(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Гакыйка корбаны чалу уңаеннан Сызрань шәһәренең Үзәк мәчетендә ифтар мәҗлесе үткәрделәр. Илгизәр хәзрәт ифтар һәм гакыйка корбанының мәгънәсе һәм өстенлекләре турында сөйләде. Ифтарда Коръән сурәләрен укыдылар. Бу турыда «Самара татарлары » сайтында хәбәр ителә. Мәҗлестә төрле яшьтәге җитмештән артык кеше катнашты. Ифтарда балаларның катнашуы да күңелле булды. Ифтар мәҗлесе тәравих намазы белән тәмамланды, диелә хәбәрдә.
(Әлмәт, 7 май, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары») .11 майда Әлмәтттә Дала Зәе елгасы аша салынган күпер буенча транспорт чаралары хәрәкәте ябыла. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Күпер «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» федераль программасына кертелгән. Хәзерге вакытта күперне реконструкцияләүгә проект-смета документациясе эшләнә. Реконструкцияләү эшләрен тормышка ашыру вакыты 2022-2023 елга билгеләнгән. «Күпер ябылган чорда хәрәкәт автомобиль юлларының гамәлдәге челтәре буенча оештырылачак», диелгән хәбәрдә.
(Әгерҗе, 7 май, «Татар-информ», « Әгерҗе хәбәрләре »). Бүген Әгерҗедә традицион «Тынычлык эстафетасы — 2021» узды. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланды. Анда шәһәр, Бима һәм Тирсә мәктәпләре укучылары актив катнашты. Йөгереш юлына шулай ук хезмәт коллективлары да чыкты. Алар арасында үзәк хастаханә, мәгариф бүлеге, полиция хезмәтәкрләре, «Ак Барс Иминият», «Өченче буын» командасы һәм башкалар бар иде. Барлык спортчыларны һәм җанатарларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Артур Акбашев сәламләде. Читать дальше...
(Казан, 7 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Президенты «Татар телле радиостанцияләр үсеше» түгәрәк өстәлендә җанисәп алганнан соң, татар халкы санын дөрес күрсәтү өчен, милләттәшләргә аңлату эшләре кирәклеген искәртте. «Бөтен җирдә дә бу мәсьәләгә дөрес карамыйлар. Безгә гаделлек кирәк. Бернинди чит кеше дә кирәк түгел. Үзебезнең милләт кешеләренә дөрес итеп аңлатырга гына кирәк. „Башкортлар, татар дип язылыгыз яки чувашлар, татар дип язылыгыз!“ — дип әйтмибез бит. Чуваш икән, чуваш. Читать дальше...
(Казан, 7 май, «Татар-информ»). «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ җитәкчеләре, профсоюз һәм яшьләр активы «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылды. Предприятие хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан шул санда яшь наратлар утыртты. Алар Сүбәләк трассасы буендагы нарат агачлары аллеясен дәвам иттеләр. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Исегезгә төшерик, аллеягә узган елның 8 маенда нигез салынган иде. Бу көнне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 75 төп нарат утыртылды. Читать дальше...
Ульяновскида Һиндстаннан килгән 31, Уфада - 20 кеше коронавирус йоктырган.
(Казан, 7 май, «Татар-информ»). «Казан» атом су асты көймәсе Россия Хәрби-диңгез флоты составына керде. Кабул итү тантанасы Россия флоты Башкомандующие, адмирал Николай Евменов җитәкчелегендә Северодвинскиның «Севмаш» предприятиесендә узды. «Су асты көймәсе флагштогында Андреев хәрби-диңгез флоты флагы күтәрелде. Аны Россия флоты Башкомандующие, адмирал Николай Евменов тантаналы рәвештә „Казан“ су асты көймәсе командиры, 1нче ранг капитаны Александр Бекетовка тапшырды. Шул мизгелдән башлап „Казан“... Читать дальше...
(Казан, 7 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Пермь крае татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Хәлил Фәрвәзетдинов фикеренчә, соңгы вакытта татарлар арасында мәчеткә йөрүчеләр арткан. «Шунысын сиздем, соңгы елларда мәчеткә йөрүчеләр саны арта. Татарлар Аллаһка якыная. Үзем дә: „Нишләп шулай икән?“ — дип уйлап куйдым. Тормыш үзгәргәндер. Спиртлы эчемлекләр кулланучылар кимеде, рухи кыйммәтләр өстенлек итә башлады. Шуңадыр дип уйлыйм», — диде ул «Җанисәпле сөйләшү» проектында. Хәлил Фәрвәзетдинов сүзләренчә... Читать дальше...
(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Россиядә электрон паспортлар 2023 ел уртасыннан гамәлгә кертелә башлаячак, Мәскәүдә исә бу технологияне 2021 елның декабрендә үк сынап караячаклар. Мондый документны рәсмиләштерү ирекле булачак, дип белдерде Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко. Аның сүзләренчә, электрон паспорт алганнан соң кәгазь документ гамәлдән чыгачак. Яңа паспорт пластик карта рәвешендә булачак, ул электрон формада кеше турындагы мәгълүматларны үз эченә алачак. Тышында паспорт хуҗасының фотосы урнаштырылачак... Читать дальше...
