(Яшел Үзән, 3 май, «Татар-информ», « Яшел Үзән »). Яшел Үзән районында «Ветеранны котла» акциясе старт алды. Җиңү көненә багышланган патриотик акциягә беренчеләрдән булып Васильево һәм Осиново бистәләрендә яшәүчеләр кушылды. Җирлек башлыклары, җирле мәктәп укучылары, Яшь армиячеләр, «Җиңү волонтерлары» мәктәп отрядлары вәкилләре һәм иҗтимагый активистлар белән берлектә, Бөек Ватан сугышы ветераннары, толлар һәм тыл хезмәтчәннәре белән очрашт, диелә хәбәрдә. Һәркем өчен котлау открыткалары һәм бүләкләр әзерләделәр. Читать дальше...
(Әлмәт, 3 май, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). Әлмәттә экологлар төзелеш калдыклары ташлау фактын ачыклады. Бу хакта ТР Экология министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Алар Тукай проспектындагы котельныйны сүткәннән соң калган чүп-чарны ничек чыгарылганын күргәннәр. Төзелеш калдыкларын, кирпеч ватыкларын туфрак белән бутап, Төхвәтуллин урамына җир участогына алып барганнар, диелә хәбәрдә. Барлыгы 125 кв. м җир пычратылган. Калдыклар 4 куркыныч классына карый, диләр экологлар. Гаепле затларга карата беркетмәләр төзелгән. Читать дальше...
(3 май, «Татар-информ», « Апастово-информ »). Апаста узган регионара футбол фестивалендә Яр Чаллы, Ульяновск, Казан, Тәтеш районыннан килгән командалар катнашты. Апас данын 2 команда яклады. «Уеннар бик кызу барды. Бәйрәм көнен сәламәт яшәүгә багышлаган егетләр күтәренке кәефтә уйнады. Көч биреп торырга гаиләләре, балалары да килде», — диде ярышны оештыручы Булат Шәфигуллин. Футбол уеннарында беренче урында — Яр Чаллы, икенче урында — Тәтеш, өченче урында Апас командасы. Җиңүчеләргә көнбагыш җитештерү компаниясе бүләкләр әзерләгән иде.
(Актаныш, 3 май, «Татар-информ», « Актаныш таңнары »). 2 май көнне Актаныш районының Иске Байсар авылында «Джип Спринт — 2021» ярышлары узды. Әлеге ярышлар «КамаТрансНефть» җәмгыяте җитәкчесе, бик күп автоузышларда җиңү яулаган Рәдис Хашимовның инициативасы белән ел да оештырыла. «Джип Спринт 116» ярышын быел күпләр зур кызыксыну белән көтте. Оештыручылар аның «кызу» булачагын алдан ук искәртеп тә куйган иде. Татарстанда бердәнбер булган бу ярышны чит төбәкләрдә, чит республикаларда яшәүчеләр дә үз итте, диелә хәбәрдә.
(Казан, 3 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Урмай-зәлидә» төрки дөнья милли сәнгать фестивале быел традицион форматта узачак. Былтыр, коронавирус пандемиясе сәбәпле, фестиваль дистанцион рәвештә үткән иде . «Фестивальне җиде тапкыр Фәрит Гыйбатдинов үткәрде. Хәзер без аның эшен дәвам итәбез. „Урмай-зәлидә“ быел 27-29 майда узачак. 28 майда көндез конкурс була, кичен гала-концертның беренче өлеше булачак. Ә 29 май көнне Урмайның Сабантуй мәйданында гала-концертның икенче өлеше планлаштырылган»... Читать дальше...
Русия кораллы көчләре хисапта АКШның гомумән ил буларак яшәвенә ихтимал булган куркыныч дип аталган.
(Казан, 3 май, «Татар-информ»). Иртәгә, 4 майда, Татарстанда циклон һәм аның актив атмосфера фронтлары йогынтысында җылы, әмма тотрыксыз һава торышы урнашачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Яңгыр (төнлә – аерым районнарда) явачак. Кайбер муниципалитетларда, шул исәптән Казанда яшенле яңгыр явуы ихтимал, дип кисәтә синоптиклар. Моннан тыш, республикада көньяк һәм көньяк-көнбатыштан искән... Читать дальше...
