Русияләрнең саклыкка куйган акчалары өч айда 604 миллиард сумга кимегән.
(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Төнлә Чаллы - Сарман юлында җиңел машина һәм йөк машинасы бәрелешкән, бу хакта «Татар-информ» үз хәбәрчесеннән белде. Көчле бәрелүдән җиңел машина корпусының алгы өлеше җимерелгән, Ә «КАМАЗ» түбәсенә әйләнеп капланган. Бөтен йөк җиргә ауган. Юл-транспорт һәлакәтендә төп юлда җиңел автомобиль йөртүче йөк машинасына юл бирмәгәнлеге ачыкланган. Шунлыктан машина «КАМАЗ» белән бәрелешкән, - дип хәбәр итте ТР Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев. Читать дальше...
(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Коронавирустан вакцинаның икенче дозасы нәтиҗәне ныгыту һәм ныграк иммунитет формалаштыру өчен кирәк, югыйсә кеше үз сәламәтлегенә зыян сала һәм беренче дозаның нәтиҗәлелеген юкка чыгара. Бу хакта РИА Новостига Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) Эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директорының фәнни эш буенча урынбасары, Россия Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Александр Горелов әйтте. Читать дальше...
Всего весной произошло 532 таких случая, что на треть больше, чем в 2020 году. Общая площадь огня составила 24 гектара.
Минлесхоз РТ призывает жителей республики проголосовать за дерево Татарстана.
(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Узган җомгада Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков Түбән Тарман авылы мәчетендә булды, анда мәхәллә халкына вәгазь сөйләде. Рамазан аеның соңгы ун көне җитү алдыннан Зиннәт хәзрәт дини тормышның мөһимлеге һәм ислам аскетизмы нигезләре турында сөйләде. Мөселманнар белән аралашканда мөфти ураза тоту әһәмияте турында сөйләде. Моннан тыш, хәзрәт дин әһелләре белән бүгенге шартларда төрле коткыларга каршы тору тәҗрибәсе белән уртаклашты... Читать дальше...
Поисковики Татарстана в очередной экспедиции обнаружили останки бойца из Казани и также сумели идентифицировать его личность.
Мамыковцы с радостью откликнулись на креативную идею культработников села.
(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Питрәч районының Отар-Дубровка авылы янында җиңел автомобиль һәм йөк машинасы бәрелешкән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шаһитлар хәбәр итте. Юл-транспорт һәлакәтендә җиңел машина тулаем диярлек яньчелеп беткән, зур йөк машинасының алдагы кузовына җитди зыян килгән. Шаһитлар сүзенә караганда, җиңел автомобиль йөртүче һәм пассажир зыян күргән, аларны хастаханәгә озатканнар.
Военно-патриотическое мероприятие с предпраздничной маршировкой, где приняли участие ученики 8-11 классов, прошло в городской школы №9. Школьная инициатива - генеральная репетиция торжественного парада. Традиционного к 9 мая, по улице Советская г.Нурлат.
(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Кукмара районы прокуратурасы кыз бала өстенә металл футбол капкасы ауганнан соң җинаять эше кузгаткан, дип сөйләде «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев. Күзәтчелек ведомствосы капкалар тиешенчә беркетелмәгәнлеген ачыклаган. Шуңа да карамастан, узган елның декабрендә заказ бирүченең кабул итү комиссиясе эшне кабул иткән. Прокуратура таләбе буенча, билгесез затларга «Ваемсызлык» һәм «Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган эшләрне башкару» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган. Читать дальше...
Казан башкарма комитетының элек кабул ителгән карары 2023 елга кадәр озайтылган, бүленүче акча күләме 2,2 миллиард сумга арттырылган.
В Татарстане полицейские выявили тайник с огнестрельным оружием и боеприпасами.
Из-за пандемии оптимальный интервал между дозами вакцины сократился до 21 дня.
(Мамадыш, 5 май, «Татар-информ», « Нократ », Миңневәрис Мингалиев). 2 майда Мамадыш районының Тәкәнеш радиосының 85 еллыгын билгеләп үттеләр. Әлеге истәлекле датаны билгеләп үтүдә Түбән Тәкәнеш туган якны өйрәнү музее, мәдәният йорты, урта гомуми белем бирү мәктәбе, Тулбайдагы Шәйхи Маннур музее хезмәткәрләре катнашты, дип хәбәр итте район басмасы. Тәкәнеш радиосында эшләгән Наҗия Батталова үзенең истәлекләре белән уртаклашты. 1936 елда Түбән Тәнештә радиуозел оештырылган. Аны оештыру өчен шул елны 25 мең сум акча тотылган. Читать дальше...
(Актаныш, 5 май, «Татар-информ», « Актаныш таңнары »). Актаныш районының Тыңламас авылында Чечняда хезмәт итеп кайтып, бакыйлыкка күчкән Илнар Фазлыев яшәгән йортка истәлек тактасы куйдылар, дип хәбәр итте район басмасы. Биредә Илнарның әнисе Флүдә апа, туганнары, Чечняда хезмәт иткән ир-егетләр катнашты. 30 яшендә бакыйлыкка күчкән Илнар турында «кечкенәдән тәртипле, хезмәт сөючән булып үсте, яхшы укыды» дип искә алдылар. Ветераннар оешмасы җитәкчесе Вазыйх Харисов әйтүенчә, мондый истәлек такталары... Читать дальше...
(Сарман, 5 май, «Татар-информ», « Сарман », Илназ Сираев). Сарман районының Иске Кәшер авылы кызы Миләүшә Рамазанова волонтерлык белән шөгыльләнә. Хәзерге вакытта ул Германиянең башкаласы — Берлин шәһәрендә эшли. Район басмасы хәбәр иткәнчә, моңа кадәр Миләүшә бу эшчәнлек белән Россиядә шөгыльләнде, 2019 елның августында Оснабрюк шәһәрендә Bundesfreiwilligendienst программасы буенча эшли башлады. 2020 елның сентябрендә ул Берлинда волонтерлык эшчәнлеген дәвам итте — программа European Solidarity Corps дип атала, диелә хәбәрдә.
(Казан, 5 май, «Татар-информ»), Оренбург өлкәсенең милли-мәдәни автономиясендә эшли торган Чеснокоу авылының «Ак Калфак» хатын-кызлар оешмасы белән мәктәп балалары катнашында «Карга боткасы» бәйрәме булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә. "Борынгылар язны канат очларында кара каргалар алып килә дип санаганнар, һәм туган җирләргә әлеге кошлар кайткач илебезгә чын язның аяк басуын зурлап билгеләп үткәннәр. Халкыбызның әлеге бәйрәме Чеснокоу авылында беренче тапкыр үткәрелә", ди оештыручылар. Читать дальше...