(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Россия Ислам институты һәм Казанның «Гөлзадә» иҗат студиясе татар халык авыз иҗаты әсәрләре һәм рухи мирасы үрнәкләрен башкару буенча «Илаһи моң» фестиваль-бәйгесенә старт биргән иде. Мәртәбәле фестиваль-бәйгедә Ульяновск өлкәсе иҗат әһелләре дә югары дәрәҗәдә чыгыш ясады һәм уңышка иреште. Татар мәдәният үзәгенең «Урама» фольклор ансамбле «Әдәби мирас үрнәкләрен башкару. Бәетләр» номинациясендә үзләрен сынап карадылар һәм 1нче дәрәҗәле дипломга ия булдылар. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр итә. Читать дальше...
(Алабуга, 1 май, «Татар-информ», « Алабуга нуры », Гөлнур Якупова). Узган атнада «Алтын балык» 29нчы балалар бакчасында республика күләмендә «Мин бит татар малае-2021» бәйгесе булып узды. Анда Алабуга, Кукмара, Арча, Саба, Биектау, Мамадыш, Әлмәт һәм башка районнарда яшәүче һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче малайлар әлеге бәйгедә көч сынашты. Бәйге яшь талантларны ачыклау һәм үстерү, сабыйларда туган телгә хөрмәт тәрбияләү, балаларны һәм ата-аналарны татар халкының гореф-гадәтләренә һәм тарихи-мәдәни мирасына җәлеп итү максатыннан үткәрелде. Читать дальше...
(Тәтеш, 1 май, «Татар-информ», «Тәтеш таңнары» ). Тәтешнең кадет мәктәп-интернатына «Илнең иң яхшы 500 белем бирү оешмасы — 2021» Бөтенроссия бәйгесенең «Белем бирү оешмасы — Россия гражданины һәм патриоты тәрбияләү территориясе — 2021» номинациясендә медаль һәм лауреат дипломы белән бүләкләнде. Бөтенроссия бәйгесе лауреатларын бүләкләү Санкт-Петербургта «Минем илем» III Бөтенроссия педагогия съезды кысаларында булды. Бәйгедә ел саен Россиянең иң яхшы белем бирү оешмалары катнаша, алар алдынгы педагогика... Читать дальше...
(Истанбул, 1 май, «Татар-информ», Рушания Алтай). Бүген Төркия белем дөньясы һәм татар диаспорасы вәкилләре дөньякүләм танылган тарих галиме Надир Дәүләтне соңгы юлга озаттылар. Ул үзен уллыкка алып тәрбияләп үстергән әти-әнисе һәм апасы янына җирләнде. Танылган галимне соңгы юлга озатырга хатыны Бәрил, өлкән улы Юлай, Татарстанның Төркидәге вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин, РФның Төркиядәге экспорт үзәге җитәкчесе Радик Гыйматдинов, милләттәшләр, Төркиянең фән эшлеклеләре, милләттәшләре, студентлары катнашты. Читать дальше...
(Әгерҗе, 1 май, «Татар-информ», « Әгерҗе хәбәрләре »). Бу көннәрдә Әгерҗе районы урманнарын арендага алган «Ак Барс» урман эшкәртү компаниясе» һәм «Хазар» ширкәтләре хезмәткәрләре агач утырту белән мәшгуль. Әлеге эш Девятернядан башлап Әгерҗегә кадәр булган барлык урман мәйданының 100 гектардан артыгында башкарылачак. «Күбесенчә кышын агачлар күпләп киселгән участокларга үсентеләр утырту каралган», — ди «Әгерҗе урманчылыгы» учреждениесе җитәкчесе Владимир Ишмуратов. Ә үсентеләр өчен Красный бор урманчылыгы питомнигында хезмәт куючылар җаваплы. Читать дальше...
Сегодня вечером в сквере «Театральный» прошло торжественное мероприятие, приуроченное Празднику Весны и Труда.
