(Әлки, 9 май, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре», Люция Низамиева). Әлки районында Җиңү бәйрәменә килгән халык тәмле солдат боткасы белән сыйланды. Парк уртасындагы кыр кухнясы янында да халык мәш килде. Мондагы тәмле ботка исе бөтен тирә-юньгә таралган иде. Ашчы кызлар Алия Минһаҗева һәм Алсинә Сәләхиева һәркемне ягымлы елмаеп каршы алды, итле карабодай боткасын мул итеп салып бирде. Ботка янына тәмле кара икмәк тә бар иде. «Утыз килограмм ботка пешердек. Һәркемгә җитә, тәмле итеп ашагыз», — диде «Йолдызлык» кафесы аш-су осталары. Читать дальше...
(Казан, 9 май, "Татар-информ"). Казанда Бөек Җиңү көне уңаеннан чаралар бәйрәм салюты белән төгәлләнде. Бәйрәм салюты 22.00 сәгатьтә башланды һәм дүрт минут дәвам итте. Оештыручылар сүзләренчә, салютны күзәтү өчен иң яхшы урын Меңьеллык мәйданыннан ерак түгел - Казансу елгасы акваториясендә иде.
(Казан, 9 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казанның Меңьеллык мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган концертта җырчы Илсөя Бәдретдинова чыгыш ясады. Кремль янындагы мәйданда җырчы үз репертуарыннан берничә җыр башкарды. Күптән түгел апасы үлүенә карамастан, җырчы, кайгысын башкаларга күрсәтмәскә тырышып, сәхнәдә сер бирмәде. «Минем эшем шул бит… Күп кенә вакытта артистның күңел түрендә нәрсә барлыгын тамашачылар белмичә дә кала. Һәм бу дөрес, шулай булырга тиеш тә ул. Хезмәттәшләрем мине яхшы аңларлардыр... Читать дальше...
(Актаныш, 9 май, «Татар-информ», «Актаныш-информ» ). Актаныш районының Татар Ямалы авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә ачылган һәйкәл белән беррәттән чик сакчыларына стела да сафка басты. Бөек Ватан сугышы каһарманнары хөрмәтенә ачылган һәйкәл авыл халкының үзара салым акчаларына башкарылып чыккан. Бүгенге көндә Татар Ямалы җирлегендә 16 тыл ветераны, 54 сугыш чоры баласы исәпләнә. Үзәктәге ике һәйкәлне берләштергән мәйданны төзекләндерүдә, тәртипкә китерүдә дә чик сакчылары зур хезмәт куйган.
Былтыр Омскида агуланудан соң Навальныйны коткарган ике табиб үлгән иде.
(Казан, 9 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Меңьеллык мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган концертта Татарстанның атказанган артисты Артур Исламов үзенең «Татар алга» җырын башкарды. «Монда татарлар бармы?» — дип сорады ул җырга керешкәнче. Бу минутларда Меңьеллык мәйданында сәнгать осталарының, яшьләр төркемнәренең концерт программасы бара. Чарада шулай ук «Поющая Казань» меңләгән хор чыгышы көтелә. Концерт халык караокесы форматында уза.
(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Иртәгә, 10 майда, Татарстанда циклон һәм аның актив атмосфера фронтлары йогынтысында җылы, әмма тотрыксыз һава торышы урнашачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Яңгыр (төнлә – аерым районнарда) явачак. Төнлә һава температурасы +13, +15 градус тәшкил итәчәк. Көндез исә термометрның терекөмеш баганасы +25, +27 градуска кадәр күтәреләчәк, дип искәртә метеорологлар.
(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Бүген Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин Дан аллеясендә туганнар каберенә чәчәкләр салды. Тантанада Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының структур бүлекчәләре, сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, ветераннар, Җиңү волонтерлары катнашты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Исегезгә төшерик, 2020 елның 31 гыйнварында шәһәр зиратының Дан аллеясендә туганнар каберлегендә 80нче чаңгы батальонының 19 сугышчысы кайтарып җирләнде. Читать дальше...
(Казан, 9 май, «Татар-информ», «Шәһри Казан» , Лилия Локманова). Тәскирә апа Галимуллинаны Балтачта белмәгән кеше бармы икән? Унынчы дистәне тутырып килсә дә, шигырьләр яза, аларны яттан сөйли, тормышының һәр мизгелен хәтерли торган шат күңелле әби ул! “Укырга алмасалар да, сугышка ярадым” Язмышына үпкәләми, шөкер итеп яши сугыш кичкән әби “Ай, матур киенеп килгәнсең! Егетләр янына йөрмисеңдер бит? Минем янга гына килгәнсеңдер?” – дип шаяртып каршы алды ул мине. Шаяртып кына түгел, шигырьләр дә кушып сөйләшә Тәскирә апа! Читать дальше...
Счет 3:0 в пользу нурлатских футболистов.
