(Казан, 3 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Пермь шәһәренең гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту сыйныфлары ачарга планлаштыралар.
«Якшәмбе мәктәбенә күп йөрмиләр. Бер дәрескә иң күбе 12 бала килә. Бу бик аз дип саныйм. Хәзер гомуми белем бирү мәктәбендә татар сыйныфлары ачарга тырышабыз. Аерым бер мәктәп ачу теләге дә бар. Ләкин аны тиз генә эшләп булмый, балаларны тупларга да кирәк бит әле. Шундый сыйныфтан башларга булдык», — диде Пермь крае татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Хәлил Фәрвәзетдинов.
Киләчәктә татар сыйныфлары кадет мәктәбендә дә ачылырга мөмкин. «Кадет мәктәбендә дә татар сыйныфлары ачу тәкъдиме килде. Аның җитәкчесе татар, шуңа күрә телне сакларга кирәклеген аңлый. Анда татарлар күп укыгач, шундый тәкъдим туган», — диде Хәлил Фәрвәзетдинов «Җанисәпле сөйләшү» проектында.