(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пасха бәйрәме уңаеннан православие динен тотучы ватандашларга мөрәҗәгать итте. «Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар! Сезне православие дөньясында бәйрәмнәрнең һәм тантаналарның иң олысы дип танылган нурлы Пасха уңаеннан котлыйм. Бакыйлыкка күчүне, җанның газаптан арынуын һәм гөнаһлардан котылуны символлаштырган бу бәйрәм бик күп гасырлар буена кешеләргә карата мәрхәмәт һәм мәхәббәт чыганагы хезмәтен үти, күңелен дингә баглаганнарны шәфкатьлерәк... Читать дальше...
(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Россия Авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәте карамагындагы Хайваннарның сәламәтлеген саклау федераль үзәгендә аларда яңа коронавирус инфекциясен (COVID-19) профилактикалау өчен «Карнивак-Ков» вакцинасының беренче партиясен чыгардылар. Бу хакта ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә. Беренче партия 17 мең доза тәшкил итте, производство аена өч миллион дозага кадәр «Карнивак-Ков» вакцинасы җитештерү куәтенә ия. Вакцинаның беренче партиясе инде броньланган, ул илнең кайбер төбәкләренә һәм шәһәрләренә җибәреләчәк.
(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Пасха бәйрәме алдыннан Дәүләт янгын күзәтчелеге вәкилләре республика территориясендә бәйрәм чаралары узачак 240 чиркәүне тикшереп чыкты. Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре янгын куркынычсызлыгы өчен су, янгын сүндерү чаралары, шулай ук электр җиһазларын тикшерде. Шулай ук янгын чыккан очракта чиркәүгә керү һәм эвакуацияләү юлларын карадылар. Дин әһелләре һәм чиркәү хезмәткәрләре белән янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча инструктаж үткәрделәр. Читать дальше...
(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Татарстанда АКШта зур популярлык казанган автокемпинглар — автойортлар өчен мәйданчыклар булдыру планлаштырыла. Бу инфраструктураны булдыру өчен өч елга кадәр вакыт кирәк булачак, диде Татарстан Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Андрей Кузьминга биргән интервьюсында. Ул вакытта (автокемпинглар өчен инфраструктура булдырылганнан соң) без Европадан күп санда автокемперлар Россиягә килер дип өметләнә алабыз», — диде ул. Ул вакытта, аның сүзләренчә... Читать дальше...
(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Быел Татарстанда социаль ипотека программасы буенча 280 мең кв.метр мәйданлы 161 йорт тапшырылырга тиеш. 1 384 фатирлы 39 йорт төзелгән инде, бу планнан 27 процент дигән сүз. Бу хакта бүген республика Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә Татарстан Хөкүмәте йортында хәбәр иттеләр. Әйтик, Актанышта 4 йорт, Алексеевскида 2 йорт, Әлки, Арча, Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан, Яшел Үзән, Менделеевск, Тәтештә районында, Чаллыда берәр йорт, Казанда һәм, Түбән Камада икешәр йорт... Читать дальше...
(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Быел Татарстанда ял итү бәясе 2019 ел дәрәҗәсендә калган. Бу турыда Татарстан Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Андрей Кузьминга биргән интервьсында әйткән. Дәүләт комитеты бәяләвенчә, республикада коронавирус вазгыяте сәбәпле, унлап отель һәм хостел ябылган. Чикләр ябылгач ил эчендәге ялга ихтыяҗ кунакханәләргә 2020 елгы югалтуларны компенсацияләү мөмкинлеге бирәчәк, дип өметләнә Сергей Иванов. «Татарстанда ял бәяләре артмады, алар хәзер 2019 ел бәяләре дәрәҗәсендә дип ачыктан-ачык әйтә алам. Читать дальше...
На днях в Среднекамышлинской школе состоялось открытие шахматной зоны.
