(Аксубай, 24 май, «Татар-информ», « Авыл таңнары »). Аксубайда эш урыннары ярминкәсе узды. Анда Аксубай һәм Чистай районнары эш бирүчеләре җыелды. Чарага «Аксубай» агрофирмасы ҖЧҖдән, Чистай «Текә Тау элеваторы» ҖЧҖдән, «Нежность» КЦСОНнан, Федоровка интернат-йортыннан, «АксуАгро» ҖЧҖдән, Чистай янгынга каршы хезмәте отрядыннан эш бирүчеләр чакырылган иде. Эш бирүчеләр гражданнарны эш урыннары шартлары һәм хезмәт хакы белән таныштырды, алга таба хезмәттәшлек итү өчен элемтә мәгълүматлар белән уртаклаштылар. Читать дальше...
(Казан, 24 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла татар шагыйре Гамил Афзалны лирик шагыйрь буларак та танытырга кирәк дип исәпли. «Гамил Афзалны белмәгән кеше юк. Мин аны күбрәк юмор-сатира остасы, сәхнә шагыйре, язучысы буларак кына кабул иткән идем. Зур шагыйрь икәнен соңлап аңладым. Кызганыч, аның лирик шагыйрь булуын белеп бетермиләр», — диде ул Гамил Афзалның тууына йөз ел тулуга багышланган кичәдә. Рәис Гамил Афзалның иҗатын яңа яктан ачарга кирәк дигән фикердә. Читать дальше...
(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Бүген Яшел Үзәндә шәһәр прокуратурасының яңа бинасы ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков катнашты. Бинаны проектлаганда террорчылыкка каршы яклануның барлык таләпләре, шулай ук шәһәр прокуратурасының барлык оператив составын уңайлы итеп урнаштырырга мөмкинлек бирүче нормалар һәм стандартлар исәпкә алынган. Бүген штатта 20 оператив хезмәткәр һәм 3 граждан хезмәткәре исәпләнә. Читать дальше...
(Казан, 24 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанның Лаеш районы Усады авылында «Адымнар» күптелле белем бирү комплексы төзеләчәк. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Яңарыш» фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова онлайн-эфир вакытында хәбәр итте. «Күптән түгел Татарстан Президенты Лаеш районында, Усад авылында комплекс төзеләчәк дигән карар кабул итте. Анда бүген күп кенә сәнәгать предприятиеләре булдырыла, анда инглиз теле кирәк һәм ул гына да түгел. Алга таба Казанда... Читать дальше...
(Казан, 24 май, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» , Гөлгенә Шиһапова). Май башында бакчаларында тузганак һәм бөтнек үстергән кешеләргә штраф салырга мөмкиннәр дигән хәбәр таралды. Урманда каен суы, җиләк һәм гөмбә җыю тыелачак, дигән яңалык та телдән төшмәде. Борчылып редакциягә дә шалтыратучылар булды. «ВТ» хәбәрчесе әлеге яңалыкларның кемгә кагылачагын ачыклады. Кәрҗин белән ярый, күпләп юк Җиләк, гөмбә җыйган өчен штраф салалармы? Ватсаптагы төркемнәрдә таралган хәбәр Мамадыш районына да барып җиткән. Читать дальше...
(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Санкт-Петербургта Милләтләр йортында «Йөз ел бергә. Казан-Санкт-Петербург транзит» халыкара күргәзмәсе ачылды. Анда Татарстан Рәссамнар берлегенең «Безнең Республика» һәм ТАССРның 100 елллыгына багышланган проекты кысаларында Россиянең 12 төбәгеннән катнашалар. Экспозицияне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге һәм «Татарстан Республикасы рәссамнар берлеге» оештыра. Бу турыда Вәкиллек хәбәр итә. Читать дальше...
