(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Сызрань шәһәренең Фәйзулла мәчетендә «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы ифтар мәҗлесе үткәрде. Мәҗлесне абыстай Әнүзә Мостакаева башлап җибәрде. Аның җитәкчелегендә мәчеткә йөрүчеләр Коръән сүрәләрен укыды, Өммегөлсем Сәйфетдинова һәм Флера Сәйфуллина, Нәзифә Кузяева аңлаешлы, үтемле итеп Рамазан аеның фазыйләтләре турында сөйләде, дип хәбәр итте «Самара татарлары» сайты. Аннан бергәләшеп ахшам намазын укыганнар. Яшь ханымнар бу көнне беренче җәмәгать намазын укыды. Читать дальше...
(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге 7 майда 15.00 сәгатьтә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алырга теләгән һәркемне Билгесез солдат каберенә һәм маршал Григорий Жуковка һәйкәленә чәчәк салу тантанасына чакыра. Чара Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү һәм тарихыбызда иң канкойгыч Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгы кысаларында узачак, дип хәбәр итте Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге. «Татарстан Бөек Ватан сугышы тарихына батырлык... Читать дальше...
(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы язгы кыр эшләре чорында илнең агросәнәгать комплексын кредитлау өлкәсендә оператив мониторинг алып бара. 2021 елга ташламалы кыска сроклы кредит бирү буенча субсидияләр лимиты 689,6 млн сум тәшкил итә. Министрлык хәбәр иткәнчә, субсидияләр түбәндәге юнәлешләр буенча каралган: кече хуҗалыклар — 138 млн сум.; үсемлекчелек — 278, 1 млн сум.; терлекчелек — 97,9 млн сум.; сөт терлекчелеге — 122,8 млн сум.; продукция эшкәртү ... Читать дальше...
(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда ковид-чикләүләрне гамәлдән чыгару халыкның барлык кагыйдәләрне үтәвенә бәйле. «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина шул хакта сөйләде. «Хәзер көн саен коронавирус йоктыруның уртача 34 очрагы теркәлә. Кызганычка, чир йоктыру очракларының атна саен кимүе күзәтелми. Әгәр графикларны карасаң, бу тигез, туры горизонталь линия. Читать дальше...
(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 2020 елгы кереме турында хисап тотты. Декларация буенча, ул 6,94 миллион сум акча эшләгән. Бу сумма үткән ел белән чагыштырганда, 1 миллион сумга кимрәк. Алексей Песошинның күчемсез милеге юк. Ул хатыны исемендәге 108,8 кв.метр мәйданлы фатирда яши. Премьер-министрның Stingray көймәсе һәм Tohatsu моторы бар. Фатирдан тыш, Песошинның хатынына гомуми мәйданы 6 мең кв. метрдан артык булган өч җир кишәрлеге, 580,6 кв. метр мәйданлы йорт... Читать дальше...
(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Россия Тышкы эшләр министрлыгының инстаграмдагы сәхифәсендә 1945 елның 30 апрелендә Рейхстагны штурмлый башлау һәм бина фасадына беренче Кызыл байракны урнаштыручы 150 нче укчылар дивизиясенең 674 нче укчылар полкының сугышчылары Рәхимҗан Кошкарбаев һәм Григорий Булатов турында пост чыкты. «Рейхстаг баскычларыннан күтәрелгән беренче сугышчылар арасында 20 яшьлек лейтенант Рәхимҗан Кошкарбаев һәм 19 яшьлек кызылармияче Григорий Булатов була. Алар үзләре белән кулдан ясалган флаг ... Читать дальше...
(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Россия югары уку йортларында кабул итү кампаниясе 20 июньдә башланачак, ул узган елгыга караганда тынычрак узар дип көтелә. Бу хакта РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белдерде, дип хәбәр итте Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы. «Югары уку йортларына документлар кабул итү 20 июньдә башланачак, 29 июльдә, документларны кабул итү тәмамлана, 17 августта — югары уку йортларына керүгә бәйле барлык процедуралар төгәлләнә», — диде министр. Ведомство башлыгы быел кабул итү кампаниясе... Читать дальше...
(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ике кеше коронавирус инфекциясе корбаны булган. 1961 елда туган хатын-кыз һәм 1937 елда туган ир-ат үлгән. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган», диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. Пандемия вакытында Татарстанда коронавирустан 463 кеше үлгән.
(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Россия һәм Үзбәкстан җәмәгать эшлеклесе Рим Гыйниятуллин I дәрәҗә «Мехнат фахрийси» Мактау билгесенә ия булды. Быел Үзбәкстан бәйсезлегенә 30 ел тула. Бу уңайдан «Nuroniy» газетасының махсус саны басылды. Анда I, II, III дәрәҗә «Мехнат фахрийси» мактаулы билгесе белән бүләкләнгән кешеләр исемлеге чыккан. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Бөтен илдә 117 кеше I дәрәҗә «Мехнат фахрийси» мактаулы билгесе белән бүләкләнгән, шуларның өчесе рус... Читать дальше...
(Казан, 30 апрель, "Татар-информ"). Татарстанда 11 сыйныфларда йомгаклау иншасы (изложение) нәтиҗәләре билгеле булуы турында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте. Йомгаклау иншасын барлыгы 16 102 унберенче сыйныф укучысы язды; «зачет» һәм, димәк, дәүләт йомгаклау аттестациясенә 16 046 кеше кертелде, «незачет» алучылар саны — 56. Изложениены 248 укучы язган, «зачет» һәм дәүләт йомгаклау аттестациясенә керү рөхсәтен бөтен кеше алган. Үз эшенең нәтиҗәсен унберенче сыйныф укучылары үз мәктәпләрендә белергә мөмкин. Читать дальше...
