(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров яңа коронавирустан «Спутник V» вакцинасын ясаткан иң өлкән кешенең кем икәнлеген әйтте. Ул — Уфада яшәүче 103 яшьлек Валентина Григорьевна Драган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә. «Ул бу атнада прививка ясатты. Хәзер Валентина Григорьевна — республикада коронавирустан прививка ясаткан иң өлкән кеше. Кадерле Валентина Григорьевна! Сезгә киләчәктә дә туганнырыгыз һәм якыннарыгыз игътибарын тоеп яшәргә телим һәм авырмагыз», — дип язган төбәк җитәкчесе.
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Бүген Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин Түбән Кама бакчачылык ширкәтләре рәисләре белән «Татарстанда бакчачылык хәрәкәтен үстерү» дигән яңа программаны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча эшлекле очрашу үткәрде. Фикер алышуда Татарстан бакчачылар берлеге рәисе Владимир Дейнекин да катнашты. Түбән Кама республика программасында беренче катнашучылардан булды, программа ярдәмендә 2017-2020 елларда 264 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелде, әлеге сумма... Читать дальше...
(Азнакай, 10 апрель, «Татар-информ», «Маяк» , Лиза Нурлыева). Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда Россия һәм Татарстан рәссамнары берлеге әгъзасы Илдус Вахитовның картиналарыннан шәхси күргәзмәсе ачылды. «Санкт-Петербург рәссамы узенең иҗатында берничә теманы яктырта, аның иң яраткан жанры — пейзаж. Флотта хезмәт иткәнгәдер, үзе сәяхәт иткән диңгезләрне чынбарлыгы белән күрсәтә. Татар мәдәниятенә, халык тарихына һәм аның борынгы гореф — гадәтләренә карата үзенчәлекле мәхәббәте дә чагыла. Петербургта... Читать дальше...
(Әгерҗе, 10 апрель, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре» ). 2021 елда «Безнең ишегалды» программасы кысаларында Әгерҗедә биш күпкатлы йорт ишегалдын төзекләндерү планга кертелгән. Узган атнада район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илшат Шәмсетдинов җитәкчелегендәге вәкилләр, быел программага кертелгән йортларда яшәүчеләр белән очрашып, ишегалларын ремонтлау буенча тәкъдимнәр җыйды. 2019 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән «Безнең ишегалды» республика программасы эшли башлады. Читать дальше...
Ислам динен кабул итү тантанасы 2022 елда бәйрәм ителәчәк.
К подкормке озимых культур и многолетних трав приступили в КФХ «Сулейманов А.И.» и ООО АФ «Южная».
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Лилә Шәйхетдинова). 13 майда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Рудольф Нуриев исемендәге XXIV Халыкара классик балет фестивале спектакльләре күрсәтелә башлаячак. Спектакльләрдә төп партияләрне Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы театрлары солистлары башкара. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына әдәби бүлек мөдире Жанна Мельникова хәбәр иткәнчә, балет форумын Владивосток труппасы ача. 13 һәм 14 майда фестиваль кунаклары өчен Эльдар... Читать дальше...
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин әлегә Covid-19 дан вакцинаның икенче компонентын ясатмаган. Бу хакта аның матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итте. «Әлегә ясатмады», — дигән Кремль вәкиле ТАСС соравына җавап биреп. Песков дәүләт башлыгының препаратның икенче инъекциясен кайчан ясатачагын әйтте. Владимир Путин вакцинациясенең беренче этабын 23 мартта узды. Шул ук вакытта ул нинди препарат ясатуын хәбәр итмәде. Моны ул Россиядә теркәлгән коронавирустан өч... Читать дальше...
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда «Татмедиа» бинасы янында троллейбус үткәргечләреннән чыккан очкынны видеога төшергәннәр. Агентлыкка шаһитлар җибәргән видеода «Энергоуниверситет» транспорт тукталышы янында электр үткәргеченнән очкын чыкканы күренә. Транспорт көтеп торучылар читкәрәк китәргә тырыша. Очкын электр үткәргечендә кыска ялганыш булу сәбәпле чыккан дип фаразлана.
Одной из очных площадок проведения ежегодной просветительской акции в форме добровольного диктанта для всех желающих в Нурлате стал Дом дружбы народов. Здесь тотальный диктант написали более 70 жителей Нурлатского района.
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда автомобиль караңгыда юл буенча барган ир-атны таптатып үтергән. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Авария кичә кичке сәгать тугыз тирәсендә Базарлы Матак-Болгар юлында булган. Якынча мәгълүматлар буенча, Opel авомобиле белән идарә итүче 26 яшьлек йөртүче иминлек тизлеген сайламаган һәм машина белән бер юнәлештә юл буенча барган 49 яшьлек ир-атны бәрдергән. Җәяүленең киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булмаган. Читать дальше...