(Казан, 7 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Татарстан» ДТРК генераль директоры Фирдүс Гыймалтдинов радиога күләмле, тирән мәгънәле тапшырулар алып баручы яшьләрне хәзерге хезмәт хакларына җәлеп итү кыенлык тудыруын әйтте. «Иң зур проблема — кадрлар мәсьәләсе. Хезмәткәрләребез олыгая. Кызганыч, төпле итеп, күләмле, тирән мәгънәле тапшырулар эшләүче кешеләрне табу авыр. Яшьләр арасында бар алар. Әмма аларны безнең хезмәт хакларына җәлеп итү авыр», — диде ул «Татмедиа»да «Татар телле радиостанцияләр үсеше» түгәрәк өстәлендә . Читать дальше...
(Казан, 7 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Иртәгә, 8 май көнне, Тверь өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе «Казан ханлыгының мәдәни тормышы» дигән дәрес үткәрә. Лекцияне тарихчы, тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин укыячак. Дәресне Тверь шәһәре, Радищев бульвары, 11 йорт адресы буенча урнашкан Татар мәдәни үзәгендә һәм автономиянең социаль челтәрләрендә тыңларга була. Исегезгә төшерәбез, 14 февральдән Тверь өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясендә татар халкының тарихы, йолалары... Читать дальше...
(Казан, 7 май, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Актер Константин Хабенскийның Казандагы студиясендә язучы Гүзәл Яхинаның «Эшелон на Самарканд» дигән яңа романы буенча спектакль сәхнәләштерергә ниятлиләр. Яңа романны тәкъдим итү чарасында студиянең укучысы шулай дип белдерде. «Без киләсе елда „Эшелон на Самарканд“ романы буенча спектакль куярга ниятлибез», - диде ул. Ул шулай ук Яхинадан романны пьеса итеп эшләү кыен булачакмы дип сорады. «Спектакльдә яшүсмерләр уйнарга тиеш, һәм сез моны башкарып чыгачаксыз дип уйлыйм», - диде Яхина. Читать дальше...
Кизләү авылында Фәнүзә Әхмәтова Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы Нурлат бүлекчәсе әгъзалары өчен ифтар мәҗлесе уздырган.
(Казан, 7 май, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда май бәйрәмнәрендә коронавируска каршы чараларны боз очракларының артуы күзәтелә. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. 4 майдан алып Татарстанда 712 объектны: кафеларны, сәүдә нокталарын, балалар бакчаларында кизү торучы төркемнәрне... Читать дальше...
Традиционный турнир в этом году прошел с участием 4-х команд
Год родных языков и народного единства, масштабно проводимый в Татарстане, отметится еще одним большим событием – 135-летней юбилейной датой нашего земляка, видного деятеля Габдуллы Кариева, одного из основателей татарского театра.
Шул ук вакытта коронавирус инфекциясе эпидемиясе сәбәпле шәһәрдә киңкүләм чаралар тыелган.
(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Бәйрәм чараларына әзерлек һәм аларны үткәрү, ветераннарга ярдәм күрсәтү, яшьләргә патриотик тәрбия бирү – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында әлеге һәм башка темалар хакында фикер алыштылар. ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ветераннар, министрлар, муниципалитет башлыклары... Читать дальше...
Нурлатский территориальный отдел Роспотребнадзора напоминает, что прививка нужна для формирования всеобщего иммунитета.
Театрально-поэтический вечер состоялся в Городском Дворце культуры.Творческая интеллигенция, любители театрального искусства, почитатели таланта задались извечным вопросом, что же такое театр и в чем его впечатляющая сила?
(Казан, 7 май, «Татар-информ», Арсений Кәримов). ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов ел саен үткәрелә торган «Кызыл канәфер» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Ул чәчәк рәсемен сатып алып, аны Георгий тасмасы янына беркетеп куйды. Сатудан кергән бөтен акча ветераннар өчен дарулар һәм югары технологияле җиһазлар юнәтүгә тотылачак. «Әлеге акция ел саен уза, мин анда даими катнашам. Барлык акчалар да ветераннарга сарыф ителәчәк һәм бу аеруча мөһим», - диде республика яшьләр эшләре министры. Акция... Читать дальше...
(Казан, 7 май, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда тагын алты кешедә яңа коронавирус инфекциясенең Британия штаммын тапканнар. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. «Бүгенге көндә Татарстанда әлеге штаммны йоктырган пациентлар саны 18гә җитте», - дип искәртте спикер. Моңарчы баш... Читать дальше...
(Казан, 7 май, «Татар-информ»). «Созвездия-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең йомгаклау гала-концертында меңләп конкурсант сәхнәгә чыкты. Проектның финал этабында «Татар-информ» хәбәрчеләре дә бар иде. Быел фестиваль җиңүчеләре бик күп булганлыктан, аларның чыгышларын һәм котлауларны бер концертка гына сыймаган. Шунлыктан кичә «Пирамида» залында булган зур концерт «УНИКС» комплексындагы шоуның дәвамы иде. Гала-концертта быелгы фестивальнең гран-при иясе игълан ителде. Проектның төп призын һәм... Читать дальше...
Вы -вдохновляющая сила для нашего поколения, живите долго, благословляя каждое наше начинание, - сказал глава района.
(Казан, 7 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Тәртип» радиосы эфирында республика халкына республиканы хөрмәт итеп һәм «татар булуыбыз белән горурланып яшик» дигән теләкләрен яңгыратты. «Татар булуыгыз белән горурланып, олыларга ихтирам күрсәтеп, балаларны яратып яшәгез. Республикабызны, Россия хөкүмәтен хөрмәтлик. Менә шундый юнәлештә яшәсәк, Татарстаныбыз гөрләп торыр. „Татарстанда яшәр идем!“ — дип хыялланган кешеләр күбрәк булсын иде», — диде ул. Рөстәм... Читать дальше...