(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыру очракларының бераз артуы күзәтелә. Бу турыда бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте. «Яңа коронавируслы инфекция таралуны булдырмау буенча санитар-эпидемиологик чараларны үтәү өлешендә бернинди йомшаклык булырга тиеш түгел. Без әлегә авыру очракларының кимүен күрмибез. Санитар-эпидемиологик чараларны үтәү буенча барлык кирәкле чаралар күрелергә тиеш», — диде Миңнеханов. Читать дальше...
(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Россиядә һәр икенче эш кешесе (49 процент) арттырып эшләүне дә исәпкә алып, бер атнада 40 сәгатьтән артык эшли. Бу турыда Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сораштыруларына сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә. Тикшеренүләр буенча, мондый режимда ир-атлар хатын-кызларга караганда ешрак эшли. Бу сорауга ир–атларның 58 проценты, ә хатын-кызларның 38 проценты уңай җавап биргән. Сораштыру күрсәткәнчә, әгәр эш бирүче атнага 40 сәгатьтән артык эшләү вакытын гарантияле түләсә... Читать дальше...
Сотрудниками Казанского ЛУ МВД России на транспорте пресечен факт незаконного оборота наркотиков в крупном размере, сообщает пресс-служба.
Несмотря на майские праздники, Нурлатская ЦРБ продолжает работать. Правда, график работы немного изменился.
(Казан, 1 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә кичке сәгать унбер тирәсендә Болгар-Танкеевка автоюлында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Якынча мәгълүмат буенча, 49 яшьлек ир-ат зур тизлектә хәрәкәт итүче «Лада» автомобиле белән идарә итә алмаган һәм юл кырыена төшеп киткән. Машина әйләнеп капланган. Юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүче һәм 17 яшьлек пассажир алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.
(Казан, 1 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Якындагы атнада Татарстанда Росгвардиянең «Ветеран йорты янында парад» бөтенроссия акциясе узачак. Фронтовиклар яши торган йортларның ишегалларында хәрби оркестр алар өчен таныш һәм яраткан сугыш елларындагы көйләрне уйнаячак. Ә «Җиңү волонтерлары» шигырьләр укыячак һәм җырлар башкарачак. Чара ахырында Росгвардия хәрби хезмәткәрләре " Прощания славянки» җыры астында парад маршы белән узачак. 6 майда оркестр Мануил Дәүләтшин, Тәлгать Янбәков һәм Валентина Маркина өчен Казанда уйнаячак. Читать дальше...
(Казан, 1 май, «Татар-информ»). 2021 елда Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча җиде төбәк проекты гамәлгә ашырыла, аларга 2,5 млрд сум юнәлдереләчәк. «Балаларга медицина ярдәме күрсәтүнең заманча инфраструктурасын булдыруны да кертеп, балалар сәламәтлеген саклауны үстерү» төбәк проекты кысаларында быел Казанда Балалар онкологиясе һәм гематология үзәген кулланышка кертәчәкләр. Бу турыда Татарстан Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Республика клиник онкология диспансеры... Читать дальше...
Уважаемые нурлатцы! 1 мая отмечается Праздник Весны и Труда, символизирующий мир, труд и солидарность.
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан
(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Бүген иртән Казанның икенче Хәрби шәһәрчегендә 118нче йортта фатир һәм балкон януы турында хәбәр килгән. Янгын сүндерүчеләр килгәндә фатирдагы янгын биш катлы йортның түбәсенә капкан. Бу йортта яшәүчеләр янгын сүндерүчеләр килгәнче үк урамга чыккан. 100 кв.метр мәйданда янгынны сүндергәннәр, бу түбәнең гомуми мәйданының 10 процентын тәшкил итә. Зыян күрүчеләр юк. Янгын чыгу сәбәпләрен тикшерәләр.
Субботник был организован на территории сельского кладбища.
В творческой мастерской культурно-досугового центра «Грани» для детей организовали мастер-класс по украшению пасхальных яиц.