(Чүпрәле, 22 май, «Татар-иинформ», «Туган як» ). Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров җитәкчелегендәге бертөркем эшмәкәрләр делегациясе янә тәҗрибә уртаклашу максатыннан эшлекле сәфәр кылды. Бу юлы чүпрәлеләр Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында булды. Моңарчы район делегациясе Ульяновск, Мордовия, Чувашия, Удмуртия төбәкләрендә булып кайткан иде. Пенза өлкәсенең Городище районына караган Урта Әләзән авылы Европада иң зур татар авылларының берсе булып санала. Урта Әләзән авыл җирлегендә 2450 хуҗалыкта 10 меңгә якын кеше яши. Читать дальше...
(Апас, 22 май, «Татар-информ», « Апастово-информ »). 22 май көнне Апас районының барлык мәктәпләрендә дә Соңгы кыңгырау бәйрәме узды. Быел Апас мәктәбенең 11 сыйныфын 29 укучы, 9 сыйныфны 48 укучы тәмамлый. Алар арасында «Укудагы аеруча уңышлары өчен» медаленә 13 укучы, кызыл аттестатка 4 укучы дәгъва кыла. Бу хакта тантана барышында Апас мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова белдерде. Соңгы кыңгырау бәйрәмендә район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев, аның урынбасары Луиза Сафина, «Ак барс... Читать дальше...
Евровидение бәйгесендә Италиядән Måneskin рок-төркеме җиңү яулады. Русиядән таҗик җырчысы Манижа 9нчы урынны алды. Азатлык быелгы чараның ничек узганын күзәтте.
(Актаныш, 22 май, «Татар-информ», « Актаныш-информ »). «Президент ярышлары»ның җиңүчеләре билгеге булды. Өч көн дәвамында Актанышта узган бәйгенең җинүчеләре бүген үзәк стадионында бүләкләнде. Җиңүгә ирешкән командаларны Республика мәктәптән тыш эшләр үзәгенең спорт секторы җитәкчесе Лариса Габитова бүләкләде. Гомуми нәтиҗәләр буенча, авыл командалары арасында 1 урынны Зәй районы, 2 урынны Саба районы, 3 урынны Актаныш районы командасы алды. Шәһәр районнары арасында Мамадыш шәһәре 1 урынны, Азнакай шәһәре 2 урынны, Чаллы шәһәре 3 урынны алды.
(Азнакай, 22 май, «Татар-информ», «Маяк» , Резидә Шәрипова). Мәгариф системасына багышланган музей Татарстанда өчәү генә, шуның берсе — Азнакайда. Бүген ул яңа бинага күчте 1997 елда кечкенә генә мәгариф почмагы булып, Балалар иҗаты үзәгендә ачылган музей яңа, иркен бинага күчте. Аны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева, ветеран педагоглар, мәктәпләрнең музей җитәкчеләре катнаштылар. «Азнакайда... Читать дальше...
(Казан, 22 май, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Казанның Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә ушу буенча «Көнчыгыш барсы» Татарстан кубогы башланды. Анда бөтен республикадан җитмешләп спортчы катнашачак. «Без мондый турнирны икенче тапкыр уздырабыз. Кызганычка, узган ел аны пандемия аркасында үткәреп булмады, ләкин үзара хезмәттәшлекнең яңа форматын уйлап тапкан һәм онлайн күнегүләр үткәрә башлаган тренерлар составын билгеләп үтәсе килә. Бүгенге турнир абсолют ачык, анда теләге булган һәр кеше катнаша ала. Читать дальше...
(Казан, 22 май, «Татар-информ»). 23 майда Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгыр һәм боз яварга мөмкин. Төньяк, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк, урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. Төнлә һава температурасы +12.+17, көндез +22.+27 градус булачак.