(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Казан федераль университетының Император залында тарих фәннәре докторы Индус Таһировның 85 яшьлегенә багышланган чара узды. Татарстан җитәкчелеге исеменнән галимне юбилее белән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Бу турыда республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә. «Индус Таһиров — күренекле галим, көчле сәясәтче, педагог. Без 90нчы елларда федераль үзәк белән килешеп, Мәскәүдәге эшче төркемнәрдә һәм комиссияләрдә Татарстан Конституциясе өстендә эшләдек... Читать дальше...
(Казан, 24 май, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Бута-Чан курчагы — Япониянең популяр язучы Хироко Ода комикслары героинясы узган ялларда Казан буйлап йөреп кайтты һәм Татарстан башкаласыннан бик канәгать калды. Япон кызы чәкчәк һәм бәлеш аеруча яраткан. Бута-Чан Татарстан башкаласына Татарстан Туризм буенча дәүләт комитеты чакыруы буенча килгән. «Комикслар герое Казан Кремлендә, Бауман үзәк урамында булды, Сөембикә манарасын һәм „Кол Шәриф“ уникаль мәчетен карады, Иске Татар бистәсенең төзеклеген бәяләде. Читать дальше...
(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Эпидемиологик вазгыятькә бәйле Тольятти шәһәрендә Сабантуй бәйрәме билгесез вакытка күчерелгән. Ул 6 июньгә планлаштырылган булган. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.
(Казан, 24 май, «Татар-информ», Эвилена Киселева). Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм ведомство оешмалары хезмәткәрләре һәм ветераннары «Спутник V» вакцинациясенең беренче этабын узды. «Башта хезмәткәрләр үзләренең һәм якын туганнарының хроник авырулары, шулай ук үзләренең зыянлы гадәтләре һәм яшәү рәвеше турындагы сораулар буенча анкета тутырдылар, терапевт белән сөйләштеләр, ә аннары вакцинациягә киттеләр», — дип сөйләделәр ведомство матбугат хезмәтендә. Вакцинация эштән аерылмыйча гына, министрлыкта узды. Читать дальше...
(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Татарстанның халык шагыйренә, Россия Дәүләт премиясе лауреаты, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты Ренат Хариска Россия мөселманнарының иң югары бүләге тапшырылды. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә. Ренат Хариска бүләкне Мөфти Шәех Равил Гайнетдин йөкләмәсе буенча аның урынбасары, Мәскәүнең Татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Фәрит Фәрисов тапшырды. Читать дальше...
(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән шәһәрендә эш сәфәрендә булды. Ул берничә яңа объектны карады, шулай ук шәһәр киңлекләренең үсеше белән танышты. Татарстан Президенты узган ел республика программасы кысаларында төзелгән ябык футбол манежында булды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстан Президенты шулай ук «Каенлык» шәһәр паркында булды. Иҗтимагый киңлек шәһәр һәм ландшафт чараларын уздыру өчен ике өлешкә бүленгән.... Читать дальше...
(Казан, 24 май, «Татар-информ»). 25 майда Татарстан территориясендә янә яшенле яңгыр һәм боз көтелә. Бу турыда республикада яшәүчеләрне Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтә. Рөспубликада көчле җил булачак, урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +12.+17 градус, көндез +18.+23 градус җылы. Республиканың көнчыгыш районнарында 28 градуска кадәр җылытырга мөмкин.
(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Бүген Казанда Татарстанның элеккеге прокуроры Кафил Әмировка мемориаль такта ачылды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Президент ассызыклаганча, Әмиров — ул уникаль шәхес. Ул компетентлы җитәкче генә түгел, үз эшен җентекләп белгән тәҗрибәле хокук белгече дә иде. «Бүгенге чараның Кафил Фәхразый улы Әмировның туган көнендә узуы аеруча куанычлы, — диде ул. — Бүгенге вакыйга җинаятьчелеккә... Читать дальше...
