(Актаныш, 5 май, «Татар-информ», « Актаныш таңнары »). Бүген икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә Дәүләт автоинспекциясенең 85 еллыгына багышлап уздырылган «Куркынычсыз тәгәрмәч-2021» республика конкурсының район этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. 1-3 нче урыннарга икенче санлы Актаныш, Аккүз, Мари Суыксу һәм Уразай мәктәпләренең ЮИД отрядлары ия булды. Алар «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» учреждениясенең махсус бүләкләренә ия булдылар. Җиңүчеләргә кубок, диплом һәм истәлек бүләкләрен ЮХИДИ... Читать дальше...
(Арча, 5 май, «Татар-информ», « Арча хәбәрләре », Гөлсинә Зәкиева). 3 һәм 4 май көннәрендә Арчада район башлыгы Илшат Нуриев исеменнән ифтар мәҗлесләре үтте. 3 май көнне ифтар мәҗлесенә ир-атлар чакырылган иде. Анда район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, күрше районнар җитәкчеләре һәм хәзрәтләре, шәһәр һәм авыл имамнары, таравих намазларын хәтем белән кылдырган хафизлар катнашты, иделә хәбәрдә. «Шушы көннәрдә генә районда 93нче мәчет төзелә башлады. Читать дальше...
Моңа кадәр аны кырын эшләрдә гаепләп журналист тикшерүе чыккан иде.
(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының Новосибирск һәм Бердск шәһәрләрендәге филиаллары активистлары укучылар, чакырылган кунаклар өчен мәдрәсәдә ифтар мәҗлесе үткәрде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә. Ифтарда 38 кеше татар милли ризыгы белән сыйланган. Бүгенге көндә ифтар үткәрелгән мәдрәсәдә 10-15 яшьлек төрле милләт укучылары белем ала. Барлык теләүчеләр дә ислам, дини мәдәният нигезләрен өйрәнә ала. Оештыручылар... Читать дальше...
Канун өлгесе Русия президенты Владимир Путин ярдәме белән Бердәм Русия фиркасеннән бер төркеме депутатлар тарафыннан әзерләнгән.
Җавап тотучы як буларак Русия саклану министрлыгы вәкилләре мәхкәмәдә катнашмады, хөкемдар алардан килгән дәгъвага каршы хат белән таныштырды.
(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Якын арада яңа төзелешләргә һәм икенчел базарда ипотека ставкалары артырга мөмкин, дип кисәтте «Открытие Research» идарәче директоры Константин Енин. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Ипотека ставкасын арттыру айлык түләүнең үсешен тәэмин итәчәк», — ди белгеч. Енин фаразлары буенча, ел азагына Үзәк Банкның төп ставкасы артканда, яңа төзелешләргә ипотека ставкалары 7,5-8,5 процент дәрәҗәсендә булачак, ә икенчел базарда тугыз-ун процентка кадәр күтәреләчәк. Үзәк Банк 23 апрельдә төп ставканы 0,5 процент пунктына ... Читать дальше...
(Казан, 5 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Быел Төрек лингвистик җәмгыятендә төрки халыкларның шигырьләре антологиясе дөнья күрәчәк. Антологияне чыгару эшен Төрки тел оешмасының Хәзерге төрки язма телләре комиссиясе башкара. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә төрек галиме Мостафа Өнәр әйтте. «Антологиядә төрки телле халыкларның популяр шигырьләрен туплап бирергә кирәк дигән фикергә килдек. Сигез төрки халыкны сайлап алдык: татар, башкорт, уйгыр, казах, азәрбайҗан, үзбәк, кыргыз һәм төрекмән. Читать дальше...
(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт университетының элеккеге ректоры Александр Коновалов вафат булу сәбәпле, улларының кайгысын уртаклашты. «Хөрмәтле Дмитрий Александрович һәм Борис Александрович! Әтиегез, дөньякүләм танылган галим Александр Иванович Коноваловның вафат булуы турындагы хәбәрне тирән кайгы белән кабул иттем. Сез иң якын һәм кадерле кешегезне югалттыгыз, аның ярдәмендә сез дөньяга килдегез һәм тормышта ышанычлы адымнар белән барасыз, ул сезнең өчен үрнәк һәм нык ярдәмче булды ... Читать дальше...
