(Яшел Үзән, 13 май, «Татар-информ», «Яшел Үзән» ). Яшел Үзән районының Олы Карауҗа авыл җирлегенең крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы Дания Җиһаншина Татарстан буенча фермер хуҗалыклары арасында беренче урынны алды. Җиңүче дипломы һәм приз — 100 мең сум акчаны аңа Кама Тамагында узган авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча зона семинарында тапшырдылар.
(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Бүген Оренбург мөселаннары да иртәдән үк мәчетләргә Ураза Гаетенә җыелды. Шәһәрнең 5 мәчетендә дә бәйрәм намазлары узды. Шәһәрнең Җәмигъ мәчетенә намазга килүчеләр бигрәк күп иде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Өлкәнең 150 мәчетендә дә намаз укылды», — дип хәбәр итте Оренбург өлкәсе мөселманнары мөфтие Әлфит хәзрәт Шәрипов.
(Буа, 13 май, «Татар-информ», «Байрак» ). Буада юкка чыккан авыллар урынында тагын ике стела ачылды. Бу юлы ата-бабаларын искә алу мөмкинлеге Кызыл Каен һәм Утинка авылларыннан чыккан кешеләр өчен булдырылды. Аларны тантаналы ачу Бөек Җиңү көнендә узды. Бүген төрле җирләргә сибелеп яшәүче әлеге авыллар халкын, аларның туганнарын муниципаль район башлыгы Ранис Камәртдинов, Казандагы «Буа якташлыгы» җәмгыяте президенты Ирек Закиров сәламләделәр. Соңыннан барысы бергә истәлеккә фотога төштеләр. Сүз уңаеннан... Читать дальше...
(Әлки, 13 май, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре », Азат Низамиев). Әлки районындагы 30 мәчеттә дә гает намазлары укылды. Иртә таңнан мәчеткә җыелган халык алдында имамнар вәгазьләре сөйләде, Корьән аятләре укылды. Мөселманнар 11 майда Казанның 175нче гимназиясендә фаҗигале һәлак булган балалар һәм укытучылар рухына дога кылды. Бәйрәм иртәсендә район җитәкчеләре мәчетләрдә булып мөселманнарны Ураза гаете белән котладылар. Район башлыгы Александр Никошин Татар Төгелбәе мәчетенә килде.Ул гает намазына җыелучыларны... Читать дальше...
(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Татарстанда тагын өч кеше яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясеннән үлгән. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, коронавирустан 1941 һәм 1953 елгы хатын-кызлар, шулай ук 1938 елгы ир-ат үлгән. «Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә ачыкланды», — дип искәрттеләр ведомствода. Шул рәвешле, Татарстанда Covid-19 корбаннарының гомуми саны 478гә җитте.
Моннан тыш, укытучылар һәм укучыларга җәйге ял оештырылачак диелде.
(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Казандагы 175нче гимназиягә кораллы һөҗүм вакытында балалары һәм якыннары һәлак булучы тугыз гаиләнең алтысы бер тапкыр бирелә торган акча алды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин катнашындагы Хөкүмәт киңәшмәсендә шулай дип белдерде. «Мәктәпкә һөҗүм вакытында балалары һәм якыннары һәлак булган тугыз гаиләнең алтысы акча алды инде. Моннан тыш, балаларының сәламәтлегенә авыр зыян килгән алты гаиләгә дә тиешле акча тапшырылды», - дип хәбәр итте ТР Президенты. Читать дальше...
(Казан, 13 май, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Казандагы 175нче гимназиягә кораллы һөҗүм вакытында яраланган өч балага (алар бик авыр хәлдә иде) Мәскәүдә операция ясадылар. РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Россия Президенты Владимир Путин катнашындагы киңәшмәдә шулай дип белдерде. Докладчы сүзләренчә, вазгыять таләп иткәнлектән, бүгенге көндә хирургия манипуляцияләре дәвам итә. Калган балалар клиникаларда планлы терапия ала, аларның хәле куркыныч уятмый. Казандагы 15 бала да терапия ала, берсен хастаханәдән чыгарганнар инде . Читать дальше...
(Казан, 13 май, «Татар-информ», Александра Комарова). Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан Казандагы 175нче гимназиягә кораллы һөҗүм вакытында балалары һәлак булган яки зыян күргән гаиләләргә өстәмә ярдәм күрсәтүен сорады. «Сез зыян күрүчеләргә, бигрәк тә үз балаларын югалткан гаиләләргә ярдәм күрсәтү турында оператив рәвештә карар кабул иттегез һәм үз вакытында акча бүлеп бирдегез. Моның өчен Сезгә бик зур рәхмәт. Сезгә үтенечем дә бар: зыян күргән гаиләләргә ярдәм күрсәтү мәсьәләсенә киңрәк карасагыз иде.
Ак Барс Банк обнулит ипотеку и потребительские кредиты семьям погибших и пострадавших во время нападения на казанскую гимназию №175.
(Казан, 13 май, «Татар-информ», Алексей Угаров). Ак Барс Банк Казандагы 175нче гимназиягә кораллы һөҗүм вакытында балалары һәлак булган һәм зыян күргән гаиләләрнең ипотекасын һәм куллану кредитларын юкка чыгарачак. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шулай дип белдерде. «Ак Барс Банкның идарә рәисе Зөфәр Гәрәев республика Президентына хәзерге вакытта банкның, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләрнең исемлеге белән чагыштырып, үзенең мәгълүматлар базасына анализ ясавы хакында хәбәр итте», - диде Галимова. Читать дальше...