(Казан, 3 май, «Татар-информ»). Төркиядәге тагын ике мәдәни объект ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы Башлангыч исемлеген тулыландырды. Хәзер исемлектә аларның саны 85кә җитте. Исемлеккә Эрзинджан провинциясендәге тарихи Кемалие шәһәре, шулай ук Мардин провинциясендәге борынгы Мидьятның (Тур Абдин) тирә-ягындагы чиркәү һәм монастырьлар кертелде. Бу хакта «Анадолу» агентлыгы Төркия Мәдәният һәм туризм министрлыгына сылтама белән хәбәр итә. Бөек ефәк юлының кәрван юлларында урнашкан тарихи Кемалие шәһәре уникаль табигый ландшафтка ия. Читать дальше...
(Казан, 3 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Пермь крае татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Хәлил Фәрвәзетдинов фикеренчә, татар телен саклар өчен авыллардагы икътисадны үстерергә, эшмәкәрләргә ярдәм итәргә кирәк. «Телне чын мәгънәсендә авылларда гына саклап калып була. Шәһәрдә кыен ул. Ә авыллар бетеп бара. Халык шәһәрләргә күченә. Телне, авылларны саклар өчен анда икътисад, эшмәкәрлек булырга тиеш. Авыл хуҗалыгында эшләргә теләүчеләр күп. Аларга ярдәм кирәк. Шушы эшмәкәрләр авылларда калса, эш урыннары барлыкка килә. Читать дальше...
(Казан, 3 май, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатуын дәвам итә. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бүгенге көндә Татарстанда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләренең 1750дән артык хезмәткәре вакцинация узган инде. Кичә Казандагы 20нче поликлиника табибларының күчмә бригадасы Россия Гадәттән тыш... Читать дальше...
Беренче туры очышны 3 майда Azur Air һава ширкәте очкычы башкарган.
(Казан, 3 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казанның «Гаилә» мәчете республика халкын Рамазан ае турында шигырьләр язу бәйгесендә катнашырга чакыра. «Бәйгене быел беренче тапкыр үткәрәбез. Изге Рамазан аенда: „Нигә Инстаграмда шигырьләр бәйгесе үткәрмәскә икән?“ — дигән сорау туды. Мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин тәкъдимне хуплады. Бүгенге көнгә Башкортстаннан, Арча, Тәтеш һәм башка районнардан 6 шигырь килеп иреште. Катнашучылар төрле яшьтә», — диде мәчетнең матбугат үзәге хезмәткәре Люзия Шәмсиева. Читать дальше...
(Казан, 3 май, «Татар-информ»). Пенза шәһәрендә Урта Әләзән авылы эшкуарлары һәм меценатлары тарафыннан оештырылган ифтар ашы узды. Россия Мөфтиләр шурасының рәсми сайты хәбәр иткәнчә, чарада Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Ислам хәзрәт Дашкин, Х.Д.Тенишева исемендәге мәдәни-агарту үзәге генераль директоры Рәшит Куряев, Городище районы мөхтәсибәте җитәкчесе Рифат хәзрәт Әбүзәров, Пенза имамнары, меценатлар, эшкуарлар һәм табиблар катнашты. Ислам хәзрәт активлык һәм хәйрия ярдәме... Читать дальше...
(Казан, 3 май, «Татар-информ»). Казаннан Мисыр башкаласы – Каһирә шәһәренә яңа авиарейс ачылды. Татарстан башкаласы аэропортының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, пассажирларга Boeing 757-200 авиалайнерлары хезмәт күрсәтәчәк. «Беренче туры рейсны 3 майда Azur Air авиакомпаниясе очкычы ясады», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә. Авиалайнер Казаннан дүшәмбе көнне 10.15 сәгатьтә кузгалып китә һәм җирле вакыт белән 14.00 сәгатьтә Каһирә аэропортына төшә. Каһирәдән исә якшәмбе көнне 16.35 сәгатьтә күккә күтәрелеп... Читать дальше...
Президент России Владимир Путин поручил выплатить российский семья по 10 тыс. рублей.
Вакцина ясатылуга карамастан Европа берлегенә керүнең төп шарты коронавируска тест булачак. Карантин таләп ителгән илләрдә изоляция дә кирәк.