(Казан, 24 май, «Татар-информ»). «Бердәм Россия»дә праймериз башланды, алар Дәүләт Думасына көзге сайлауларга кандидатларны билгеләргә ярдәм итәчәк. 24-30 майга кадәр алдан тавыш бирү pg.er.ru порталында онлайн-форматта узачак. Ә референдумның соңгы көнендә, 30 майда, Татарстанда офлайн-тавыш бирү узачак. Татарстанда процедура ачык модель буенча оештырылган: Татарстан сайлаучылары үзләренә ошаган кандидат өчен тавыш бирә ала. Татарстаннан якынча тавыш бирүдә катнашуга 96 кандидат теркәлгән, бу 2016... Читать дальше...
(Казан, 24 май, «Татар-информ»).Казахстанда Алмас Топеев җитәкчелегендә татар телендә «IQ TatBars» мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен яңа мобиль кушымта эшләнгән. Аны Татарсанның Казахстандагы Тулы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиевка тәкъдим иттеләр. Бу турыда вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итә. Кушымтаның бета версиясе 14 тематик сүз һәм 4 уен классификаторыннан тора. Алмас кушымта менюсына «Татар алфавиты», хәтерне үстерүче сүзләрнең яңа классификаторларын, орфографияләрен, һәм хәтерне, моторика логикасын... Читать дальше...
(Казан, 24 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген Питрәч-Янсуар юлының 23 километрында һәлакәт булган. Якынча ачыкланганча, «Лада» белән идарә итүче 65 яшьлек ир-ат үзен начар хис иткән. Ул автомобиль белән идарә итә алмаган, машина юл кырыена чыгып чокырга төшеп киткән. «Һәлакәттә автомобиль пассажиры урында ук үлгән. Машина йөртүчене хастаханәгә алып киткәннәр», — дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына. Агентлык мәгълүматлары буенча, һәлакәттә йөртүченең хатыны үлгән. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә... Читать дальше...
Иннополис предлагает иностранным компаниям открыть представительства на территории Особой экономической зоны «Иннополис».
(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус белән авыручылар саны кими, көн саен чир йоктыручылар саны — ул эпидемия процессы чагылышы. Җәен чир йоктыручылар саны кимергә мөмкин. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. «Россиядә хәзер авыручылар саны кимү стадиясендә, ул берникадәр тотрыклы, ә теге яки бу якка тирбәнешләр — эпидпроцессның законлы чагылышы», — диде журналистларга Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Эпидемиология үзәк фәнни... Читать дальше...
В «Единой России» началось предварительное голосование, которое поможет определить кандидатов от партии на осенние выборы в Госдуму.
Фонд имени Анжелы Вавиловой откроет паллиативный кабинет в Нурлате на средства гранта, полученные благодаря очередной победе в ежегодном конкурсе «Татнефти».
Всего поступило порядка 4,5 тыс. заявок, но рекрутерам предстоит отобрать лишь половину — 2250 человек.
(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның 175нче гимназиясендә фаҗига вакытында һәлак булган балаларның ата-аналары белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. Очрашуда һәлак булган укытучыларның туганнары, шулай ук Татарстан мөфтие белән Казан һәм Татарстан Митрополиты катнашты. Дин әһелләре мәрхүмнәр рухына дога кылды. Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов фаҗигадә балаларын югалткан ата-аналарның сорауларына җавап бирде. Читать дальше...
22 мая в селе Никольское Лаишевского района прошел русский народный праздник.
(Казан, 24 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин балалар тәрбияләү буенча бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен Казанда яшәүчегә карата ачылган җинаять эшен тикшерүне контрольгә алды. Исегезгә төшерәбез, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, социаль челтәрләрдә хатын-кыз баласын кыйнаган мизгел сурәтләнгән видеоролик чыкты. Видео социаль челтәрдә таралганнан соң прокуратура тикшерү башлады. Казанда яшәүче 32 яшьлек хатын-кызны тоткарладылар... Читать дальше...