(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Татарстанда тагын өч кеше коронавирус инфекциясеннән үлгән. Алар 1936 һәм 1953 елгы ике ир-ат һәм 1938 елгы хатын-кыз. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. 22нче майга республикада Covid-19 вирусыннан 489 үлем очрагы теркәлгән.
(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Быел кешеләр «Каравон» бәйрәмен аеруча көтеп алды, чөнки узган ел пандемия аркасында чара онлайн-форматта узды. Әмма хәзер кунаклар Татарстанның Лаеш районындагы Никольское авылында була һәм киң күләмле фольклор бәйрәме белән хозурлана алды. Бу хакта «Каравон»ны ачу тантанасында Татарстан Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов сөйләде. «Бәйрәм көтеп алынды, чөнки узган ел ул онлайн узды, ә халык аны зурлап бәйрәм итәргә күнеккән. Быел без җитди әзерлек үткәрдек, күп кеше... Читать дальше...
АКШ финанс министрлыгы "Төньяк агым-2" газүткәргече төзүдә катнашкан Русия ширкәтләренә һәм 13 корабына чикләүләр кертте.
(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Россия югары уку йортларында белем бирү сыйфатын чыгарылыш сыйныф укучыларының эшкә урнашу тизлеге һәм аларның хезмәт хакы буенча бәяли башлаячаклар. Мондый система буенча беренче бәяне өч елдан соң хезмәт базарына көчәйтелгән «цифрлы» компонентлы белем бирү программасын үзләштергән беренче чыгарылыш булгач үткәрәчәкләр. Бу хакта «Яңа белем» марафонында Татарстан Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов хәбәр итте. «Беренче чыгарылыш укучылары өч елдан соң барлыкка киләчәк. Читать дальше...
Для школьников 5-7 классов до 25 мая продлили сроки регистрации Всероссийского конкурса «Большая перемена». Мероприятие проходит при поддержке Минпросвещения России, Минобрнауки России и Росмолодежи.
В Черном Озере прошел поистине народный праздник – жители и уроженцы села собрались на мероприятие по случаю 100-летия своей малой родины.
(Казан, 22 май, «Татар-информ»). ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Америка эшмәкәре Илона Маскны Татарстанда Tesla заводы төзелеше буенча очрашуга чакырган видео яздырган. Видеоролик ведомство Instagram-аккаунтында урнаштырылган. Видеода Миңнуллина ТР Инвестицион үсеш агентлыгы бинасы янында туктап торган Tesla автомобиленә утыра һәм анда Казан үзәге буйлап уза. Роликта шулай ук Иннополис күренешләре, роботлар һәм КАМАЗ җыю процессы күрсәтелә. «Илон, Татарстанда очрашырбыз»... Читать дальше...
(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Кайчак кешеләрнең тормышка дәрте сүнгән, кәефләре киткән һәм берни эшләргә теләге булмаган чаклары була.ТР Яшьләр эшләре министрлыгының психологик ярдәм бүлеге башлыгы Вера Герасимова YouTube видеохостингында әлеге халәттән котылу юллары турында сөйләде. «Үзеңнең физик яктан гына түгел, уй-фикерләрең белән дә кайда булуыңны аңларга кирәк, чөнки арыганлык хәлендә гел без балалар, эш, борчылулар, стресслар турында уйланабыз. Кайда булуыңны, әйләнә тирәңдә кем булуын төгәл аңлау зарур», - диде спикер. Читать дальше...
(Казан, 22 май, «Татар-информ»). 2021 елда Татарстан мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча өченче урынны алды. Бу хакта Республика сәләтле балалар һәм яшьләргә ярдәм үзәгенең җәйге программалары турындагы матбугат конференциясендә үзәк директоры Гөлнара Исламова сөйләде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы. «Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы нәтиҗәләре буенча без Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала өченче урында торабыз», - диде үзәк директоры. Читать дальше...
В Татарстане за минувшие сутки зарегистрирован 31 новый случай COVID-19, из них 1 – завозной, остальные контактные.