Бу өлкәдә өстәмә чаралар күрергә дип саны Русия президенты.
В школах города Нурлат проходят уроки финансовой безопасности.
(Казан, 13 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, Кукмара районында водолазлар Лубянка елгасыннан 17 яшьлек егетнең мәетен яр буена чыгарган. Башлангыч версия буенча, егет яр буенда дуслары белән ял иткән. Кайсыдыр мизгелдә ул иптәшләреннән читкәрәк киткән, караңгыда суга егылып төшкән һәм аннан чыга алмаган. Хәзерге вакытта әлеге фаҗиганең сәбәпләрен ачыклыйлар. Егеткә – 17 яшь, ул Чаллыда яшәгән. Читать дальше...
(Казан, 13 май, «Татар-информ», Александра Комарова). Россия Президенты Владимир Путин Казанның кораллы һөҗүм оештырылган 175нче гимназиясе укытучыларына һәм башка хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырырга тәкъдим итте. «Гимназия укытучылары да, барлык хезмәткәрләр дә мәктәпкә һөҗүм вакытында батырларча, югары профессиональ дәрәҗәдә эш итте. Алар үз туганнарына ярдәм иткән кебек балаларны коткарды, инглиз теле укытучысы Эльвира Игнатьева кебек аларны үз гәүдәсе белән каплады. Ул укучыларының гомерен саклап калу бәрабәренә үзен корбан итте»... Читать дальше...
(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Социаль челтәрләрдә Уфада төзелә торган «Әр-Рәхим» мәчетен мәйданы 2,8 мең квадрат метр тәшкил иткән «баннер» белән каплаулары турында мәгълүмат дөнья күрде. «Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, мембрана урнаштыру бәясе белән бергә 1,5 миллион сумга төшкән. Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтендә ачыклык кертүләренчә, әлеге җайланма иганәчеләр акчасына сатып алынган. Мембрана барыннан да элек бизәкләү эшләре белән шөгыльләнүче төзүчеләрне саклау өчен урнаштырылган. Читать дальше...
Катающийся на самокате по дороге в Казани мужчина оказался под колесами авто.
(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Гарик Сукачёв командасы татарча «Ай, былбылым» җырын башкарган. «Команда татар халык җырын изге Рамазан ае ахырында чыгарырга әзерләнгән иде. Бөтен илне тетрәндергән фаҗига булгач, без җырны 11 майда Казанда булган фаҗига корбаннарына, аларның якыннарына, бу кайгы кагылган кешеләргә багышлыйбыз», — дип язылган Гарик Сукачевның рәсми аккаунтында.
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан
(Казан, 13 май, «Татар-информ», Александра Комарова). 17 майдан Казандагы 175нче гимназиянең IX-XI сыйныф укучылары күршедәге 174нче мәктәптә белем алуын дәвам итәчәк, калган балаларны уку елы ахырына кадәр дистанцион укуга күчерәчәкләр. Казан мэры Илсур Метшин шулай дип белдерде. 175нче гимназия директоры Әминә Вәлиева, 174нче мәктәп директоры Аида Ибраһимова һәм кораллы һөҗүмнән зыян күргән гимназия укучыларының әти-әниләре вәкиле белән очрашуда шундый карар кабул ителде. Фикер алышуда Гадәттән... Читать дальше...
(Казан, 13 май, «Татар-информ»). РФ Премьер-министры Михаил Мишустин бүген Министрлар Кабинеты утырышында Туризм буенча федераль агентлыкка Финанс һәм Мәгариф министрлыклары белән бергә балалар ялына субсидияләр бирү турында документ әзерләргә кушты. РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, кешбэкның әлеге программасыннан ел ахырына кадәр 370 меңнән артык кеше файдалана алачак. РФ Президенты Владимир Путин 21 апрельдә Федераль Җыенга еллык юллама белән чыгыш ясаганда 2021 елда балалар лагерьларына юллама... Читать дальше...
Казанның 175нче гимназиясендә килеп чыккан фаҗиганең сәбәпләре нәрсәдә Русия мәктәпләрендә соңгы вакытта ешайган һөҗүмнәр белән дәүләт сәясәте арасында бәйләнеш бармы? Балаларга милитаризм рухын сеңдерүнең соңгы вакытта артуы мондый хәлләргә сәбәп түгелме? Шул хакта белгечләр белән сөйләштек.
(Казан, 13 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, бүген иртән Кулагин урамындагы бер йортның подвалында майга ут капкан. Шул хактагы хәбәр 101 янгын сагы номерына 10.40 сәгатьтә килгән. Агентлыкка белдерүләренчә, эретеп ябыштыру эшләрен башкарган вакытта радиатордан агып чыккан май яна башлаган. Ут белән көрәшүчеләр янгынны тиз арада сүндергән. Аның мәйданы 1 квадрат метр тәшкил иткән.
(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 35 яңа очрагы ачыкланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. «22 кеше хастаханәгә озатылган, 13 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә. Чаллыда – 13, Казанда – 8, Тәтеш районында – 4, Спас районында – 3, Әгерҗе һәм Түбән Кама районнарында – икешәр... Читать дальше...
За неполных 4 месяца с начала года в городе проведена масштабная модернизация системы уличного освещения: исполнитель энергосервисного контракта завершил работу по монтажу современных светильников и воздушных линий электропередачи.