(Казан, 3 май, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Данис Шакиров Төмән шәһәре Татар мәдәнияте үзәгенең 20 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Төмән өлкәсенең күренекле татар җәмәгать эшлеклеләренә медальләр һәм Мактау грамоталары тапшырды. Россия Мөфтиләр шурасының рәсми сайты хәбәр иткәнчә, бүләкләргә Төмән мәчете әһелләре — җәмәгать эшендә катнашучылар да лаек булды. Төмән өлкә дәүләт төбәк мәгарифен үстерү институты доценты Рафаэль Гадиев һәм «Яңарыш» өлкә газетасы хезмәткәре Наилә Сафиуллина конгресс медальләре белән бүләкләнде. Читать дальше...
(Казан, 3 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Пермь шәһәренең гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту сыйныфлары ачарга планлаштыралар. «Якшәмбе мәктәбенә күп йөрмиләр. Бер дәрескә иң күбе 12 бала килә. Бу бик аз дип саныйм. Хәзер гомуми белем бирү мәктәбендә татар сыйныфлары ачарга тырышабыз. Аерым бер мәктәп ачу теләге дә бар. Ләкин аны тиз генә эшләп булмый, балаларны тупларга да кирәк бит әле. Шундый сыйныфтан башларга булдык», — диде Пермь крае татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Хәлил Фәрвәзетдинов. Читать дальше...
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан.
(Казан, 3 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Иртәгә, 4 май көнне, Краснодар краеның «Болгар-К» татар оешмасы төбәктә яшәүче дин кардәшләребез өчен ифтар мәҗлесе үткәрә. «Ифтарларны Рамазан аенда ел саен үткәрәбез. Иртәгә булачак мәҗлестә 50-70 кеше катнашырга тиеш. Ураза тотучы милләттәшләребезне һәм теләгән һәркемне чакырдык. Ифтарда оешма ветераннары, дин әһелләре дә катнашачак», — диде «Болгар-К» татар оешмасының координация советы әгъзасы Ирина Санзяпова «Татар-информ» хәбәрчесенә. Ифтарга... Читать дальше...
(Казан, 3 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Социаль челтәрләрдә ут капкан йөк автомобиленең видеосы чыкты. Видео авторы сүзләренчә, гадәттән тыш хәл Чаллыда, «Эссен» сәүдә үзәге янындагы парковкада булган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, янгынны шул тирәдән үтеп баручы кешеләр ут белән көрәшүчеләр килгәнче үк сүндергән. Беркем дә зыян күрмәгән, хәзерге вакытта бу хәлнең сәбәпләрен ачыклыйлар. Янгынның мәйданы 2 квадрат метр тәшкил иткән. Читать дальше...
(Казан, 3 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Пермь крае татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Хәлил Фәрвәзетдинов фикеренчә, ата-аналар балаларын туган телләрен өйрәнүдән үзләре мәхрүм итә. «Татарстаннан читтә татар телен саклау бик авыр. Әти-әнисе татар булса да, бала татарча белми. Әбисе булса, татар телен өйрәтергә ул аны безгә якшәмбе мәктәбенә алып килә. Әтисе: „Татар теле нәрсәгә аңа? Инглиз телен өйрәнергә кирәк. Аңа киләчәктә татар теленең кирәге чыгар дип уйламыйм“, — ди. Бу проблема көчле. Читать дальше...
(Казан, 3 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстанда Кама елгасында ир белән хатын утырган көймә әйләнеп капланган, ир-ат батып үлгән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, гадәттән тыш хәл кичә кич республиканың Лаеш районы Атабай авылында булган. Яр буе урамында яшәүчеләр Кама елгасы ягыннан ярдәм сорап кычкырган тавышлар ишеткән, әмма караңгы булганга берни дә күрмәгәннәр. Кичке унберләр тирәсендә... Читать дальше...
Белдерү DOXA студентлар журналында дөнья күргән, әлеге басма мөхәррирләре Русия хакимияте тарафыннан эзәрлекләнә.
(Казан, 3 май, «Татар-информ»). Уфаның 124нче урта мәктәбендә «Мостай Кәрим сыйныфы» барлыкка килде. «Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 5А сыйныфына әлеге исем «Гражданин һәм патриот» гражданлык-патриотик тәрбия проектын гамәлгә ашыру кысаларында тантаналы шартларда бирелде. Мостай Кәрим исемендәге фонд директоры, Башкортстанның халык шагыйре кызы Әлфия Кәримова экраннан балаларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Әлеге вакыйга 124нче мәктәпнең 30 еллык юбилее кысаларында булды. Башкорт дәүләт... Читать дальше...