Юные инспекторы движения присоединились к Шестой Глобальной неделе безопасности дорожного движения и провели в центре Казани флэшмоб под единым девизом «Снижаем скорость – сохраняем жизнь».
(Казан, 22 май, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның көнбатыш районнары кергән башкорт ырулары картасын Башкортстанның Чакмагыш авылы халкына күрсәттеләр. «Татар-информ» хәбәрчесе карта белән 21 майда Дуван ыруы җыенында танышты. «Башкорт ырулары һәм авыллары» дип аталган картаны Башкортстан Республикасы Стратегик тикшеренүләр институтының Социо-мәдәни анализ үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Юлдаш Юсупов тәкъдим итте. «Бу башкорт ыруларының һәм авылларының тарихи картасы. Кеше үз авылын күреп... Читать дальше...
(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Татарстан территориясендә аномаль эсселек һәм җилле һава торышы туфракны нык киптерде. Хәзер бер метр катламда дым — 120-160 мм, ә сөрүлек җирләрдә 19-27 мм. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. «Көз көне туфракны тирән йомшарту буенча тәкъдимнәребез үтәлгән урыннарда дым күпкә күбрәк. Чәчүдә технологик операцияләрне... Читать дальше...
(Казан, 22 май, «Татар-информ»). «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, кичә сәгать кичке бишенчедә самокатта сабыйны бәрдергәннәр. Фаҗига Ахунов урамындагы 10нчы йорт янында булган. Алдан ачыкланганча, хатын-кыз самокатта идарәне үти алмый һәм ике яшьлек баланы бәрдерә, шуннан соң китеп бара. Һәлакәт нәтиҗәсендә сабыйның баш мие селкенгән һәм аягы сынган. «Горки» полициясе бүлегендә бу факт буенча тикшерү үткәрелә һәм аны бәрдергән зат ачыклана»... Читать дальше...
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан
(Казан, 22 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның халык укытучысы, җәмәгать эшлеклесе Камәрия Хәмидуллина Россия төбәкләрендә дә, Казандагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназия үрнәгендә, милли мәгариф үзәкләре булдырырга өндәде. «Милли мәгарифнең өзлексез системасын булдыру кирәк. Иртәме-соңмы моның белән шөгыльләнергә мәҗбүр булачакбыз. Татар балалар бакчасы, фәннәр татарча укытыла торган гимназия бер түбә астында, бер учреждение булып эшлиләр. Соңгы 30 елда Казанда андый мәгариф системасы гамәлгә куелды»... Читать дальше...
(Казан, 22 май, «Татар-информ»).«Каравон» кебек бәйрәмнәр милләтләрне якынайта һәм халыкның бердәмлегенә ярдәм итә, бу бигрәк тә Туган телләр елында мөһим. Бу хакта Татарстан Президенты чара ачылышында сәламләү чыгышында әйтте. «Без «Каравон»ның елдан - ел киңәя баруын күрәбез - әлеге мәйданчыкта барлыгы 168 коллектив һәм 20 төбәк тәкъдим ителгән. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында мондый бәйрәмнәр безне якынайта. Безнең тарихыбызга һәм гореф-гадәтләребезгә сакчыл мөнәсәбәт булуы бик мөһим», - диде ул. Читать дальше...
(Казан, 22 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның халык укытучысы, җәмәгать эшлеклесе Камәрия Хәмидуллина «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җыенының пленар утырышында милли мәктәпләрдә фольклорга өстенлек бирү белән килешмәвен әйтте. Ул БДИ кертелгәч, татар мәктәпләре әкренләп русча укытуга күчкәнен искәртте. «Татар телендә укытсак, имеш, татар гимназиясенә балалар җыелмаячак. Укытуны рус теленә күчергәнгә карап, балалар күпләп килмәде. Бу ни өчен шулай килеп чыкты соң? Читать дальше...