(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). «Татарстан Инвестиция-венчур фонды» коммерцияле булмаган оешма директоры — ТР Өстәл теннисы федерациясе президенты Айнур Әйделдинов бүген Актанышка эшлекле сәфәр белән килде. Ул район вәкилләре белән әлеге спорт төрен үстерү турында фикер алышты. Айнур Әйделдинов «Батыр» спорт комплексында өстәл теннисы буенча узучы дәрес-күнекмәләр барышы белән танышканнан соң, район башкарма комитетының Яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев һәм... Читать дальше...
Русиягә 85 төбәк кирәк түгел, дип саный вице-премьер.
(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). «Хозур» нәшрият йортының рәсми интернет-кибетендә хәзер китапларны электрон форматта да сатып алырга мөмкин. Шул рәвешле, басма китапларга заказ бирүдән тыш, аларның электрон нөсхәсен компьютерга яисә телефонга йөкләп алу мөмкинлеге дә тудырылды. Иң беренчеләрдән булып, pdf форматында сайтка урнаштырылган китаплар арасында нәзарәтнең «Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасы да бар. Исемлек киләчәктә тагын да киңәйтеләчәк, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте. Читать дальше...
(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Кинорежиссер Тимур Бекмамбетов Казанда Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев тормышы турында сериал төшерергә җыена. Бу хакта «Татар-информ»га кинематографист үзе сөйләде. «Девятаевның сугыштан соңгы тормышының 12 елы турында сөйли торган сериал рәвешендә фильмның дәвамын төшерү хыялы бар. Без маҗаралар турында сөйләдек, ә аның Казандагы тормышы турында сөйлисе килә», — дип аңлатты Бекмамбетов. Сериал очучының Татарстан башкаласында сугышка кадәрге, шул чордагы... Читать дальше...
(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең (РАНХиГС) Попечительләр советы утырышында катнашты. Утырышны Попечительләр советы рәисе - Россия Президенты Администрациясе җитәкчесе Антон Вайно алып барды. Утырыш нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең 2030 елга кадәр үстерү программасы хупланды... Читать дальше...
(Казан, 27 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, балалар язучысы Йолдыз Шәрәпова фикеренчә, балалар бакчаларында милли горурлык турында сөйләргә кирәк. «Без — зур, көчле милләт. Шуны балалар бакчасыннан башлап, сабыйларга җиткерергә кирәк. Ул: „Мин — татар баласы бит, шушы зур милләт баласы“, — диеп сөенеп яшәргә тиеш», — диде Йолдыз Шәрәпова «Татар-информ» хәбәрчесенә. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә өлкәннәрнең балалар белән шөгыльләнергә вакытлары аз кала. Читать дальше...
(Казан, 27 апрель, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Назарбаев университетының Казах теле һәм тюркология кафедрасы мөдире Юлай Шамилоглы фикеренчә, Тукай татар халык телен җанландырган. «Нью-Йоркта яшәгәндә, балачагымда мин „Гали белән кәҗә“не һәм Тукайның башка шигырьләрен дә ятлый идем. Аның шигырьләре бөтен дөнья татар диаспоралары өчен дә бик мөһим», — диде Назарбаев университетының Казах теле һәм тюркология кафедрасы мөдире Юлай Шамилоглы. Галим фикеренчә, Габдулла Тукай татар телен җанландырган. Читать дальше...
(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте һәм «Ростех» дәүләт корпорациясе арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча комиссиянең беренче утырышында катнашты. Чара Мәскәүдә узды. Рөстәм Миңнехановтан тыш, анда «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин катнашты. «Хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышынды»... Читать дальше...
(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Россиядә вакцинация темплары җитәрлек дәрәҗәдә түгел, процессны активлаштырырга мөмкин булыр иде, дип саный Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының төбәк вәкиле Мелита Вуйнович. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Аның сүзләренчә, вакцинация темплары турындагы мәсьәләне «сәламәтлек саклау органнарына калдырырга» кирәк. «Әлбәттә, вакцинация темплары югарырак булуын теләр идем. Венгрия 30 процентка җитте, кайбер башка илләр инде 50 процентка, шулай булгач, темпны тизләтергә кирәк. Читать дальше...
(Казан, 27 апрель, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Халыкара Төрки академиясе президенты Дархан Кыдырали Тукай урамы илебезнең һәр шәһәрендә булырга тиеш, дип белдерде. «Габдулла Тукай — бөтен төрки дөньяның уртак горурлыгы. Ул үз чорының төрки поэзиясенә яңа агым кертте, аны яңа биеклеккә күтәрде. Тукайның шигырь җыентыгын казах теленә тәрҗемә итеп чыгардык», — дип сөйләде Халыкара Төрки академиясе президенты Дархан Кыдырали. Бүген Халыкара Төрки академия татар халкының классик шагыйре... Читать дальше...
(Казан, 27 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Европа татар хатын-кызларының «Ханым» берлегендә остаханәләр уздырыла башлаган. Онлайн очрашу ярдәмендә дөньяның төрле почмакларында яшәүче татар ханымнары чигү, кул эше серләренә өйрәнә ала. «Берничә мастер-класс дәвамында чигү остасы Нурислам Сираҗи өч ысул — тамбур-элмәле, шома чигү, укалап чигү алымнарын күрсәтеп аңлатты. Киләсе курс күләмле аппликация ысулына багышланды», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Германиянең «Ханым» берлеге вәкиле Алсу Рәхимова. Читать дальше...
