшыруында хәбәр ителде. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Денис Мантуров һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре вәкилләре катнашачак. Шулай ук киләсе атнада дәүләт башлыгы РФ Министрлар Кабинеты әгъзалары белән киңәшмә уздыра. Ул «Ата-ана даны» ордены белән бүләкләнгән күп балалы гаиләләр белән очрашачак.