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Бүген Башкортостан башлыгы Радий Хәбиров һәм блогер, урбанист Илья Варламов Уфаның үсеше һәм аның социаль инфраструктурасын камилләштерү турында фикер алышты. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә. Хәбиров сүзләренчә, республика башлыгы вазифасына килгәндә, төбәк территориясендә уңайлы парк территорияләре һәм имин балалар мәйданчыклары аз булган, тузган җәмәгать транспорты проблемасы кискен торган. «Бүген без торак пунктларда яшәү һәм эшләү өчен чиста һәм уңайлы булган... Читать дальше...
В эту субботу Мамыковская школа открыла свои двери для талантливых и одаренных школьников Нурлатского района.
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Инстаграмда видео куйган. Видеода ул үз куллары белән бораулау җайланмасын сынап карый. Республика җитәкчесе И.М.Губкин исемендәге Россия дәүләт нефть һәм газ университетында булды. «Россия дәүләт нефть һәм газ университетында корабль өчен виртуаль бораулау җайланмасын сынап карыйбыз», дип язылган видео астына.
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның йөзү буенча җыелма командасының 16 яшьлек вәкиле Рената Гайнуллина Казанда узган йөзү буенча Россия чемпионатында бронза медаль яулады. Хатын-кызлар арасында финалда 200 метрга аркада йөзү ярышында Татарстан спортчысы өченче нәтиҗә белән финишка килде (2 мин. 13,15 сек). Шулай итеп, Россия чемпионатында Татарстан спортчылары җиде медаль (1 алтын, 3 көмеш һәм 3 бронза) яулады. Бу гомумкоманда рәсми булмаган медаль зачетында унынчы нәтиҗә булды. Мәскәү... Читать дальше...
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда йорт, сарай һәм мунча янып беткән, 59 яшьлек ир-ат үлгән. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бүген 11.46 сәгатьтә янгын сагының 101 номерына республиканың Биектау районының Олы Битаман авылында Казан урамында йорт януы турында хәбәр килгән. Янгын йортны, сарайны һәм мунчаны, барлыгы 84 кв метр мәйданны чорнап алган. Янгын хәрабәләре арасында 59 яшьлек ир-атның мәете табылган. Читать дальше...
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны бераз кимү күзәтелүгә карамастан, әлегә чикләүләрне гамәлдән чыгару турында сүз була алмый. Бу турыда бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте. «Авыру очраклары үсеше бераз кимеде, әмма шул ук вакытта чикләүләрне йомшарту булырга тиеш түгел. Көнгә коронавирус йоктыруның 32-36 очрагы теркәлә. Эпидемиягә каршы барлык таләпләр дә кала, бернинди йомшарту юк. Зур предприятиеләрдә йомшаклык бар. Читать дальше...
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Россия хөкүмәте «Изгелек түгәрәге» фонды ярдәме таләп ителә торган авыр чирле балалар өчен препаратлар һәм медицина эшләнмәләре сатып алу тәртибен раслады. Карарны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады. Моннан тыш, документ буенча мондый пациентларга ярдәм итү өчен мәгълүмати ресурс эше кагыйдәләре билгеләнә. «Мәгълүмати ресурс сәламәтлек саклау өлкәсендә бердәм дәүләт мәгълүмат системасы составына керәчәк. Анда теге яки бу дару алуга төбәкләрдән килгән гаризалар җыелачак... Читать дальше...
За сутки коронавирусную инфекцию обнаружили в 9 районах РТ.
Уроженку села Егоркино Нурлатского района от имени главы Нурлатского района и г.Нурлат поздравил первый заместитель руководителя исполкома района Руслан Мурадымов.
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Хәзерге вакытка Татарстанда файдаланылмый торган 971 объект — муниципаль милек һәм 237 объект республика милке бар. Аларның мәйданы 300 мең кв. метр һәм 99 мең кв. метр тәшкил итә. Бу хакта бүген Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Татарстан җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев хәбәр итте. Чараны видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Читать дальше...
В Нурлатском районе проживает единственная жительница, которая прошла через фашисткий концлагерь.
Испытания новой вакцины начнутся осенью 2021 года.
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда тагын 36 кеше коронавирус инфекциясен йоктырган. «21 кеше хастаханәдә, 15 кеше өйләрендә дәвалана», — дип сөйләделәр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә. Казанда ковид йоктыруның — 14 очрагы, Чаллыда 10 очрагы теркәлгән. Лениногорск районында өч кешенең, Бөгелмә, Яшел Үзән, Түбән Кама районнарында икешәр, Әлмәт, Минзәлә һәм Сарманда берәр кешенең коронавирус белән авыруы расланган. Пандемия башланганнан алып... Читать дальше...
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Быел Татарстан башкаласында «Тәмле Казан» гастрономия фестивален уздыру планлаштырыла. Моннан тыш, Сабантуй алдыннан «Аш фест» милли аш-су фестивале үткәрелергә мөмкин. Бу хакта Андрей Кузьминга интервьюда Казан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе башкарма директоры Галина Шәрәфетдинова сөйләде. «Без шимбә көнне милли аш-су фестивален үткәрергә телибез. Бездә „Тәмле Казан“ фестивале бар, анда төрле аш-су тәкъдим ителә, чөнки без толерант республика. Без... Читать дальше...