(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Оренбург өлкәсенең Татар Каргалысы авылында Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан шигырь бәйрәме узды. «Без — Тукай оныклары» дигән шигырь бәйгесендә барлыгы 62 кеше катнашты. Алар арасында — I–XI сыйныф укучылары, һөнәри уку йортлары студентлары, төрле һөнәр ияләре, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы. Катнашучыларга һәм җиңүчеләргә Казанның китап нәшриятыннан махсус кайтартылган Тукай әсәрләреннән торган китаплар тапшырылды. Шигъри бәйге киләсе елларда да оештырылыр дип планлаштырыла.
(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Республикада яшәүче 44 яшьлек ир үзенең балаларын һәм хатынын кыйнап торуда шикләнә. Бу хакта ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. Тикшерү фаразлаганча, ир исерек килеш өч ай дәвамында 11 һәм 12 яшьлек ике баланы һәм хатынын даими кыйнаган. Тиздән хатыны бу хакта полициягә хәбәр иткән. Ир-атка «Җәберләү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта бу хәлнең барлык шартлары да билгеләнә, эшне тикшерү дәвам итә.
(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Россия туроператорлары РФ вице-премьеры Татьяна Голикованың Төркиягә 1 июньнән соң булган турларны сатмаска дигән мөрәҗәгатен шәрехләде. РИА Новости агентлыгының компания вәкилләреннән сораштыруыннан билгеле булганча, Матвиенко Россия туристлары өчен бу ил әлегә ачылмаячагына, Россия туристлары өчен ил чикләре ачылу соңрак булу мөмкинлегенә ишарәли. «Без бу мөрәҗәгатьне кисәтү һәм июнь аенда Төркия һәм Танзаниягә ачылу ихтималы бик аз булу, дип бәялибез. Моңа әзер булырга кирәк. Читать дальше...
(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Россия медиа шәхесләре берләшеп Габдулла Тукайның «Шүрәле» поэмасын укыды. Уртак иҗат нәтиҗәсен Instagram битләрендә ТР Мәдәният министрлыгы бастырып чыгарды. Бөек татар шагыйренең 135 еллыгына багышланган флешмобта телетапшырулар алып баручылар Максим Шәрәфетдинов һәм Леонид Якубович, актерлар Константин Хабенский һәм Евгений Миронов, актрисалар Чулпан Хаматова, Елизавета Боярская һәм Ольга Кабо, язучы Гүзәл Яхина катнашты. Батырның сүзләрен актер, продюсер Федор Бондарчук укыды... Читать дальше...
(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасын тормышка ашыруның нәтиҗәле механизмын эшләргә кирәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Санкт-Петербургта РФ Закон чыгаручылар советы утырышында белдерде, дип хәбәр итә республика парламенты матбугат хезмәте. «РФ Президентының төбәкләрдә юлламасын тормышка ашыруның реаль, нәтиҗәле һәм ышанычлы механизмын эшләргә кирәк. Чөнки дәүләт башлыгы куйган бурычларны хәл итүнең шактый өлеше ил субъектлары үсеше мәсьәләләренә кагыла... Читать дальше...
Урок обществознания по теме «Местное самоуправление» прошел не как привычный урок. Школьники обсуждали социально-общественные проекты в 6-ти учебных командах. Глава Нурлатского района, депутат Совета г.Нурлат пообщался со школьниками в рамках Дня российского парламентаризма.
Куда звонить при подозрении о готовящемся теракте и в любой другой чрезвычайной ситуации рассказывается в памятке.
7 команд городских школ Нурлата по 15 чел. в каждой стали участниками муниципального этапа Республиканского финала военно-спортивной игры «Зарница - 2021».
На заседании общественного совета ЦОП «Бизнес против коррупции» эксперты рассмотрели несколько обращений предпринимателей, которые столкнулись с проблемами во взаимодействии с банками.
(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). 1 апрельдән 20 апрельгә кадәр Свердловск өлкәсендә «Тере классика» шигырь укучылар бәйгесе узды. Биредә татар шагыйрьләре һәм язучылары әсәрләрен сөйләделәр. Бәйге ел саен сөйләм телен үстерү һәм татар әдәбиятын популярлаштыру максатыннан үткәрелә. Быел ул Татарстан Республикасында Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елына багышланды, дип хәбәр итте Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге. Җиңүчеләр исемлеге Вәкиллек сайтында урнаштырылган. Читать дальше...
(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 коронавирусының Британия штаммын йоктырган сигез кеше ачыкланган. «Татар-информ» корреспондентына Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе — республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина шул хакта сөйләде. Атна саен Роспотребнадзор идарәсе сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә яңа коронавирус чиренең авыр төрләре булган пациентларның ПЦР-тестларын сайлап ала. Читать дальше...
На сцене Городского Дворца культуры - победители районного конкурса «Читаем Тукая» к 135-летию со дня рождения великого татарского поэта. Звучат национальные мелодии, хореографические композиции сменяют мастеров художественного слова. Народная музыка в исполнении вокалистов и инструменталистов. В зрительном зале - «тукаевцы» - нурлатцы.
(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда балалар бакчаларында 4 майдан 7 майга кадәр эшләүче ата-аналарның балалары өчен кизү төркемнәр оештырыла. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Укучылар 1 майдан 10 майга кадәр укымаячак. Бәйрәм көннәрендә эшләүче ата-аналарның балалары өчен балалар бакчаларында кизү төркемнәр оештырыла», - дип сөйләделәр министрлыкта. Россия Президенты Владимир Путин май бәйрәмнәре арасындагы көннәрне эшләми торган көннәр дип игълан итте. Читать дальше...
Общественные пространства города, прилегающие к учреждениям и организациям территории, места религиозного значения стали местом проведения субботника в рамках двухмесячника.