(Казан, 9 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда һәлакәткә очраган самолетны очучы ремонтлау өчен аэродромга алып килгән булырга мөмкин. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Идел буе Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Дмитрий Захаров хәбәр итте. «Ул самолетның шассиларын төзәтергә тиеш булган, шуңа күрә очып китү полосасында самолетта йөргән. Ниндидер сәбәп аркасында ул рөхсәтсез очып киткән һәм берничә чакрымнан соң һәлакәткә очраган», — диде Захаров. Алдарак «Татар-информ» Әлмәт... Читать дальше...
Алар Британиядән аерылып чыгу турында референдум үткәрергә җыена.
(Казан, 9 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Краснодар краеның «Болгар-К» татар оешмасы бүген, Бөек Җиңү көне уңаеннан, үзенең Инстаграмдагы аккаунтында «Үлемсез полк» акциясен уздыра. Акциядә Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән татарлар язмышы белән уртаклашалар. Онлайн акциядә сугышта катнашкан Шәйдулла Гарифуллин, Гайнислам Динисламов, Якуб Ибраһимов, Абдул Фиткуллин, Хәбибулла Санзяпов һәм башка милләттәшләребез турында мәгълүматлар урын алган инде. «Уртаклашырга теләгән тарихи фоторәсемнәр... Читать дальше...
(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Россия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Равил Гайнетдин Россия һәм БДБ илләре халкын Җиңү көне белән котлады. Шулай ук тарихны үзгәртергә һәм совет сугышчыларының батырлыгын киметеп күрсәтергә ярамаганлыгын әйтте, дип яза РИА Новости. «Тарихчылар бу сугышның кырыс хакыйкатен тамчылап җыюны дәвам итә. Әмма тарихны үзгәртергә ярамый, азат итүче солдатның батырлыгын, халык батырлыгын беркем дә киметеп күрсәтергә тиеш түгел. Әлеге батырлык мәңгелек», — диелә мөфти Равил Гайнетдин мөрәҗәгатендә. Читать дальше...
Цветы к ногам Воина-освободителя, праздничный парад и митинг- все как дань уважения тем, кто не пожалел свои жизни ради свободы и благополучия Родины.
(Казан, 9 май, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Лаеш шәһәренең Җиңү паркында Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовка бронза бюст ачылды. Һәйкәлдәге җәймәне геройның кызы һәм оныгы Наталья һәм Александр Иванченовлар ачты. Геройның кызы һәм бюстның охшашылыгы тантанага килүчеләрне шаккаттырды. Наталья Борисовна үзе дә, бюстның үзенә охшавын әйтте. «Бу бюстны миңа карап ясаган кебек», — диде Наталья Иванченова. Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган тантанада район башлыгы Илдус Зарипов, ветеранның тол хатыны Әлфия Филатова... Читать дальше...
На Центральной площади развернули свою работу различные тематические площадки. Здесь найти занятие по душе мог найти каждый гость праздника.
(Казан, 9 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия актеры Павел Прилучныйның Казанның Меңьеллык мәйданында Җиңү парадындагы чыгышын үзенең Инстаграм аккаунтына куйды. Павел Прилучный Тимур Бекмамбетов һәм Сергей Трофимовның «Девятаев» хәрби-тарихи фильмында төп рольне уйнады. Фильм чын вакыйгаларга нигезләнгән һәм Казанның мактаулы гражданины — очучы-истребитель Михаил Девятаевның батырлыгы турында сөйли. Әлеге фильмның саундтрегы — «Любимый город» җыры. Читать дальше...
Торжественный митинг, посвященный 76-летию Великой Победы, начался с приветствия главы Нурлатского муниципального района Алмаза Ахметшина.
Тематические площадки, торговые ряды, праздничные концерты собирали нурлатцев.
(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Санкт-Петербургта яшәүе татарлар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алды. Алар Пискарев мемориаль зиратындагы «Ватан-Ана» монументына веноклар салды. Тантанада Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге һәм төбәктә яшәүче татарлар катнашты. Шулай ук алар Ленинград өчен көрәштә һәлак булган татарлар өчен Пискарев зиратында куелган мемориаль плитәгә дә чәчәкләр салдылар. 2001 елда монда Хәтер аллеясы оештырылган һәм «Татарстан Республикасы. Читать дальше...
Память народа вечно хранит героизм и храбрость наших солдат, стойкость и мужество тружеников тыла.
Редеют ряды нурлатцев, кто с Победой вернулся в родные края.
(Чаллы, 9 май, «Татар-информ», Гөлназ Хәбибуллина). Чаллыда Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган хәрби парад быел беренче тапкыр оркестр белән үтте. Парадка атлы җайдаклар да кушылды. 82 нче кадет мәктәбе укучылары уйнаган тантаналы марш көенә әлеге мәктәпнең барабанчылар колоннасы, Гражданнар оборонасы эшләре һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, чик буе гаскәрләре ветераннары, сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ветераннар, кадет мәктәпләре, югары уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары узды. Читать дальше...
Всем 11 участникам войны были вручены продуктовые наборы от имени партии «Единая Россия».