(Казан, 30 апрель, «Татар-информ», Надежда Захарова). Казанда М7 юлының Чаллыны һәм Түбән Каманы урап узу участогы төзелеше мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды.Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин, шулай ук РФ Төзелеш министрлыгы башлыгы Ирек Фәйзуллин катнашты. Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, киңәшмәдә проект документациясен әзерләү, юл картасы һәм төзелеш эшләрен башкару сроклары кебек темалар каралды. Татарстан Президенты сүзләренчә... Читать дальше...
(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»).Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов узган елда 8,24 миллион сум акча эшләгән, бу үткән ел белән чагыштырганда, 560 мең сумга кимрәк. Республика җитәкчесенең керемнәре турындагы декларация бүген басылып чыкты. Татарстан Президенты 263,2 кв. метр мәйданлы торак йорттан, шулай ук 414,9 кв. метр мәйданлы җир кишәрлегеннән файдалана. Алар аның хатыны Гөлсинә ханым исеменә теркәлгән. Миңнехановның үзенең күчемсез милеге һәм транспорты юк. Гөлсинә Миңнеханова 2020 елда 213,1 миллион сум акча эшләгән... Читать дальше...
(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). 8 майда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан Санкт-Петербургның Пискарев зиратында «Ватан — Ана» монументына һәм мемориаль тактага чәчәкләр салу һәм венок кую тантанасы була. Мемориаль такта Татарстан Республикасы тарафыннан Пискарев зиратында Бөек Ватан сугышы елларында Ленинград өчен сугышларда һәлак булган татарстанлылар истәлегенә куелган иде. Бу турыда Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Читать дальше...
(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин Казанның «МЧС» торак комплексында булды. Анда бүген 2нче йорт файдалануга тапшырылды. Алар объектны карап чыкты, шулай ук комплекста яшәүчеләр белән очрашты, дип хәбәр итте Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.. Өлешләп төзүдә катнашуның беренче килешүләре 2011 елда төзелгән, ә бинаны 2014 елның III кварталына тапшыру планлаштырылган. 2019 елда торак комплексын төзүчесе — «ФОН» ҖЧҖ банкрот дип танылды. Читать дальше...
(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). 10 апрельдән 30 апрельгә кадәр Бөтендөнья татар конгрессы"Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автономияле учреждениесе белән берлектә оештырылган «Виртуаль татар теле кабинеты» бәйгесе нәтиҗәләре билгеле. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Азнакай муниципаль районының «Актүбә шәһәр тибындагы 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Гөлназ Шагалиева I дәрәҗә җиңүче булып танылды. Татарстан... Читать дальше...
(Казан, 30 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Әстерхан өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясендә төбәктә татар халык биюен саклау, үстерү, укыту һәм популярлаштыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Түгәрәк өстәл утырышында катнашучылар фикеренчә, татар халык биюен заманча алымнар кулланып башкару, аны балалар һәм яшьләр арасында популярлаштыру, биючеләр тәрбияләү — Әстерхан татар милли-мәдәни мохтарияте активы катнашында тормышка ашырылырга тиешле бурычлар. «Безгә татар биюенең үзенчәлеген... Читать дальше...
(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). 1 майда Татарстан территориясендә һәм Казанда җил көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метр тизлек белән исәчәк, ә көчәйгәндә секундына 24 метрга җитәргә мөмкин. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, республикада яшенле яңгыр көтелә. Шул сәбәпле, иртәгә Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителә. 2 майда, көндез аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә һәм иртән яңгыр көтелә, кайбер районнарда яшен булуы ихтимал. Көндез явым-төшем ихтималы аз. Читать дальше...
(Казан, 30 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Юмор остасы, «Чаян» журналы мөхәррире Алмаз Хәмзин татарларны мишәр, типтәр һәм башка төркемнәргә бүлүне хупламавын әйтте. «Соңгы вакытта җанисәп алу буенча күп кенә фикер каршылыклары бар. Башкортстанда яшәүче татарлар башкортлар булып та, татарлар булып та языла. Ульяновск өлкәсендәгеләр мишәр булып язылырга йөри, кайберләре үзен типтәр дип тә күрсәтә. Керәшен мәсьәләсе дә шул ук. Безгә бүленергә түгел, бердәм булырга, бергә уйларга кирәк. Вак-төяк белән шөгыльләнмәскә», — диде ул. Читать дальше...
Завтра 1-ое Мая. Праздник Весны и Труда, символизирующий мир, труд и солидарность.
(Казан, 30 апрель, «Татар-информ», Эвилена Киселева). Казанның медицина учреждениеләренең май бәйрәмнәрендә эш графигы билгеле булды. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә эш расписаниесын Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте бирде. «Өлкәннәр челтәре поликлиникалары 1 майдан 3 майга кадәр һәм 8 майдан 10 майга кадәр бәйрәм графигы буенча 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр эшли. 4 майдан 7 майга кадәр — шимбә графигы буенча 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр», — диделәр ведомствода. Читать дальше...
Мероприятие приурочено к Международному Дню танца.
В Татарстане за последние сутки зарегистрировано 39 новых случаев COVID-19, из них 3 – завозные, 36 – контактные.
Вчера в Доме дружбы народов состоялся традиционный форум молодых педагогов Нурлатского района.
В текущем году в Татарстане претворяются в жизнь 7 региональных проектов в рамках национального проекта «Здравоохранение».
27 пакетов с бытовым мусором. Такой результат природоохранного мероприятия трудового коллектива Нурлатского автотранспортного предприятия в рамках санитарно-экологического двухмесячника и республиканской акции «ЭКОВЕСНА-2021». Нурлатцы очистили зеленый участок лесопосадки и периметр пруда вблизи Ерепкино.