(Казан, 5 май, «Татар-информ»).«Татмедиа» бинасы каршындагы мәйданда IDЕЛЬ журналының май санын һәм стрит-арт акциясен тәкъдим итү булды. «Стрит-арт - ирек һәм урамнар символы. Озакка сузылган кыш тәмамланды һәм без хәзер вакытны күбрәк саф һавада үткәрә, урам сәнгатенә игътибар итә башлыйбыз», — диде IDЕЛЬ журналы баш мөхәррире Айсылу Хафизова. Акция кысаларында оештыручылар барлык теләүчеләр өчен «IDЕЛЬ. ЯШЬЛЕК. 21 ел» дигән бәйге үткәрде. Моның өчен махсус ике фанера һәм аэрозоль буяулар әзерләнгән. Читать дальше...
В этом году она посвящалась 90-летию газеты. В соревнованиях участвовали команды предприятий и учреждений района.
(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Зәйдә ике ай элек янган Азат итүче сугышчы һәйкәле урынына яңасын куялар.. «Зәй яңалыклары» хәбәрчесе агентлыкка һәйкәлнең яңа версиясе бронзадан эшләнгәнлеген әйтте. Хәзерге вакытта скульптураны Җиңү бульварына алып килгәннәр һәм урнаштыра башлаганнар. Кайбер мәгълүматлар буенча, һәйкәлне кую биш сәгатькә якын вакытны алачак. «Бердәм Россия»нең Татарстан бүлеге янган һәйкәлне торгызуда ярдәм итү инициативасы белән чыкты. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР... Читать дальше...
Она завершающая в нынешнем сезоне. Первый день мая с утра задорной музыкой зазывал нурлатцев на ярмарку, организованную на улице Кооперативная.
(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Бәйрәмнәр алдыннан Татарстанның Республика клиник хастаханәсе реанимация бүлегенә Мисыр студент-медигын китергәннәр. Ул ялгыш 9 процентлы аш серкәсе эчкән. Бу хакта «Татар-информ»га Республика клиник хастаханәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Егет сүзләренчә, өстәлдә сыеклык салынган пыяла стакан булган. Ул моны су дип уйлаган һәм эчеп куйган. Студентны Республика клиник хастаханәсенә тиз арада китергәннәр. Махсус зонд ярдәмендә табиблар эчке органнарны юдырткан һәм егетне реанимациягә озаткан. Читать дальше...
БМО Русия “инструкторлары”ның көчләүләр һәм талауларда катнашу ихтималлыгын әйтә.
Светлое Христово воскресенье верующие встретили в храмах.
(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Май бәйрәмнәренең дүрт көнендә Казанда балигъ булмаган өч баланы машина бәрдергән, дип сөйләделәр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шәһәр автоинспекциясендә. Беренче ике очрак шимбә көнне, 1 майда булган. Копылов урамында 2нче йорт каршында 14.30 сәгатьтә билгесез шофер кызыл утка чыга һәм светофорның яшел уты янганда зебра буенча чыгучы 13 яшьлек баланы бәрдерә. Нәтиҗәдә, яшүсмернең аягы җәрәхәтләнә. ЮХИДИ бу вакыйганың шаһитларыннан 5-333-819, 5-333-848 телефоннары аша мөрәҗәгать итүләрен сорый. Читать дальше...
«Шахматы учат, прежде всего, продумывать свои шаги, прогнозировать», - говорит глава района и города. Не остался он в стороне и от партии в интеллектуальную игру. Инициатива на местах реализуется в рамках национального проекта «Образование», проекта Татарстанского отделения партии «Единая Россия».
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан на 6 мая 2021 года.
(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Татарстанда тагын өч кеше Covid-19 коронавирусы корбаны булды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татарстанда коронавирус инфекциясеннән өч үлем очрагы расланган<...>», - диделәр ведомствода. Covid-19 вирусыннан 1935, 1940 һәм 1942 елларда туган ир-атлар үлгән. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диделәр министрлыкта. Татарстанда рәсми рәвештә теркәлгән коронавирус корбаннарының гомуми саны 468гә җиткән.
Комиссии было представлено 17 проектов.
Владельцы снесли свои гаражи на ул.Самаренкина, сейчас эта территория облагораживается.
Они высадили в палисаднике ветерана Великой Отечественной войны Фатыха Зардинова 60 корней петуний.
Считанные дни остаются до Дня Победы. С волнением и трепетом в душе ждёт труженник тыла этого дня. Ведь она из тех, кто внес свой вклад в приближение Победы.
В Татарстане за последние сутки зарегистрировано 36 новых случаев COVID-19, из них 1 – завозной, остальные контактные.